Барлык яңалыклар
Общие статьи
25 Май 2020, 18:19

Биюче кыз Алинә

Бәләбәй шәһәренең “Урал-Батыр” милли-мәдәни үзәгендә күп кенә түгәрәкләр уңышлы эшләп килә. Алар арасында тамашачы мәхәббәтен яулап өлгергәннәре дә байтак



“Грация”, “Каприз” һәм “Фантазия” бию төркемнәренең чыгышларын да битараф кына карап булмый. Чөнки аларны үз эшенең остасы Алинә Умерова бию серләренә өйрәтә.


Талантлы кыз 1985 елның 7 июлендә ерак Үзбәкстанның Навои шәһәрендә дөньяга килгән. Ул тәпи йөри башлау белән биеп киткән дисәң дә арттыру булмастыр. Балалар бакчасында да, мәктәптә укыганда да Алинә Наил кызы сәхнәдән төшми. Шуңа да ул тугызынчы сыйныфны тәмамлагач ике дә уйлап тормыйча Ташкент шәһәренең атаклы эстрада-цирк колледжының хореография бүлегенә укырга керә. Монда Алинә талантлы педагоглар кул астында бию сәнгатенең серләрен тагын да ныграк үзләштерә.


Ташкент шәһәрендә бию коллективлары җитәкчесе булып эшләгәннән соң ул әби-бабаларының туган төяге – Башкортстанга кайтып урнаша. Талантлы кыз бүгенге көндә “Урал-Батыр” милли-мәдәни үзәгендә эшли, югарыда әйтеп үтелгән “Каприз” (6-9 яшьлекләр), “Фантазия” (10-13 яшьлекләр) һәм “Грация” (12-16 яшьлекләр) төркемнәренә җитәкчелек итә.


Биергә өйрәнергә теләүчеләр күп. Шуңа да Алинә Наил кызы яңарак кына “Алиденс” исемле тагын бер төркем ачып җибәрде. (Монысына 18 яшьтән өлкәнрәкләр йөри ала).


Әле коронавирус пандемиясе котырган чорда да Алинә Умерова кул кушырып тик утырмый – ул үзенең инстаграмында теләгәннәргә бушлай бию дәресләре бирә.


Габдулла Вафин
Читайте нас: