Барлык яңалыклар
Общие статьи
6 Май 2020, 20:15

Тиздән – Җиңү бәйрәме!

Хөрмәтле дуслар, “классташлар”!



Быел аны барыбыз бергә бәйрәм итә алмыйбыз. Әмма ләкин илебезгә Азатлык яулаган гади совет солдатына – фронтта, тылда Җиңүне якынайткан олысы-кечесенә – йөрәкләребез бергә, чиксез рәхмәт тойгысы белән бер булып тибә. 9 майда Бәләбәй районының Мәтәүбаш авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә яңартылган Хәрби Дан паркы ачыла. Аны чын мәгънәсендә авыл батырларының исемнәре онытылмаслык итеп эшләүгә рухи, акчалата ярдәм күрсәткән барлык авылдашларга, изге эшне оештыручыларга чиксез рәхмәт! Җирдә һәрвакыт булсын ТЫНЫЧЛЫК!



Авылдашым, Кызыл Йолдыз орденына ия, III дәрәҗә Дан орденының тулы кавалеры Вәлишин Әһлиулла Хисмәт улына арнап


ТАП ТӨШЕРМӘ


Тарих битләрендә батырларның

Исемнәре алтын хәрефтән.

Белеп үстек.

Укытучы апа

Таныштырды, сөйләп, дәрестә.


Мәңге яши халык хәтерендә

Чая кызлар, бөркет угланнар.

Ә арада берсе бигрәк якын –

Әһлиулла – ис(е)мен куйганнар.


Әһлиулла, димәк, көчле, кыю –

Сугышта ул шундый булган да.

Үз теләге белән яуга киткән,

Кан-яшь белән җиребез тулганда.



Туган илгә – сөю, дошманга – үч

Алга аны, алга әйдәгән!..

Үлем аннан үзе качып йөргән,

Курку дигәнне ул белмәгән.


Күкрәк тулы орден...

Җиңү һәм дан! –

Егет кайткан шулай сугыштан.

Тагын сугыш... Бусы намус яклап,

Гаделсезлек белән алышкан.


Түбәнсетү – түбән җаннар эше,

Дошман пулясыннан мәкерле.

Ул сәләтле хәтта рәнҗетергә

Батырлыкны, изге хәтерне.


Тик барыбер тормыш якты, матур,

Яшисе дә иде яшисе.

Әһлиулла гомере – күз-каш ара –

Авыл йөрәгенең әрнеше.


Кеше китә, диләр, җыры кала.

Ә Батырлар китми, исәннәр.

Алар җиргә халык күңелендә

Мәңге яшәр өчен килгәннәр.


Безнең авыл – гади авыл түгел,

Һәр күңелгә салып куярлык:

Герой үзе (!) йөргән сукмаклардан...

Монда туу – үзе горурлык.


Хәтер дәфтәренең тәү битендә

Бәләкәйдән исеме язылган.

Әһлиулла рухы бөеклеге

Дога булып җанга кагылган.


Бер бирелә гомер – матур яшә!

Тормыш түгел яткан авыр таш.

Авылдашың – Герой!

Исеменә

Тап төшерә күрмә, авылдаш!

Тап төшерә күрмә, авылдаш!


Зәйфә Салихова
Читайте нас: