Барлык яңалыклар
Общие статьи
14 Май 2020, 20:01

Туганыбыз белән горурланабыз

Һәр елны без 9 Май якынлашкан саен тарих битләрен актарабыз, хәтер яңартабыз, үткәннәрне искә төшерәбез



Әйе, бу бар Совет халкының – кыю сугышчылар һәм тыл хезмәткәрләренең уртак җиңүе булды. Ватан сугышы бер генә гаиләне дә урап үтмәде. Бу җәһәттән безнең нәсел дә искәрмәгә кермидер. Горурланырлык, искә төшерерлек яугирләребез күп. Ә ике туган абыем Әһлиулла Вәлишин авылыбызның гына түгел, ә бар районыбызның даны ул.


Ул 1923 елның 17 апрелендә Башкорт АССРы Бәләбәй кантоны Мәтәүбаш авылында туган. Булачак герой бик иртә әнисез калып, Бәләбәй балалар йортында тәрбияләнә. Берчак мин әтиемнән бу турыда сораган идем, ул миңа түбәндәгеләрне сөйләде: “Бер туган апам үлеп киткәч, әти белән әни оныклары язмышы турында бик борчылганнар. Үзләрендә калдырыр иделәр – хәлләре бик мөшкел булган. Әтиемне колхозга керергә теләмәгәне өчен авыл коммунистлары бик нык җәфалаганнар – өч атын һәм ике сыерын гына түгел, ә киез, самоварына тиклем талап алып чыгып киткәннәр һәм, шуңа өстәп, төрле салымнар белән дә интектергәннәр. Үзләре чак-чак җан асраган әти-әнием анда яхшырак булыр һәм, бәлки, исән калыр дип, елый-елый оныкларын балалар йортына тапшырганнар”.


Әһлиулла абый 1932—1936 елларда Бәләбәй балалар йортында тәрбияләнә. 1936 елны аны Уфа балалар йортына җибәрәләр. 1938 елда Свердловск балалар йортына күчерелә, монда фабрика-завод эшенә өйрәтү мәктәбендә укый. Артабан “Уралмаш” заводында слесарь-коручы булып эшли.


1942 елдан Кызыл Армия сафында хезмәт итә, 1943 елның мартында фронтка китә. 1нче Украина фронтында 4нче танк армиясе 10нчы Урал ирекле гвардия танк корпусы 61нче гвардия танк бригадасы разведчиклар отделениесе командиры булып хезмәт итә.. 1944 елның 27 июлендә Әһлиулла Вәлишин Львов шәһәрен азат иткәндә алышта 10 фашист солдатын юк итә һәм дошман пехотасын таратып җибәрә. Берничә дошман контрһөҗүмнәрен кире кагуда катнаша. 1944 елның 22 августында 3нче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.


1945 елның 20 гыйнварында разведка взводы автоматчысы гвардия рядовой Вәлишин захват төркеме составында Польшаның Равич шәһәре тирәсендә дошман җиренә үтеп керә һәм алар белән алышка керә. Пулемёт ноктасын шартлата һәм 10нан артык фашист солдатын юк итә, янә дүртесен әсирлеккә ала. 1945 елның 4 февралендә Польшаның Штейнау шәһәрендәге урам сугышлары барышында дошман тарафынан дотка әйләндерелгән берничә подвалны танкка каршы гранаталар белән шартлата.

1945 елның 16–20 мартындагы разведка барышында гвардия кече сержанты Вәлишин Германиянең Нойштадт шәһәре тирәсендә танклар үтү өчен юл таба, аны миналар булу-булмавына тикшерә һәм бу турында 61нче гвардия танк бригадасы һәм 72нче укчылар дивизиясе командованиеларына хәбәр итә. Разведкадан кайтканда фашистлар төркеме белән очраша, 13 дошман солдатын үтерә, ә өчәвен әсирлеккә ала. 1945 елның 2 апрелендә 2нче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.


1945 елның 24 апрелендәге разведка барышында Вәлишин 4 фашист солдаты белән очраша, аларның өчесен юк итә, ә берсен әсирлеккә ала. 25 апрельдә Потсдам шәһәрендәге урам сугышлары барышында өч дошманны үтерә, пулемётчыны әсирлеккә ала. 1 майда дошман контрһөҗүмен кире кагуда катнаша.


1945 елның 27 июнендә 1нче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.


1945 елда демобилизацияләнә, туган ягына кайта. Башта колхозда кладовщик булып эшли, аннан Бәләбәй район эшче депутатлары Советы башкарма комитетына финанс бүлегенең салым агенты булып күчерелә.


Маһия исемле кызга өйләнә. Ике туган абыемның өч баласы була – Әхлис, Рәмзис һәм Ира. Туганымның төпчек улы да зур биеклекләргә ирешә – Рәмзис абый күп еллар Башкортстан Республикасының финанс министрының беренче урынбасары булып эшли.


Дан орденының тулы кавалеры Әһлиулла Хисмәт улы Вәлишин 1966 елны вафат була. Кыю сугышчы зур хөрмәт белән Мәтәүбаш авылында җирләнә.


Батырны якташлары онытмый. Туган авылында Әһлиулла Вәлишин яшәгән йортка мемориаль тактаташ, каберенә һәйкәл куелган, Мәтәүбаш мәктәбе зур горурлык белән аның исемен йөртә. Бөек Җиңүнең 75 еллыгына арнап төзекләндерелгән Мәтәүбаш авылындагы Хәтер аллеясында аның бюстын урнаштырачаклар.


Габдулла Вафин
Читайте нас: