Барлык яңалыклар
Общие статьи
21 август 2020, 17:30

Савучыга – “Ока”!

“Өй салуның ние бар: чутлыйсы да мүклисе!” дисәләр дә, гомер гомергә физик көч һәм матди чыгымнар таләп иткән йорт салу. Бүген без совет заманында колхозда эшләүчеләргә агачтан да, кирпечтән дә бушка өй салып биргәннәр, дигәнгә аз гына шикләнебрәк, бик ышанып бетмичәрәк карыйбаз. Ә бит эшләре яхшы барган, күп керемле хуҗалыклар эшчеләренә өй салып бирә алган икән

“Коммунизм өчен” колхозы райондагы шундый куәтле хуҗалыклардан саналган, ә колхоз рәисе – оста җитәкче Алексей Мануилович Васильев бик кешелекле һәм кайгыртучан булуы белән аерылып торган. Колхозның партком секретаре Риф Габдулла улы Ибраһимов аның уң кулы, иң ышанычлы ярдәмчеләренең берсе була.
…Бәләбәй районы Пахарь авылында Латыповлар гаиләсе яши. Сафура Солтангәрәй кызы һәм Рәмил Рәшит улы бу авылга 1979нчы елны күрше Миякә районыннан, алардан элегрәк монда күченеп килгән якташлары киңәше белән,килеп төпләнгәннәр.
Танышлары “Коммунизм өчен” колхозын бик мактаган икән:
– Монда кешеләрне бик кайгырталар. Ышанасызмы: үзәк усадьбада ике яклы кирпеч йортлардан зур бер урам төзеделәр! Килегез, шул йортлардан фатир бирерләр, теләгән кешегә эш табыла анда…
Шулай итеп, яшь гаилә яңа урынга – Пятилетка авылына килеп урнаша. Хатын фермага сыер саварга бара, бар эшкә дә кулы ятып торган иренә дә урын табыла. Эш сөючән Латыповлар монда бик тиз үз кешеләр булып китә.
Сафура 35-45 баш сыер сава, сөтчелек фермасының иң алдынгы эшчеләренең берсе булып китә. 1999нчы елны аны хәтта, районның иң яхшы сыер савучысы буларак, Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көненә багышланган тантаналы җыелышка да чакыралар.
Ул көн әле булса хезмәт ветеранының хәтерендә:
– 4нче декабрь көнне Техниклар йортында үткән бу җыелышка чакыру билетын һаман саклыйм әле. Анда хуҗалыкның баш зоотехнигы Илдар Хөснетдиновның “уазигына” утырып бардык. Безнең белән шулай ук алдынгы механизатор Игорь Побудей һәм минем тормыш иптәшем дә бар иде. Бик дулкынландым, чөнки миңа үзебезнең ферма һәм “Коммунизм өчен”колхозы турында чыгыш ясауны ышанып тапшырдылар. Докладны, әлбәттә, үзем генә әзерләмәдем инде, партком секретаре һәм Пятилетка мәдәният йортыннан агигатор кызлар ярдәм иттеләр.
Миңа сүз бирелгәч, сәхнәгә чыгып, трибунадан докладны укып чыктым да кире урыныма барып утырдым. Аннан концерт башланды. Чыгышлар хезмәт алдынгыларын бүләкләүләр белән аралаштырып барылды.
Әм кинәттән мин тагы үземнең фамилиямне ишеттем – сәхнәгә чакырдылар һәм миңа, районның иң яхшы сыер савучысына, “Ока” автомобиле бирелүе турында игълан иттеләр. Көтелмәгән бу яңалыктан мин аптырап калдым, дулкынланып үзебезнекеләргә карыйм. Ә алар: “Әйе, бу сиңа, бар инде, икеләнеп торма, чык!” – дип елмаялар.
Ул вакыттагы район башлыгы Риф Газизовның урынбасары кулыннан өр-яңа “Ока” автомобиле ачкычын алуымны төштәге кебек кенә хәтерлим. Шул ук кичне без ирем белән яңа машинага утырып өөйгә кайтып киттек. Авыл җирендә автомобиль кирәк әйбер инде ул, берничә ел без аны бик рәхәтләнеп файдаландык.
– Әллә йөртергә дә өйрәндегез?
– Юк, кая инде ул миңа! Һәрвакыт ирем руль артында булды. Рәхәткә тиз өйрәнәсең бит ул. Аннан соң безнең авыл юлларына туры килә торган кыйбатлырагын алдык.
Латыповларның гаилә альбомында колхоз бүләк иткән йорт һәм җиңел автомобиль фоторәсеме кадерләп саклана, ике кыз һәм ул үстергән, колхозда тырышып эшләгән бәхетле еллар истәлеге бит алар.
Ася Кәбирова.
Читайте нас: