Барлык яңалыклар
Общие статьи
31 март 2020, 11:05

Күңел биреп эшли

2020 елның 17нче гыйнварыннан 13нче февраленә тиклем Татарстан республикасы башкаласы Казанда “Киләчәк йолдызлары” Бөтенрусия конкурсы кысаларында “Балаларга һәм өлкәннәргә заманча өстәмә белем бирү: казанышлар һәм югалтулар” темасы буенча X Бөтенрусия Абдулла Алишев педагогик укулары үткәрелде



Әлеге чара Казан шәһәре мәгариф идарәсе һәм Мәскәү ачык белем бирү институты белән берлектә Казандагы А.Алиш исемендәге Балалар иҗаты сараенда үтте.


Быел унынчы тапкыр үткәрелгән, инде фәнни-методик һәм программа-гамәли юнәлеш бирү ягыннан Казан шәһәре өчен генә түгел, ә бөтен татар дөньясы өчен зур вакыйгага әйләнгән педагогик конкурста Татарстан Республикасы һәм илебезнең төрле төбәкләреннән (Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Томск, Улан-Уде, Тольятти һ.б. шәһәрләрдән) 200дән артык кеше катнашты. Мондый мәртәбәле конкурста Бәләбәй шәһәре мәктәп-интернатының татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Фәхриеваның катнашуы, алай гына да түгел, әле “Балачакка тугрылык” номинациясендә җиңеп, II дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнеп кайтуы безнең өчен зур куаныч булды.


Лилия Нәгыйм кызы мәктәптә 38 ел эшләү дәверендә балаларга белем һәм тәрбия бирүгә күп көч салган, зур тәҗрибә туплаган талантлы педагог. “Мин укытучылар династиясен дәвам итүче (барлык укытучы стажы 500 елдан артык), – ди ул, горурланып. – Эшемне яратам. Яшәвемне мәктәптән, балалар һәм укытучылар белән эшләүдән башка күз алдына китерә алмыйм. Чын күңелдән эшкә бирелгәнлегем, эшкә намуслы карашым, өлкәннәрне, яшьләрне ихтирам итүем белән барыгызга да үрнәк булырлык итеп яшәргә телим.” Һөнәри осталык бәйгеләрендә катнашумы, милли бәйрәмнәр, кичәләр оештырумы, тәҗрибә уртаклашу максаты белән гәзит-журнал битләрендә чыгыш ясаумы – барына да өлгерә Лилия Фәхриева. 20 елдан артык авыл советы, район советы депутаты, корылтай делегаты булу, авыл советында хатын-кызлар оешмасын җитәкләү, озак еллар сайлау кампаниясендә сәркатип вазыйфасын башкару өчен дә вакыт таба ул.


Тынгысыз коллегабызга киләчәктә дә зур уңышлар, дәрт, күңел яме, яңа үрләр яулауда тырышлык һәм чыдамлык телик.


Люция Вафина,


педагог-китапханәче
Читайте нас: