Барлык яңалыклар
Общие статьи
24 апрель 2020, 13:36

Дәрт иткән – морадына җиткән

Мәтәүбаш авылында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына Хәтер аллеясы ачарга ниятлиләр




Әйе, заман катлаулы, әйе, без бүген үзизоляциядә, өйдә утырырга мәҗбүрбез. Әмма, ни генә булса да, туктатып торырга ярамаган эшләр була. Мәтәүбаш авылында шундый эшләрнең берсе – җәй узган сабантуйдан соң башланып киткән Хәтер аллеясын яңарту.


Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар хөрмәтенә куелган Хәтер һәйкәле зур агачлар арасына күмелеп калган, төзелүенә дә байтак вакыт узганга төссезләнгән-ямьсезләнгән иде. Аны һичшиксез яңарту таләп ителде. Бу эшне мотлак башкарырга кирәклеген аңлаган, авыл язмышына битараф булмаган кешеләрдән тиз арада оештыру комитеты төзелде һәм ул эшкә кереште.

Һәлак булган авылдашларның исем-шәрифләре язылган диварларны яңарту, Дан орденының тулы кавалеры Ә.Вәлишинның бюстын эшләтү, аллея буласы урынны тазарту, юлына асфальт түшәү һ.б. эшләр күп чыгымнар таләп итә. Моны аңлап, авылда һәм аннан читтә яшәгән авылдашлар әлеге намус эшенә хәл кадәри үз акчаларын кертте, рәхмәт аларга. Ә менә төп көчергәнеш һәм чыгымнар иңенә төшкән авыл хакимияте башлыгы Урал Нәбиуллинны, Биккининнар гаиләсен, аеруча Илшат Җәүдәт улын, исемләп атап үтәсе килә. Алар матди ярдәмнәрен дә, рухи көчләрен дә кызганмады .

Эшнең беренче этабы тәмамланып килә: Яугир-азат итүче һәйкәле, яңа диварлар куелган, әле тирә-якны төзекләндерү бара, өмәләр оештырыла. Турыдан-туры бу эшләрне башкаручы авылдашларга да чиксез рәхмәт. Егетләрнең күңелендә киләчәктә Хәтер аллеясын тулыландырып (исән кайтканнар, тыл эшчәннәренең исемлеге) комплекс итү нияте дә борынлаган.




Исемнәре генә кайта алган – Туган ил, туган авыл, бүгенге буын киләчәге өчен яуда ятып калган авылдашларыбыз алдында барыбыз бергә баш ию өчен Бөек Җиңүгә 75 ел тулу көнендә яңа Хәтер аллеясын ачу тантанасына җыела алырбыз дип өметләник.

Бер төркем авылдашлар зиратка барып, Әһлиулла Вәлишинның каберен дә тазарттылар, тәртипкә китерделәр.




Акча күчерү өчен Габидә Хәмдетдин кызының карта номеры: 639 002 069 023 490 855.


Зәйфә Салихова.
Читайте нас: