Барлык яңалыклар
Общие статьи
31 Май 2020, 16:39

“Бал корты кебек эшчән”

Бер минут та тик тора алмаучы кешеләр турында шулай диләр. Менә Алмаз Мөхәмәтшин да ел әйләнәсенә хезмәттә. Аның бабасы белән атасы да умартачы булганнар. Алмаз Фәнил улы үзе дә шушы һөнәргә 30 елдан артык гомерен багышлаган һәм моңа үкенми дә, чөнки ул башкарган эшеннән тәм таба!

Глуховской санаторие авылында яшәүче үзенең биләмәсендә 100 баштан артык умарта тота.
Бишенче сыйныфта укучы улы Руслан да менә берничә ел инде әтисенә ярдәм итә. Малай акыллы һәм эшчән бөҗәкләрдән һич кенә дә курыкмый, шуңа да умарталыкта яланкул эшли ул.
– Миңа охшаган, – дип горурлана Алмаз Фәнил улы. – Үзем дә кечкенәдән әтиемә бик теләп ярдәм итә идем. Хәтерлим, мәктәп елларымда умарталыкка барыр өчен дәрес бетүен тәрәзәгә карап көтеп утыра идем. Әтием милиционер булып эшләде. Ул кортлар белән мәш килеп ял итә иде. Һәм һәрчак ул бабама бу һөнәргә өйрәткәне өчен рәхмәтле булды.

Умартачылык файдалы кәсеп кенә түгел, ә яшәү рәвеше дә. Алмаз Фәнил улы бу уңайдан үзенең тормыш иптәшенә дә бик рәхмәтле. Чөнки ул иренең мавыгуына уңай карый һәм төрлечә ярдәм итә.
– Без умартачылар нәселеннән. Минем абыем Азат та менә күп еллар инде кортчылык белән шөгыльләнә. Безнең кортлар да бер умарталыкта тора. Аның улы Раилне хәзер инде чын умартачы дип атап була, – ди әңгәмәдәшем.
Алмаз Мөхәмәтшин ун ел элек умарталык өчен җир сатып алган һәм аны рәсмиләштергән. Бу мәйдан Шаровка авыл биләмәсенә караган бик матур җирдә урнашкан. Шуңа өстәп крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы бал бирүче культураларны үстерү өчен 200 гектар җирне арендага алган.
Тәҗрибәле умартачы әйтүенчә, үткән кышны алар бик яхшы чыкканнар, чөнки аңа бик яхшы әзерләнгән булганнар. Кортлар бал гына җитештерми, ә үзләре дә аны ашый. Бу һөнәрдә барсын да үз вакытында башкара белергә кирәк, дип исәпли Алмаз Фәнил улы. Чөнки бал кортларының шатлыгы һәм кайгысы белән уртаклаша белү умартачы өчен бик мөһим. Бу бик акыллы бөҗәкләрнең кәефе төрлечә булырга мөмкин. Чәчкәле челләдә кортлар үзләрен бик тыныч тота, ә көзгә таба усаллаша башлыйлар.
– Утыз ел умартачылык белән шөгыльләнәм, әмма балсыз калганым булмады. Бар да тырышлыктан тора. Сине бал алучы үзе эзләп тапсын өчен намус белән эшләргә кирәк, – дип үзенең сере белән уртаклаша Алмаз Фәнил улы.
Умартачы Европа илләрендә Русия балына мохтаҗлык артуга һич кенә дә аптырамый. Алмаз Мөхәмәтшин үзе дә ел саен Мәскәүгә бик күпләп бал озата. Чит ил кешеләре аның балын тәмләп карагач: “Сездә шул хәтлек чәчкә үсәмени?” – дип бик нык аптырыйлар икән.

– Европада чын бал калмады да инде. Чөнки анда кортларга төрле өстәмәләр ашаталар. Ә бездәге бал экологик яктан күпкә югары. Шуңа да Русия халкының коронавируска каршы иммунитеты бик көчле, – дип исәпли тәҗрибәле умартачы.
Аның сүзләре белән килешмәү мөмкин түгел. Чөнки без байлык һәм матурлык белән уратып алынган җирдә яшибез. Ә ул үзенә карата игътибарлы булган кешеләрне генә мул итеп бүләкли.
Римма Солтанова
Читайте нас: