Барлык яңалыклар
Общие статьи
30 март 2020, 11:23

Төбәкара олимпиадада катнаштык

7-10нчы февраль көннәрендә Казанда 8-11нче сыйныфлар арасында татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада үткәрелде

Анда Русиянең 21 төбәгеннән килгән 163 укучы көч сынашты. Башкортстан Республикасыннан да татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар катнашты.


Олимпиадада катнашучылар өчен гаять бай программа әзерләнгән иде. Беренче көнне укучылар “Караш” вокал-хореография төркеме белән очрашты. Икенче көнне катнашучылар һәм аларның укытучылары өчен “Шаян ТВ” белән очрашу оештырылды. Иң ошаганы – Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар яшь тамашачы театрында, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында спектакль карау булды.

Татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада 10 февральдә тәмамланды. Андагы җиңүчеләр һәм призерлар татар теле һәм әдәбияты буенча апрельдә үтәчәк Халыкара олимпиадада катнашачак.
Башкортстаннан барган 22 укучы арасыннан 18е призер һәм җиңүче исемен яулады. Алар арасында Бәләбәй татар гимназиясе укучысы Нурия Латыйпова (җитәкчесе Фәттахова Л.Н.) призер исеменә лаек булды, татар әдәбияты буенча тирән белемнәрен күрсәтте. Хәзер инде уңган укучы Халыкара олимпиадада лаеклы катнашу өчен әзерләнә.
Люзия Назир кызы Фәттахова.
Читайте нас: