Барлык яңалыклар
Общие статьи
10 апрель 2020, 12:05

Ватанны саклау – Иманнан

Рәсүлебез Мөхәммәд (с.г.в.) бер хәдис-шәрифендә “Ватанны сөю һәм аны саклау – иманның бер шарты булып тора” дигән. Аның мәгънәсе Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек көннәрендә аеруча көчәя



Үлемсез полкны гына искә алыйк. 2011 елдан бирле Томск журналистлары тарафыннан башланып, хәзер дөньяның 70тән артык дәүләтендә оештырыла ул.


Безнең Мәтәүбаш авыл советы авыл биләмәсендә дә быел җиденче тапкыр урамнардан үлемсез полк үтәчәк. Йөзләгән кеше – илебезне фашизмнан коткарган яугирләрнең балалары, оныклары һәм туруннары фронтовик якыннарының портретларын күтәреп, үлемсез полк сафларында атлап, аларны искә алачак. Бу ифрат зур чара – гомерләрен аямыйча дәһшәтле сугышка нокта куйган сугыш ветераннарына олы ихтирам билгесе.


“Бәләбәй хәбәрләре” газетасының “Үлемсез полк мәңгегә безнең белән” акциясенә кушылып, мин бу язмамда әтием Еркеев Хәмдетдин Сәяхетдин улы белән аның бертуган энесе Еркеев Әзһәр Сәяхетдин улының сугыш һәм тормыш юлы турында истәлекләр белән уртаклашырга телим.


1941 нче елда әткәй белән Әзһәр абыйны сугышка алалар. Әткәйгә –34, Әзһәр абыйга 20 яшь була. Әзһәр абый Бәләбәй педтехникумын тәмамлап, Байморза авыл мәктәбендә бер генә ел укытып кала. Шул ук елда аның хәбәрсез югалуы турында хәбәр килә.


Әткәй фронттан хатлар яза, дүрт тапкыр яралана, госпитальләрдә ята, терелгәч, кабат фронтка китә. Әткәй язган хатларны күрше-тирә хатын-кызлар җыелышып, елаша-елаша укыйлар. “ Үзләренең ирләре турында берәр сүз язылмаганмы икән, дип сораганнары истә”, – дип хәтерли Әдибә апабыз.


Әтиебез заманының алдынгы карашлы кешесе булды. Русча, татарча, шулай ук гарәпчә дә яхшы укый-яза иде. Башлангыч белемне ул Бүздәк районының Килем авылы мәдрәсәсендә алган. Аннары картәтиебез Еркеев Сәяхетдин ( ә ул Оренбургтагы атаклы “Хөсәения” мәдрәсәсендә укып, указлы мулла булган) әткәй белән бергә уйнап үскән балалык дусты – Хәбир мулла улы Кәшфелмаган Басыйров абый белән икесен Бәләбәйдә ачылган алты еллык рус-татар мәктәбенә укырга илтә. Кызганыч, әткәй бу мәктәптә бер генә ел укый, чөнки авылда җир сөрергә, тырмаларга ярдәмче кирәк була. Кәшфелмаган Басыйров абый исә бу мәктәпне тәмамлагач, Бәләбәй педучилищесына укырга керә. Аны тәмамлагач, Казанга китә, газета-журналларда эшли, иҗат эше белән шәгыльләнә. Сугышка кадәр үк язучы прозаик, публицист, т әрҗемәче булып таныла. Ләкин аяусыз сугыш аның да гомерен өзә – ул һәлак була.


Әткәйнең сугыш юлы Мәскәү янындагы алышлардан башлана. Анда ул беренче мәртәбә яралана һәм госпитальгә эләгә. Калинин, Мәскәү өлкәләрен, Белоруссияне фашист илбасарларыннан азат итүдә катнаша. II Белоруссия фронты составында - Великие Луки, Псков өлкәсе, Калинин фронты составында Смоленск, Калуга өлкәләре өчен барган алышларда сугыша, Ржев шәһәрен азат иткәндә икенча тапкыр яралана. Великие Луки, Невель шәһәрләре өчен барган каты бәрелештә өченче тапкыр яралана һәм Горький шәһәре госпиталендә алты ай дәвалана, аннан соң яңадан фронтка китә.

1944 елның апреленнән III Белоруссия фронты составында артиллерист буларак сугышып, Горки, Могилев, Гомель, Барановичи шәһәрләрен азат итүдә катнаша һәм тагын яраланып, Мәскәүгә госпитальгә озатыла. Яралары төзәлгәч, II Белоруссия фронтында, генерал Рокоссовскийның 70нче стрелковый корпусында сугыша. Польша җирләрен кичеп, Кенигсберг, Гданьск, Гдыня шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Одер елгасын кичеп, Чехословакия җирләрендә, Германиянең Магдебург, Бранденбург, Дранденбург шәһәрләрен азат итәләр. Бу калаларны алганда ул Жуковский командалыгында Беренче Белоруссия фронтында була. Озак яуланган Җиңү шатлыгын кичергәч тә, шунда ук туган җиренә кайта алмый – 1945 елның октябренә кадәр чик сакчысы булып хезмәт итә, шул айда демобизацияләнә.


Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен әткәйнең күкрәген Кызыл Йолдыз, III дәрәҗә Дан орденнары, Ватан сугышы ордены, “Батырлык өчен” (“ За отвагу”) медале һәм хәрби медальләр бизәде.


Язмыш әткәйгә карата мәрхәмәтле була. Әйткәнемчә, Берлинга кадәр барып җитеп, 1945 нче елның көзендә исән-сау өебезгә әйләнеп кайта. Кайту белән колхозда җигелеп эшли башлый.


Тормышта һәркемнең үз юлы. Олыгайгач, ул авылда муллалык хезмәтен үтәде. Динебез тыелган чорда да, яшерен генә булса да, картлар белән җыелып, гает намазларын зиратка барып укыйлар иде.


Әткәй безгә – өч баласына да югары белем алырга ярдәм итте, олы тормыш юлына аякка бастырды. Яхшы холыклы, тыйнак кеше булганы өчен авылда аны бик хөрмәт иттеләр.


Әткәй сугышка киткәндә Әдибә апабызга өч кенә яшь булган. Араларыбыз 8-9 яшь. Нур энебезне әнкәй 44 яшендә тапты.Әле дә хәтердә, улыбызның үскәнен күрербез микән, диләр иде. Аллага шөкер, үскәнен дә күрделәр, оныкларын да сөйделәр.


Бүгенге көндә энебез – Еркеев Нур әтиебезнең эшен дәвам итә– имам вазыйфасын башкара. Мәтәүбаш мәчете төзелешенең икенче этабын үз кулына алды. Авылдашлар ярдәмендә аның эчке төзелеше дә тәмамланып килә. Ата-бабаларыбызның рухын шатландырып, биш вакыт намазга чакырып, авыл өстендә азан тавышы яңгырап тора.

Безнең әткәй үз гомерендә аракы эчмәде, тәмәке тартмады. “Сугышчыларга яуга керер алдыннан аракы эчерәләр, ә мин эчми, баклажка белән эчке таратканда читкә, атлар янына китә идем, күпләр сугышта эчәргә өйрәнде”, - дип сөйли иде әткәй. Шуңадыр да, яралар алуына карамастан, физик яктан сәламәт, көчле булгандыр. Авыл тормышындагы печән, утын әзерләү кебек авыр эшләрне безнең өскә салмады, авыр эш эшләтмәде, без аңа ярдәмчеләр генә булдык. Бу җәһәттән без язмышыбызга бик рәхмәтле.


Әткәй белән әнкәй безгә үзара аңлашып, бер-береңә кадер-хөрмәт күрсәтеп яшәү үрнәге булдылар. Икесе дә 86 яшькә җитеп бакыйлыкка күчтеләр.

Без бүген Бөек Ватан сугышының соңгы ветераннарын, исән кайтканнарны һәм сугыш шаһитләрен күрәбез. Сугыш чорының коточкыч вакыйгалары торган саен бездән ерагая бара. Аларны хәтердә саклап, буыннарга тапшыра килергә, сугыш фаҗигасе турында балаларыбызга, оныкларыбызга сөйләргә кирәк. Бу һәр нәселгә, һәр гаиләгә кагыла торган изге бурыч.


Бигрәк тә Бөек Җиңүнең 75 еллыгы якынлашкан көннәрдә исән булган ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә һәм сугыш чоры балаларына тирән ихтирам сүзләрен җиткерик, хөрмәт күрсәтик!


Габидә Еркеева,

кызы, педагогик хезмәт ветераны.

Мәтәүбаш авылы.
Читайте нас: