Күбесе 20-25 яшьлек кызлардан торган полк немецларга көтелмәгән проблемалар тудыра: һәр төнне искәрмәстән генә килеп чыгалар да, бихисап техниканы, корал складларын, эшелоннарны, переправаларны бомбага тотып китәләр. Баштан аяк коралланган дошман аларны бер җирдә каршыларга әзерләнсә, алар бөтенләй икенче җирдә пәйда булалар.
Кызлар “У-2” дигән ике урынлы, ачык кабиналы самолетларда очалар, очканда җир белән бәйләнешкә керә алмыйлар. Очучы белән штурман арасында гына гади сөйләшү җайланмасы була. “Кукурузник” кушаматы алган бу җиңел самолетлар, дошманның куәтле техникасы янында чүп кенәдер кебек. Әмма төнге очышлар өчен ул бик уңайлы. Иң мөһиме – аңа төшеп утыру һәм күтәрелеп китү өчен аз гына мәйдан да җитә.
Юлларга, урман аланнарына төшеп, шуннан күтәрелеп киткән чаклары да була “стрекоза”ларның (кызлар яратып, очкычларын шулай атап йөртә). Үзләренә һич тынгылык бирмәүче очучы кызларны немецлар “Төн пәриләре” (Ночьные ведьмы) дип йөртә башлыйлар! Хәтта немецләрнең фронт штабында шундый боерык та чыга: “У-2”не бәреп төшерүчене “ТимерТәре” (Рейхның югары ордены) белән бүләкләргә һәм акчалата премия бирергә!” Үзебезнекеләр арасында да хатын-кызлар авиация полкының даны югары, аларның батырлыкларын телдән-телгә сөйлиләр. Очучы кызларның егерме өче – Советлар Союзы Герое исеменә лаек булалар. Арада ике татар кызы – Мәгубә Сыртланова белән Ольга (Ләйлә) Санфировалар да була. Аларның беренчесе безнең якташыбыз булуы белән чиксез горурлык кичерәбез.
Мәгубә Сыртланова 1912 елда, Баш¬кортстанның Бәләбәй шәһәрендә туа. Балашов очучылар мәктәбен, аннары Тбилисидә аэроклуб һәм планерлар мәктәбен тәмамлый. Аннары шушы ук мәктәптә очучы-инструктор булып эшли. 1942 елдан фронтта – Төньяк Кавказ, Кырым, Тамань ярымутравы, Белоруссия, Польша... 780 сугышчан очыш ясаган, үзенең кыюлыгы, тәвәккәллеге, батырлыгы белән танылган очучы Мәгубә. Ка¬рап торышка җыйнак кына төз гәүдәле, ак чибәр йөзле, туры “грек” борынлы, йомшак, ягымлы тавышлы кыз, чынбарлыкта каһарман йөрәкле була!
Кирәкле мизгелдә аннан искиткеч зур энергия бүленеп чыга. “Төнге күкнең якты йолдызы”, диләр аны! Бер төнгә алты-җиде сугышчан очыш ясый, “цель”гә искиткеч төгәл чыга, кыен хәлләрдән оста маневрлар ясап котыла белә ул. Бер тапкыр, Севастопольдәге дошман аэродромын бомбага тотарга баргач, прожектор утына эләгә. Акрын очышлы “У-2”гә качып котылу мөмкин эш түгел диярлек. Аңа ут ачалар, тик штурман бомбаларны “Юнкерслар” өстенә ташлап өлгерә. Шуннан соң Мәгубә ялган маневр ясый: җиргә мәтәлеп төшә башлаган кебек кылана. Дошман прожекторы сүнгәч, җиргә бәреләм дигәндә генә, самолет яңадан күтәрелеп китә. Әмма моторга зыян килгән, үзебезнең аэродромга кайтып җитеп булмаячак! Нишләргә?! Бу якта төшсәң, әсирлеккә эләгәчәксең! Юк, үлүең артыграк! Һәм Мәгубә самолетны диңгезгә таба бора. Үзебезнең яр күренә башлаганда мотор сүнә. Очучының югалып калмавы, оста идарә итүе нәтиҗәсендә, “стрекоза” ярга килеп “куна”, койрыгы гына суга төшә.
Икенче вакытны, бик караңгы томанлы төндә “цель”не таба алмыйлар. Кайтырга вакыт, ә бомбаларны төяп кире кайтырга оят! Бомбага тотардай нәрсә эзли башлыйлар... һәм, аста дошман эшелоны барганын абайлап алалар. Иң элек паровозны бомбага тоталар. Аннан составны юк итү өчен кабат дүрт тапкыр киләләр. Иртәнгә корал төялгән эшелоннан янып бетүче учаклар гына кала.
Гвардия өлкән лейтенанты Мәгубә Сыртлановага, сугышта күрсәткән батырлыклары өчен, 1946 елда Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Сугыштан соң ул Казанга, монда килеп урнашкан әнисе Зәйнәп янына кайта. Тормыш кора, корал заводында ОТК контролеры булып эшли, ике кызы туа. Әмма илле яшеннән соң сәламәтлегенең көе китә. Анда да, төшенкелеккә бирелмичә, хәленнән килгән шөгыль табарга тырышып, оптимист булып яши ул. Туган шәһәре Бәләбәйгә кайтырга ярата, анда аның музее да бар. Ул укыган мәктәпкә аның исеме бирелгән. 1971 елда, 59 яшендә, Казанда вафат була. Казанда да, Бәләбәйдә дә Мәгубә Сыртланова исемен йөрткән урамнар бар.