Барлык яңалыклар
Общие статьи
21 август 2020, 17:35

Гадел юл газаплары

Якташым, язучы Габдулла Вафинның “Тулпар” журналының 2020 елгы 3 санында дөнья күргән “Зөләйха күзләрен йома” повестын бер тында йотлыгып укып чыктым да, тел шартлаттым: яза белә Габдулла, теләсә эч катырып көлдерә, теләсә шаштырып елата. Каләменнән төшкән хәл-вакыйгалар бал яккандай күңел түрләренә үтә дә керә

2 бүлекле кечерәк кенә әсәренә күпме геройлар, язмышлар сыйдырган, күпме көнүзәк проблемалар күтәргән, гади генә татар кызы Зөләйха образы аша милләтебезнең бүгенге халәтен чынбарлыкта чагылдыра алган! Милләт һәм гаилә ныклыгы, бала тәрбиясе бер-берсеннән аерылгысыз бербөтен булып тасвирланган.
Автор укучыны әле генә педагогия училищесын тәмамлап, яңа гына Йолдызлы авылында мөгаллимә булып эшли башлаган Зөләйха белән шофер егет Йосыфның тәүге мәхәббәт сәхифәләренә мавыктыргыч итеп, Габдулла каләменә генә хас шаян юмор аша алып керә. Ул юлларны укыгач, күңел яшәреп китә, яшьлек елларына алып кайта.
– Зөләйха! Нинди матур исем! – дип соклана егет. – Һәр Зөләйханың да үз Йосыфы булырга тиеш, шулаймы?
– Әйе, – ди кыз.
Шаян егет Зөләйханы күтәреп эскәмиягә утырта да, качып китмәсен дип бер туфлиен салдырып үзе белән алып, сельсоветка паспорт артыннан йөгерә. Кыз паспортны ачып караса, анда “Шәрифуллин Йосыф Галинур улы” дип язылган ләса! Йосыф белән Зөләйханың эчкерсез мәхәббәтен шул тиклем сокландыргыч итеп сурәтләгән автор. Моны чын күңелдән үзе гашыйк җан гына тирән хисләнеп яза аладыр дип уйлыйм. Ул юлларны укыганда Габдулла үзе һәм аның сөекле тормыш иптәше – Люциясе күз алдыма килеп басты. Чын мәхәббәт нурлары күрдем әсәрдә. Гомумән, инсафлылык, шәфкатьлелек, кешеләргә хөрмәт, якты йөз, ярдәм күрсәткән эпизодларда да автор үзе күз уңымда булды, чөнки башкалада профессиональ эшен, дөньясын ташлап туган авылы Мәтәүбашка кайткан егет ялгыз авыру әнисен 21 елдан артык, газизе картлыкның чигенә җитеп, 92 яшендә бакыйлыкка күчкәнче тәрбияли. Һәркемгә үрнәк булырлык үзе бер олы егетлек!
Әнә бит авырлы Зөләйханы ничек сакларга тырыша Йосыф: сыерын да үзе сауды, идәнен дә юды, авыр әйбер дә күтәрттермәде. Сабыйлары туганчы хатыны белән йокламаска да риза. Бер мулладан егетләр: “Кызлар белән йоклау гөнаһмы? – дип сораган икән, ди. Тегесе: “Кызлар белән йоклау гөнаһ түгел дә, тик сез, ятсагыз, йокламыйсыз бит, менә монысы гөнаһ”, – дип җавап кайтарган”, – ди.
Зөләйха бик бәхетле. Кыз баланың бәхет-шатлыгы ирдән, диләр. Икенче яртысыннан уңса, гомер буе рәхәттә яши, уңмаса, соңгы сулышына кадәр җәфа чигә хатын-кыз. Йосыфы мактап туймаслык. Күз нурлары – уллары Рөстәм бар. Сөйгән кешеңдә беркайчан да бернинди дә кимчелек күрмисең икән ул. Димәк, бүгенге кайбер гаиләләрдә чыккан ызгыш-талаш, аерылышуларның төп сәбәбе бер-береңне яратмауда, очраклы кавышуда дигән фикер туа.
Чагыштыру йөзеннән автор Зөләйха белән бергә укыган сабакташларының да язмышларын янәшә куя. Гел “бишле”гә укучы Алсулары институтка керә алмады, маляр булып китте. Рәзинәләре яман шештән үлде. Мәрьям ирсез бала тапты һ.б.
Әмма тиздән Зөләйханың чалт аяз күңел күген куе кара болытлар каплый, явызлык өере бер-бер артлы ишек шакый. Сәбәбе –Йосыфның дөреслек яратуында. Моның өчен ул хәтта үләргә дә әзер. Мәктәпне тәмамлаганда алтын медаль аласы урынга көзгелеккә калдырылган. Ул чакны, имтиханнар алдыннан, мәктәп директоры унынчы сыйныф егетләренә, яхшы билге аласыгыз килсә, миңа бәрәңге утыртырга килегез, дигән булган. Бар да барган. Ә Йосыф, мин эшләп түгел, баш белән имтихан бирәм, дип, бармаган. Шофер Саесканның бер әрҗә иген төягән машинасы председатель Бурсык ихатасына кереп йөк бушатканда да, угрылыкка битараф калмый. Йосыф Бурсыкның бугазыннан ала, игенне ындыр табагына илттертә, милиция чакырта. Бурсыкның кияве арттан килеп аңа күсәк белән тондыра. Әмма, ихатабызга кереп сугыш башлады дип, чак Йосыфны төрмәгә утыртмыйлар, чөнки милициядә дә Бурсыкның дуслары җитәрлек. Кайда да кул кулны юа. Нәрсә ул милиция! Депутатлар, губернаторлар нинди генә хилафлыклар кылмый. Көн дә телевизордан күреп, ишетеп торабыз ләса!
Кайгы өстенә кайгы. Зөләйханың әтисе авырып вафат була. Аны җир куенына куеп кайтуларына аннан да яманрак фаҗигаләр көтә. Бурсык үчән кеше. Әшнәләре аша Йосыфның өенә ут төртә. Ишеккә тимер лом терәп китәләр. Өй эчендә калган әти-әнисе дә, кечкенә Таһирҗан да шунда янып үләләр. Йосыф хәсрәтеннән җир тырнап озак елый. Явыз Бурсыклар һичьюгы бер көн иртә, я бер көн соңрак “кызыл әтәч” җибәрсәләр булмый иде микәнни? Алар, әлбәттә, Галинур абзый белән Роза апаны үтерергә уйламаган да, тик менә шушылай туры килүен әйт инде! Үзләре өйдә булса, Йосыф аларны коткарыр, чолан ишеген тибеп ача алыр иде. Күңел әрнүләрен 94 яшьлек Зөлхиҗә әбигә бушка утын ярып баса ир. Йосыфның һәм Зөләйханың шушы тиклем бер-бер артлы олы авыр кайгылар кичерүеннән минем шәхсән үземнең кан басымым күтәрелде, сулышым кысылды, күзләремә кайнар яшь тулды. Мөгаен, Габдулла Мәхмүт улы үзе дә бу әсәрен күз яшьләре аша язгандыр. Әмма язучы Зөләйхага сынау артыннан сынауларны тезеп кенә тора. Йосыфны Бурсыклар һәлак иткәч, Зөләйханың һәм улы Рөстәмнең алдагы тормышлары шәһәр белән бәйләнә. Шыксыз тулай торак бүлмәләре, анда яшәүчеләрнең ямьсез, ярлы көнитмешләре, эш табалмау, Зөләйханың комендант Володядан көчләнүе җан тетрәнерлек итеп сурәтләнгән, чынбарлыкны энәсеннән җебенәчә ачып салган.
Володядан туган Ләйләсен татар милли мохитендә тәрбиялисе килә дә бит, нишләсен, канечкеч Володя, кызны чиркәүдә чукындырып, Людмила ясый, муенына тәре тага. Мондагы кире яшәеш кире шәхес тәрбияли. Эчкечелек, наркомания, уйнашлык, сабый тәрбияләүдәге җавапсызлык сабыйларны да боза. Әнә Рөстәме дә кеше кыйнап, талап, эчкегә салышып, милициядә учетта тора, кайчандыр әти-әнисе биргән тәрбия сыпырып юкка чыга. Укыйм да уйланып куям. Кайчакларда кызның я кияүнең парлары олы яшьтәге әби-бабаларына “начар бала тәрбияләгәнсез” дип тә ычкындыралар. Мондый фикер белән һич килешмим. Тулы гаиләдә, Габдулла әйткәнчә, тулы тәрбия ала сабый. Ә инде олы дөньяга чыккач, кемнең арбасына утыра, шуның җырын җырлый, ягъни сезнең җырыгызны. Бу очракта гаепне үзегездән эзләгез дияр идем мин андый халыкка.
“Их, Йосыф, Йосыф, дөреслек дигән булып, көрәшеп йөрмәгән булсаң, үзең дә, әти-әниең дә, энең Таһирҗан да исән булыр идегез, яраткан улың да кеше почмагында эт типкесендә яшәмәс, мин үзем дә торыр почмак, тамак һәм улым хакына Володяның кимсетүләренә түзеп җан асрамас, швабра күтәреп дөнья читендә идән юып йөрмәс идем, үзебезнең авылда яраткан һөнәремне башкарыр, балалар укытып йөрер идем”, – дип, ире үлгәннән соң беренче тапкыр аңа рәнҗеп куйды. Миңа калса, Зөләйханың әйткәннәре мең кат хак сүзләр. Урыста “один в поле не воин” диләр. Повестьта Йосыф бердәнбер яугир булып дөреслек өчен көрәшкә баса. Ә калганнар кайда? Куак арасындамы?!. Юлыбызда очраган һәр гаделсезлеккә барчабыз да күз йомып карагач, гаеп безнең үзебездә түгелме, җәмәгать?!. Чынында әнә шул Йосыфлар, гомерләрен аямыйча, гаделлекне бүген алга әйдәүчеләр. Алар булмаса яшәешебез тоташ криминалга әверелергә мөмкин ич. Янә дә дини мәсьәләдә борчылуын белдерә автор. Тирә-ягыбызга күз салсак, милли сафлылык бозыла. Милләт белән милләт кушылып, гафу итегез, качырлар туа. Шуңа да арабызда динен алмаштырып теләп тәре тагып йөрүчеләр дә җитәрлек. Динен алыштырганнарның илен алыштырып чит мәмләкәтләрдә яшәгәннәре дә бихисап. Болар белән бергә телебез, милли йолаларыбыз юкка чыга.
“Бала тулы гаиләдә тәрбияләнергә тиеш, юкса аңардан камил кеше үсми. Әнине – бернинди дә әти, әтине бернинди дә әни алыштыра алмый. Сабый анасыннан – йөз процент, атасыннан тагын шулкадәр ярату ала. Бала шул ике йөз процент сөюне кичергәндә генә камил шәхес булып үсә”, – ди автор. Хак сүзләр! Әти дә, әни дә дөньяда берәү генә була. Юкса, бүгенге өйләнешкән яшьләр әби-бабаларына да,каената-каенаналарына да авыз тутырып “әти-әни” диләр. Бә-әй, борыннан килгән биатай, каенатай, бабай,каенанай, бием сүзләре архаизмга әйләнеп юкка чыкты микәннни?!. Әнә бит “Зөләйха беренче көннән үк, әни бер генә була дип, Талиганы “апа” дип кенә йөртте. Тегесенең дә “кызым” дигәне булмады, берәр йомышы төшсә, йомшак кына итеп, исеме белән дәште”.
Милләтебезнең гүзәл өлгеләрен әсәрнең буеннан буена әйди автор: татар гадәте буенча чәйгә чакыру; татар кызлары инсафлы һәм горур булырга тиеш; мулла абзый сабыйның колагына өч тапкыр “Рөстәм” дип пышылдады һ.б.
Тоташ тетрәндергеч вакыйгаларга корылган повестьның азагы да коточкыч күренеш белән тәмамлана: мәрткә киткән Зөләйханы, суд-медицина экспертизасы үткәрми генә, тереләй табутка салып, әрсезләр бистәсе зиратына илтеп күмәләр, ә кабере өстенә тәре куялар. Зөләйханың, һушына килеп: “Улым, Рөстәмем!..” дип җан көченә кычкыруын беркем дә ишетми. Кызганычка, реаль тормышта да андый хәлләрнең очравы күңелне сискәндерә, яшәеш тормышыбызның аяусыз булуы хакында искәртә. Якыннарыбызны югалтканда югалып калабыз, соңгы юлга озату кануннарын белеп җиткермибез. Беребезне дә читләп үтми торган мәсьәләләр болар. Ходай барчабызга да җиңеллек, яшәүгә кодрәт бирсен.
Менә шундый көнүзәк проблемалар күтәргән тирән эчтәлекле художестволы әсәр язып укучының күңел түрләрен баетты киң мәгълүматлы язучы Габдулла Вафин. Яңа әсәрләрең белән куандыр, рәхмәт сиңа, әдип!
Камил Фазлый,
язучы, Бәләбәй районының шәрәфле шәхесе.
Читайте нас: