Барлык яңалыклар
Общие статьи
30 Май 2020, 16:33

Данлыклы якташыбыз

Тузлыкуш авылында исемнәре бөтен республикага билгеле булган күп кенә шәхесләр дөньяга килгән. Менә озак көтелгән шатлыклы хәбәр килеп иреште: тарихи дөреслек тантана итте: 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең легендарь командиры, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов Владимир Путин указы белән үлгәннән соң Русия Герое йолдызы белән бүләкләнде

Бу олы вакыйга уңаеннан Бәләбәй механикалаштыру һәм электрлаштыру колледжы укытучысы Әнвәр Сәйфуллин безнең якташыбыз Кадыйров Сабир Рәхим улы турында язып җибәргән.
Галим һәм сугышчы Кадыйров Сабир Рәхим улы 1906 елның 7 мартында Бәләбәй районы Тузлыкуш авылында дөньяга килә. 1917 елда үзләренең авылында башлангыч мәктәпне, 1925 елда Бәләбәй педагогия техникумын тәмамлый. Башта Бәләбәйдә крестьян яшьләре мәктәбе директоры, аннан Туймазы районы халык мәгарифе бүлеге мөдире вазыйфасын башкара. 1931 елдан ВКП(б) әгъзасы.
Туймазы районында наданлыкны бетерү буенча эшләр юлга салынгач, өлкә комитеты карары белән, Сабир Рәхим улы Уфа сәнгать техникумы директоры итеп күчерелә. Бер үк вакытта К. А. Тимирязев исемендәге Башкорт педагогия институтының кичке бүлегендә укып, 1933 елда аның тарих факультетын тәмамлый. 1938 елдан Башкорт опера һәм балет театрын җитәкли, аның беренче директоры була. 1940 елның февраленнән 1941 елга тиклем – ВКП(б)ның Башкортстан өлкә комитеты лекторы.
1941 елның 23 июненнән хәрби хезмәттә. Башта 17нче бригада политбүлегенең өлкән инструкторы була. 112нче Башкорт кавалерия дивизиясен оештыруда актив катнаша. 1941 елның 20 ноябреннән дивизиянең политбүлек башлыгы урынбасары, артабан 62нче кавалерия полкы командиры, 1944 елның мартыннан 14нче Мозырь кавалерия дивизиясенең 52нче полкы командиры урынбасары була.
Бүләкләү кәгазе күчермәсеннән укып, без аның кешеләр белән уртак тел таба белүе, җитәкчелек итү осталыгы һәм авторитеты турында беләбез: “…иң авыр вакытларда да гвардия майоры Кадыйров, үзе артыннын офицерлар һәм рядовойларны ияртә ала, аларны штурмга алып бара һәм, һичшиксез, көчле атака белән торак пунктларны яулап алуга өлгәшә.
“1нче Май” совхозы өчен барган алышларда, полк авыр хәлдә калганда, ул дошман атакаларын кире кагуны оста оештырды.
Аның үҗәтлеге һәм энегиясе, таләпчәнлеге, шәхси үрнәге һәм батырлыгы , полк алдына куелган бурычларны үтәүгә ярдәм итте.”
Каты бәрелешләрдә берничә тапкыр яралана. Җиңүне Эльба ярында АКШ гаскәрләре белән очрашып каршылый. 1945 елның августында сугыштан кайта. Шул ук елны Башкорт АССРының Югары Советы депутаты итеп сайлана һәм БАССРның сәнгать эшләре буенча идарә башлыгы итеп тәгаенләнә. Аспирантура беткәннән соң, Уфа сәнгать училищесы директоры булып эшли, шулай ук Башкорт дәүләт педагогия институтында һәм башка югары уку йортларында укыта.
Сабир Кадыйров генерал Шәйморатов язмышын ачыклау өчен комиссия булдыруга күп көч куя. Каршылыклар алдында югалып калмый, дәлилли, таләп итә, һәм ныкышмалылык белән алга бара.
Сабир Рәхим улы тәкъдиме белән 1948 елда Башкорт АССРы хөкүмәте тарафыннан махсус комиссия төзелә һәм генералның соңгы алыш урыннары өйрәнелә. Аның составында врач-экспертлар да була. Миңнегали Шәйморатовның шәхесен билгеләр өчен Украин ССРының Ворошиловград өлкәсе Иванов районы Штеровка поселогына эксгумациягә белгечләр төркемен нәкъ Сабир Кадыйров җитәкли. Гвардия генерал-майоры М. Шәйморатов 1948 елның 20 октябрендә шул районның Петровск авылына күчереп күмелә.

Сабир Рәхим улы дивизиянең сугышчан юлы турында көндәлекләр язып бара. Сугыштан соң ул, шуларга таянып, түбәндәге китапларны яза: “Иделдән Эльбага кадәр”, “Ут һәм сулар аша”, “Урал бөркете”, “Генерал Шәйморатов турында истәлекләр”.
Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Сабир Кадыйров Ленин ордены, өч Кызыл Байрак , 1нче һәм 2нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм күп санлы медальләр белән бүләкләнгән.
Сабир Рәхим улы яшь буынны тәрбияләүгә күп көч салды.Ул башкалардан хезмәт сөючәнлеге, мәдәнилеге, киң карашы, игътибарлылыгы белән аерылып торды. Беркайчан да үзен башкалардан өстен куймады. 1984 елның 14 декабрендә дөньядан китте. Бәләбәй районы Тузлыкуш авылында җирләнгән.
Әнвәр Сәйфуллин
Читайте нас: