Барлык яңалыклар
Общие статьи
24 сентябрь 2020, 15:10

Күз тимәсен сиңа, Бәләбәй!

“Урал батыр” милли мәдәни үзәгендә Татар иҗтимагый үзәгенең Бәләбәй бүлекчәсе һәм “Балкыш” фолькор төркеме (җитәкчесе Гөлсинә Вәлиева) әгьзалары тырышлыгы белән Бәләбәй районының 90 еллык юбилее уңаеннан “ Бәләбәй районы – җырлы чишмәләр төбәге” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә оештырылды

Тамашачылар беркадәр район һәм шәһәр тарихы белән танышты. Кунак итеп чакырылган Илгиз Муфазалов, Зинил Бикмөхәмәтов “Автонормаль” заводында эшләгән елларын искә төшерделәр. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, яраткан җырчыбыз Зинил Бикмөхәмәтов “Үз ягыма кайтсам” җырын башкарып, туган якка булган ярату хисебезне көчәйтте. Фәүзия Мәхмүдова республикага йөзләрчә укытучылар тәрбияләгән педагогия училищесы турында бәян итсә, Хәмит Тәүхетдинов тарих-туган якны өйрәнү музеенда эшләгән чакта Мәскәүгә барып, В. Ленин исемендәге китапханәдән Екатерина Икенченең Бәләбәйгә өяз шәһәре статусын бирү турындагы указын-документын ничек эзләп табуы турында сөйләде. Алар, шулай ук шагыйрьләр Камил Фазлый, шушы юллар авторы район юбилеена багышлап язылган шигырьләрен укыдылар. “Балкыш” җыр төркеме башкаруында “Күз тимәсен сиңа, Бәләбәй” җыры (З.Салихова сүзләре, Рәис Ханнаов көе) кичәнең төп идеясе чагылышы булды. Чараны Гөлсинә Вәлиева алып барды.
Зәйфә Салихова.
Читайте нас: