Барлык яңалыклар
Общие статьи
1 апрель 2020, 21:32

Исән-сау әйләнеп кайтты

…Безнең әтиебез Шамил Шафиковка 1945нче елда 20 генә яшь була! Җиңүне ул госпитальдә каршылый: кышын Венгрия өчен барган сугышларда авыр яралана



Сугыш алды һәм сугыш еллары арифметикасы


Әле малайлыктан да чыгып бетмәгән яшүсмер… Туган авылы Әлшәй районы Мәндән авылында җидееллык мәктәпне тәмамлый һәм колхозда эшли башлый. Җитди һәм җаваплы авыл егетен счетовод итеп куялар. Бу вакытта аңа 14 яшь була. Ә инде актив комсомол булуын исәпкә алып, комсорг итеп тә сайлыйлар. Аннан соң бригадир ярдәмчесе булып эшли.1942нче елда сугышка алына ул.


17 яшендә беренче кабат кулына винтовка ала, Ырынбур өлкәсендәге Тоцк янындагы лагерьдә хәрби уку үтә, элемтәче һөнәрен үзләштерә. Менә шундый сугыш еллары арифметикасы бу: ул вакытларда эшкә иртә тотынганнар, хәрби хезмәткә чакырылу хәзерге кебек 18 яшьтән түгел, ә 17дән үк…


Сугыш беткәннән соң да туган якларына тиз генә әйләнеп кайтырга туры килми аңа: тагы биш ел Украинада хезмәт итә, яшь солдатларны үзенең һөнәренә өйрәтә. 2нче Украина фронты составында озын сугышчан юл үткән, Венгрия, Австрия җирләрен азат итүдә катнашкан отделение командиры, гвардия сержанты Шамил Шафиковның яшьләргә өйрәтер осталыгы һәм тәҗрибәсе була шул.


Гомерен балаларга багышлый


1950нче елны фронтовик өенә кайтып җитә. Яуларда чыныккан, яшьләрне укытуда тәҗрибәсе булган кичәге солдатка укытучы эшен тәкъдим итәләр – ул вакытларда педагогик кадрларга кытлык була. Шулай Шамил Сәрвәр улы күрше Слак авылында башлангыч сыйныфларны укыта башлый. Читтән торып Дәүләкән педагогик училищесын, аннан Стәрлетамак пединститутын тәмамлый, соңрак өлкән классларда рус теле һәм әдәбиятын укыта.


Ә инде 1960нчы елда гаиләбез белән Бәләбәй шәһәренә күчеп килгәннән соң, әтиебез мәктәп-интернатка эшкә урнаша, 30 елга якын тәрбияче, өлкән тәрбияче, хезмәт укытучысы булып эшли.


Балаларына, онык һәм оныкчаларына лаеклы үрнәк ул


Безнең гаиләдә хәрби документлар, әтиебезнең бүләкләре кадерләп саклана. Интернет аша тагы бер бүләкләү кәгазе табылды. “Батырлык өчен” медале белән бүләкләү турындагы приказ 1945нче елның февраль аенда чыккан. Аны дулкынланмыйча укып булмый: “Кызыл байраклы механиклаштырылган тугызынчы гвардия корпусының аерым 458нче Бухарест минометчылар полкының “25-н” санлы боерыгында разведчикларның, минометчыларның һәм бүтән хәрбиләрнең батырлыклары билгеләнеп үтелә, алар арасында 1нче дивизионның 458нче минометчылар полкының идарә взводы телефончысы Шамил Сәрвәр улы Шафиков та бар”...


“Шахи шәһәре янәшәсендәге коточкыч сугышларда дошман артиллерия уты астында күп тапкырлар пехота белән ике арада сузылган тимерчыбыкны ялгап элемтәне булдыра”. Сугыш елларының шушы документы Оборона министрлыгының Үзәк архивында саклана (33нче фонд, 690306нчы опись, 231нче саклау берәмлеге). Шуның ярдәмендә әтиләребезнең сугыш елларындагы батырлыкларын күбрәк беләбез. Шушындый Ватан сакчылары турында шагыйрь: “Бу кешеләрдән кадаклар ясарга иде. Дөнья йөзендә бу кадаклардан да чыдамрагы булмас иде”, – дип язган.


Яланаяклы, ачлы-туклы сугыш еллары буыны безне хезмәт сөючәнлеге, тормышчанлыгы, озын гомерле булуы белән сокландыра. Безнең әтиебезгә дә 95 яшь! Аңа һәм башка бөтен фронтовикларга: “Безгә тынычлык яулап, бәхет бүләк итүегез, исән-сау әйләнеп кайта алуыгыз өчен рәхмәт сезгә!” – дип әйтәсе килә.


Рим Шафиков
Читайте нас: