Барлык яңалыклар
Общие статьи
27 Май 2020, 18:43

27 май -- китапханәчеләр көне

Мин дөньяны китапханә дигән серле хәзинәдән башка күз алдына китерә алмыйм

Шуңамы, мин китапханә юлын күп таптадым. Башлангыч сыйныфларда укыган чак. Олы сумка күтәреп атнасына берничә тапкыр китап ташыйм. Хәмия апа: “Монысы әтиеңә, монысы абыеңа, монысы үзеңә”, – дип китаплар бирә. Кич белән, эшләр беткәч, өйгә җыелабыз. Әни пешергән тәмле ашларны ашагач һәрберебез үзенең яраткан урынына утыра. Әти күзлеген киеп китап укый. Абый күзлеген киеп китап укый. Аларга кушылып мин дә китап укыйм. Әни генә китап укымый. Чөнки аның эше күп – безгә бәйләм бәйли. Мичтә шарт-шорт итеп имән утыны яна. Бу рәхәтлеккә түзә алмый өй почмагындагы ояларында чикерткәләр җырлаша.


Бәхетле бала чак. Том агайларга ирек яуларга һәм дөреслек урнаштырырга хыялланам, үземнең идеалым – капитан Блад белән диңгезләрдә йөзәм, Хәсрәт дәрьяләрен уңга-сулга байкыйм, үземнең яраткан язучым Мирсәй Әмир геройлары белән Агыйдел елгасы буенда совет власте урнаштырып йөрим...


Бераз үсә төшеп студент булып алгач Крупская исемендәге китапханәгә дә күп чаптым. Рәхәтләнеп китап киштәләре арасында йөрисең, теләгәнен кулыңа алып актарасың, кире куясың, яңасына үреләсең, аннан иң-иң 5-6сын сайлап тулай торагыңа кайтып китәсең.

Акыллы китапны бер нинди дә компьютер алыштыра алмый. Аннан, мин әдәби әсәрне кулыма тотып кына укый алам. Минеке булгангамы кызым да укырга ярата. Уянып китә – кулында китап. Ашарга утыра – алдында китап. Атынгычта атына – кулында китап. Велосипедта йөри – кулында китап. Бүтәннәр балаларын укымый дип тирги, ә мин, киресенчә, күп укыйсың, күзеңне бозасың, дип тиргим.


Бер көнне кызым: “Әти, Ивановны (чынлыкта бүтән фамилияне әйтте) сүккән өчен төрмәгә утыртсалар, син аннан артың белән кач”, – ди бу. Исем китте. Үзенә ачыклык кертергә теләп әллә күпме сораулар яудырдым. “Әтием, – диде сабыр гына кызым. – сине дөресен сөйләп йөргән өчен төрмәгә утыртырга ихтималлар. Әмма, мин беләм, син аннан барыбер качачаксың. Тик качканда артың белән кач. Болай иткәндә эзләргә чыгучылар эзеңә карап, кире якка китәчәкләр”.


Шунда гына эшнең асылына төшендем – кызым “Школа выживания” китабын алып укыган икән. Рәхмәттән башка нәрсә дисең инде аңа. Әтисе өчен борчыла бит бала.
Туксанынчы елларда кешеләр алтын җыйды, ә без китап. Балаларыма да шушы байлыкны калдырырмын инде.


Китапханә белән китаплар минем тормышымда бик мөһим урын алып тора. Шуңадырмы, хәтта яраткан хатыным да китапханәче булып эшли.


Форсаттан файдаланып, хатынымны һәм барча китапханәчеләрне олы бәйрәмнәре белән кайнар котлыйм. Чөнки, “минималкага “ эшләп йөрсәләр дә кешелек өчен зур эшләр башкаралар алар.


Габдулла Вафин,


ике китап авторы
Читайте нас: