Барлык яңалыклар
Общие статьи
23 Май 2020, 18:00

Эчкерсез ярдәм

Без үзебезнең гәзит битләрендә коронавирус пандемиясе аркасында Бәләбәй шәһәрендә Самара күчмә зоопаркының торып калуы турында язган идек инде

Көннәрнең берсендә, кызганычка каршы, җәнлекләрнең ашарына азыгы да бетеп китте, чөнки ул бөтенебезгә янаган куркыныч вирус аркасынды ябылырга мәҗбүр булды. Әмма Бәләбәй халкы алар язмышына битараф калмады – бик күпләр акчалата һәм азык-түлекләтә ярдәм итте.
Бүген хезмәттәшем Илья Букарев белән аларның хәлләрен белеп чыгарга булдык. Безне күчмә зоопарк хезмәткәрләре елмаеп каршы алды. “Аллага шөкер, җәнлекләргә ашатырга азыгыбыз бар, чөнки шәһәр халкы бик нык ярдәм итте”, – диделәр алар елмаеп.

– Ә ярдәм итәргә теләүчеләр тагын табылса? – дип сормыйча булдыра алмадык.

– Без шәһәрегездә кайчанга кадәр калуыбызны төгәл генә белмибез. Шул сәбәпле, безгә ярдәм кирәгәчәк әле, – диде алар.
Үз күзләребез белән күрер өчен зоопаркны тагын бер тапкыр карап чыгарга булдык. Менә дөя. Ул тамчы да ябыкмаган, җитмәсә, безнең белән шаярырга итә – киемнәребездән эләктереп алырга чамалый. Пони да бик көр күренә – рәхәтләнеп сөйдереп тора. Бүре, сусар, аю, юлбарыс һәм арслан да безне тотып ашарга кызыкмый, ә көрлекләренә чыдаша алмый читлекләрендә “бии”.
Шул арада күчмә зоопаркка зур пакетлар күтәргән, битлекләр кигән дүрт ханым якынлашты. Танышып киттек. Алар шәһәребездә яңарак кына ачылган “Матрешка” балалар бакчасы хезмәткәрләре булып чыкты.
Бактың исә, алар үз коллективлары белән “Доброволец – 2020” Бөтенрусия волонтерлар конкурсында катнашканнар икән. Ә әле “Җәнлекләргә ярдәм” проекты кысаларында күчмә зоопаркка әллә күпме азык һәм акчалата ярдәм алып килгәннәр.
Шәһәребездә мондый хезмәт коллективлары булганда җәнлекләр язмышы турында безгә борчылырга туры килмәячәк.
Габдулла Вафин
Читайте нас: