Кызыл Армия сафларына Габдерәүф Гәрәевны 1943 елның азагында алалар. (Шушы вакытка аның абыйсы Мөнәвәр белән әтисе Сәләх фашист илбасарларына каршы сугышып йөргән була). Кечкенә буйлы теремек егетне танк экипажына механик-йөртүче итеп билгелиләр.
Габдерәүф Сәләх улы беренче хәрби чыныгуын Варшава янындагы каты сугышларда ала. Монда ул абыйсы Мөнәвәрне дә очрата. Бертуганнарга ике сәгатьләп аралашу бәхете дә тия.
Совет Армиясенә каршы Польша җирләрендә каты коралланган “Үле баш” һәм “Викинг” дивизияләре сугыша. Шушы җирләрне азат иткәндә 200000 якын сугышчы мәңгелеккә җир куенына кереп ята. Габдерәүф бу тәмугтан исән чыкса да, бераздан контузия һәм җәрәхәт ала. Танкист Гәрәев бары госпитальдә генә хушына килә, үзен янып баручы танктан ничек чыгаруларын ул бөтенләй хәтерләми. Аңа Минск шәһәрендә бик озак дәваланырга туры килә. Егет җиңүне дә госпитальдә каршылый.
Сугыштан соң Белоруссиядә 157 бригадада хезмәт итә, танкка каршы орудия командиры була. Габдерәүф Сәләх улына бандеровчыларга каршы да сугышырга туры килә. Өенә ул бары тик 1951 елны гына кайта.
Ветеран Гәрәев әле дә сафта. Ул очрашуларга йөри, яшь буынга сугыш афәте турында сөйли. Әле, күптән түгел, аның тагын бер хыялы тормышка ашты – ул Тоцк полигонында Т-72 танкын йөртте. Бу турыдагы видеоны бар ил карады һәм аның оста итеп сугыш машинасы белән идарә итүенә сокланды.
Габдерәүф Сәләх улына һич кенә дә 94 яшь димәссең. Ул һаман машинасын да йөртә, бакчада да эшли, өен дә тәртиптә тота. Әгәр Гәрәевларыбыз булмаса, без Гитлерны җиңә алыр идек микән?