Барлык яңалыклар
Общие статьи
1 апрель 2020, 11:45

Знаменкалылар булдыра

Республика Йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Аек авыл – 2019” конкурсының финалчыларын һәм җиңүчеләрен котлады

Проектта республикабызның 52 районыннан 464 авыл катнашкан иде. Аларның 15е финалга чыкты. Беренче урынны һәм 500 мең сум премияне Зианчура районының 1010 кеше яшәүче Башкорт Үргене алды.
Конкурсны оештыручылар Башкорт Үргененең берничә ел элек кенә аек авыл булмавын ассызыклап үттеләр. Соңгы бер ел эчендә монда искиткеч зур эшләр башкарып чыкканнар – исерткеч эчемлекләр сатучы сәүдә “нокталары” үзләренең эшләрен туктатканнар, аек тормыш алып бармаучы барлык гаиләләр шефлыкка алынган. Эшне балалар бакчасыннан башлаганнар, сабыйлар хәзер тулысынча өлкәннәрнең күз уңында. Балан бәйрәме, ярминкәләр һәм бүтән чагу кичәләр авыл халкын кул кушырып утырырга мөмкинлек бирми. Шуңа да Башкорт Үргененә яшәргә бүтән тарафлардан да күчеп килә башлаганнар.
Баймак районының Җилем авылы икенче урынны яулады һәм 250 мең премия белән бүләкләнде. Өченче урынны һәм 150 меңне Аскын районының Карткисәк авылы алды.
Калган финалчыларга 25 000 сумга сертификат тапшырдылар. Алар арасында Бәләбәй районының Знаменка авылы да бар. Авыл хакимияте башлыгы Александр Самойлов Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров кулыннан – “Аек авыл-2019” финалчысы” һәм “Республика конкурсына зур өлеш керткәне өчен” дигән ике диплом алды.
Радий Фәрит улы шушы милли проектның мөһимлеген билгеләп үтте, катнашучыларның барчасына да үзенең рәхмәтен җиткерде һәм “Аек авыл” республика конкурсының приз фондын ун тапкырга арттырырга, географиясен киңәйтергә тәкъдим итте.
Оксана Алексеева.
Читайте нас: