Бу көннәрдә республикабызның 48 районында үзләренең оешуына 90 ел тулу уңаеннан төрле чаралар, иҗади очрашулар, конкурслар, күргәзмәләр, түгәрәк өстәлләр уза. Алар арасында ил тарихына данлы битләр өстәгән һәм өстәүче, эш-гамәлләре, күркәм тормышы, күренекле шәхесләре белән лаеклы урын тоткан Бәләбәй районы да бар.
90 ел гомер... Бу вакыт аралыгында ил, республика, шул исәптән район халкы тормышында нинди генә үзгәрешләр булмаган, нинди генә заман җилләре исмәгән. Ачлыгын да, колхозлашу чорын, сугыш афәтен дә, торгынлык елларын... барсын да күргән-кичергән халкым, авырлыкларын иңендә күтәргән, тыныч хезмәт шатлыгын татыган, предприятиеләр, күмәк хуҗалыклар, социаль-мәдәни көнкүреш учреждениеләре барлыкка килгән һәм юкка чыккан. Буыннар алышына торган һәм тора, әмма аның чылбыры өзелми. Вакыйгалар, югалтулар һәм табышлар... Бөтен дөнья үзгәрештә, тик бер нәрсә үзгәрешсез кала бирә – ул кече туган илебезгә, туган төягебезгә булган чиксез сөю хисе.
Район тарихына күз салсак
Район тарихына күз салсак, 1782 елда Уфа губернасының көньяк-көнбатыш өлешендә Бәләбәй өязе барлыкка килә. Оренбург губернасында наместниклыкны таркатканнан соң ул 1796-1865 елларда Оренбург губернасы составында була. 1865 елдан өяз яңадан төзелгән Уфа губернасы составына кертелә. 1920 елда Башкирия кабаттан кантоннарга бүленә. Башкортстан Үзәк Башкарма Комитеты карарына ярашлы, Бәләбәй кантоны 17 волостька бүлгәләнә, ә Бөтенрусия Үзәк Башкарма Комитетының 1924 елның 15 декабрь һәм 1926 елның 14 июнь декретлары нигезендә – 19 волостька. 1928 елда башланган илне тоташ коллективлаштыру кантон системасының нәтиҗәле булмавын күрсәтә. Ашыгыч рәвештә яңа территориаль реформа әзерләнә. Ниһаять, без районның туган көне дип исәпләгән көн җитә. 1930 елның 20 августында, Бөтенрусия Үзәк Башкарма Комитеты президиумы карарына ярашлы, Башкорт АССРын кантоннарга бүлү бетерелә һәм 48 район төзелә (аларның берсе – Бәләбәй районы). 2005 елда, Башкортстан Республикасында административ-территориаль реформа нәтиҗәсендә, Бәләбәй муниципаль районы составына электән үк шәһәр статусына ия булган Бәләбәй шәһәре һәм Ярмәкәй районы территориясенә кергән, әмма админист ратив яктан Бәләбәй шәһәр советына караган Приют поселогы да кертелә. Бүгенге көндә республиканың административ-территориаль берәмлеге булган Бәләбәй районына бер шәһәр (Бәләбәй), шәһәр тибындагы бер поселок (Приют) һәм 15 авыл советы керә. Халык саны 99 меңнән артык. Күпчелек район үзәгендә яши – 60 мең тирәсе.
Муниципаль район республиканың көньяк-көнбатышында Оренбург өлкәсе белән Татарстан Республикасы чикләренә якын урнашкан. Туймазы, Ярмәкәй, Бишбүләк, Әлшәй, Дәүләкән һәм Бүздәк районнары белән чиктәш. Мәйданы 1910 кв. метр.
Муниципаль район территориясе буйлап Куйбышев тимер юлының тимер юл тармагы уза.
Бәләбәй җиренең төп байлыгы – нефть. Шулай ук төзелеш материалларына – ком, кызыл балчык, вак таш, торф һ.б. бай.
Бәләбәй төбәге республикада экологик яктан иң имин булып тора. Эчәр өчен чишмә сулары файдаланыла. Кымыз белән дәвалаучы С. Аксаков исемендәге һәм “Глуховская” шифаханәләренә бөтен Русиядән ел буена дәваланырга киләләр. Бөтен республикадан килеп, “Бораулаучы” шифаханәсендә сихәт алалар.
Күз тимәсен сиңа, Бәләбәй!
Район үзәге Бәләбәй шәһәренә аерым тукталмасак, бигүк дөрес булмас. Чөнки бу зур булмаган Урал каласының тормышы Русия дәүләте тарихына онытылмас битләр белән язылган. Беренче телгә алынган 1757 елдан алып бүгенгәчә ул һәрчак вакыйгалар уртасында.
Өсән-Иваново авылында эре сәнәгатьче Осокиннарның бакыр эретү заводы төзүе аркасында Екатерина Икенче 1781 елның 23 декабрендәге Указы белән калага Уфа губернасының өяз шәһәре статусы н бирә.
1870 елда Уфа губернасының чын (потомственный) морзаларының 41 проценты Бәләбәй өязендә яши. Бәләбәйдә тире-күн эшкәртү, чүлмәкчелек, тимерчелек прозводствосы актив үсешә. Иң яхшы сыйфатлы кирпеч, тиңе булмаган кымыз ясала. Калада елына ике мәртәбә зур ярминкәләр уздырыла. Нигездә атлар, азык-төлек, бүрәнә һәм утын, мануфактура һәм бакалея товарлары белән сәүдә итәләр. 20нче гасыр башына өяздә 40тан артык сәүдә базары исәпләнә.
Бер күңелле дә, сагышлы да хатирә күңелдә саклана. Сугышка кадәр Бәләбәй базарында хәтта гармуннар сатыла торган махсус урын булган. Бу турыда миңа Таһир абый Ахунҗанов хатында язган иде. Сугыштан кайткач, гармун җене кагылган Таһир абый янә дә шул гармуннар базарын күрергә килгән, әмма ләкин каһәр суккан сугышның кулы озын була – ул эзләгән гармуннар базары булмый инде. “Кайда сез,гармуннар?!” дигән кечкенә әсәрем шул хакта.
Шәһәр һәм район тарихында Бөек Ватан сугышы аерым урын алып тора. Бәләбәйлеләр бөтен ил белән бергә фронтта да, тылда да озак көтелгән Җиңү өчен бар тырышлыкларын салалар. 70 мең халыкның 21 меңнән артыгы фронтка китә. Аларның һәр өчесе әйләнеп кайтмый. Бәләбәй җире Туган илгә унбер Советлар Союзы Герое, дүрт Дан орденының тулы кавалерын бирә.
Шәһәр мэры Риф Газизов тырышлыгы белән сугыштан кайтмый калган якташларыбыз хөрмәтенә ике этапта (Бөек Җиңүнең 50 һәм 55 еллыгына) искиткеч матур “Ватанны саклаучыларга” мемориал комплексы төзелде, торган саен аның эчтәлеге баетыла – анда тылда тырышлык күрсәткәннәр, Әфганстанда, Чечняда башын салганнар хөрмәтендә дә обелисклар эшләнде.
Узган гасырның 50 нче елларында нефть яткылыкларын үзләштерә башлау шәһәр һәм район үсешендә мөһим этап булып тора. Ел саен 12 миллион тонна нефть табу республиканың нефть сәнәгате үсешенә Бәләбәй нефтьчеләренең зур өлеш кертүе турында сөйли.
РСФСР Югары Советы Президиумының 1957 елның 14 августындагы Указы белән Башкорт АССРы Югары Советы Президиумының Бәләбәй каласын республика карамагындагы шәһәрләр категориясенә кертү турындагы карары раслана.
1971 елда “Автонормаль” заводы сафка кетелә. Байтак эре сәнәгать предприятиеләре төзелә. Кыска гына вакытта Бәләбәй республиканың һәм илнең машина төзелеше комплексы өлешенә әйләнә. Биредә билгеле “ВАЗ” һәм “КамАЗ” автомобильләрен комплектлау өчен кирәкле продукция чыгарыла.
1981 елда СССР Югары Советы Указы нигезендә хезмәт ияләренең ирешкән уңышлары һәм Бәләбәй шәһәренең 200 еллыгы уңае белән ул “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә.
Бүген Бәләбәй Башкортстанның социаль-икътисади структурасында лаеклы урын били.
Борынгы Бәләбәй шәһәре республикада язучылар төбәге, илһам чишмәләре җире буларак та киң билгеле. Һәр көз халыкара Аксаков бәйрәме, 1996 елдан төбәкара “Илһам чишмәләре” кебек бәйрәмнәрнең нәкъ бездә уздырылуы, күренекле һәм башлап язучы каләм ияләренең безгә килергә атлыгып торуы күп нәрсә хакында сөйли.
Район үзәге Бәләбәй елдан-ел матурлана, төзекләнә. Соңгы елларда юлларны,тротуарларны асфальтлауга зур игътибар бирелә. Быел, Җиңүнең 75 еллыгына “Дан паркы” яңартылды, балалар мәйданчыклары төзелде һәм төзелә.
Социаль-икътисади үсеш стратегиясенә ярашлы, Бәләбәй шәһәре территориясендә ит эшкәртү предприятиесе төзү өчен әзерлек эшләре алып барыла. Проектның инвесторы – “Башкортстан ит компаниясе” (“Таврос” ). Суытылган ит һәм колбаса эшләнмәләре җитештерү буенча проект БРның өстенлекле иевестицион проектлары исемлегенә кергән һәм иң эреләрнең берсе булып тора. Ул шәһәр һәм районның киләчәге өчен зур әһәмияткә ия. Бу проектны гамәлгә ашыру меңнән артык бәләбәйлеләргә яңа эш урыны булдыру мөмкинлеле бирәчәк.
Бездә кунакчыл, ачык күңелле, тырыш, бер-берсе белән дус-тату, иҗади күңелле, талантлы күпмилләтле халык яши. Рус, чуваш, татар авылларында гомер итүчеләр мал-туар асрый, бакчачылык , умартачылык, кече эшкуарлык белән шөгыльләнә. Крестьян-фермер хуҗалыгы алып баручылар байтак. Совет чорындагы колхозлар урынына җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр, крестьян-фермер хуҗалыклары барлыкка килде. Кырларда шаулап иген өлгерә... Авыллар төзек, матур, өйләр газ белән җылытыла, капка төбе саен машина. Бәхетле гаиләләрдә бәхетле балалар үсә.
Без намуслы хезмәт е белән шәһәр, район үсешенә үз өлешен кертүч егади дә, гали дә халкыбыз белән хаклы рәвештә горурланабыз. Фән өлкәсендә булсынмы ул, сәнәгать, сәламәтлек сагы, авыл хуҗалыгы яисә әдәбият, мәдәният өлкәсе булсынмы, исемнәрен халык йөрәгенә язган шәхесләребезне саный китсәң, “Кызыл таң”ның зур битләре дә җитмәс. Иң-иңнәренең берничәсен генә атап узам. Алар: Гыймад Яһудин (халык комиссары, Башкортстан сәнәгатенә нигез салучыларның берсе) , Марс Әмиров (“Автонормаль” заводының тәүге директоры), Василий Корольков (партиянең шәһәр комитеты секретаре), Анатолий Романов (генерал-полковник), Әсгать Солтанов ( хирург), Мәдхия Әхмәтҗанова (җырчы), Яков Ухсай, Константин Иванов (Чувашиянең халык шагыйрьләре, классик язучылар), Фатих Кәрим (патриот-шагыйрь), аталы-уллы врачлар Яков һәм Александр Соколовлар, Кев Салихов (галим-физик, профессор), Владимир Овчинников (күренекле пианист), Нур Даутов (композитор), Ирек Маннанов ( күренекле спортчы-чаңгычы) һәм башкалар, һәм башкалар.
Районыбызның юбилей көннәре тагын бер тарихи вакыйга белән тап килде. Сугыш һәм хезмәт ветераны, бар гомерен урманчылык эшенә багышлаган, миллионнан артык агач утырткан, Бәләбәй шәһәренең почетлы гражданины Якуп Юныс улы Әюповка 1 сентябрьдә 100 яшь тулды! Ул туганнарыннан, якыннарыннан, район, шәһәр, республика, Русия җитәкчелегеннән бик күп котлаулар алды.
Тормыш тормыш инде ул, барсы да ал да гөл генә булып тормый. Табышлар, шатлык-сөенечләр булган шикелле, югалтулар да, көенечләр, проблемалар да булып кына тора. Әмма аңа карап, туган җиргә, туып үскән төбәкә булган чиксез сөю хисе сүнми дә, сүрелми дә.
Чит җирләргә барсаң, аның матурлыгына, табигатенең хозурлыгына сокланып туймыйсың, әмма барыбер туган җиреңне сагыну хисе йөрәгеңне парә-парә китерә , тизрәк кайтырга ашкынасың, туган җиреңнән дә матуррак, кадерлерәк җирнең булмавына янә һәм янә инанасың. Язмышыбызда язылганча, монда тудык, монда үстек, монда гомер итәбез.
Нурлары уйный да йөземдә,
Бар җаным ук китә яктырып.
Кайда да бер кояш, шулай да
Шуңа да каеннар, былбыллар,
Туган як җырлары моңлырак.
Кайда да бер кояш дип әйтү
Йөрәккә бер рәхәт ялган ул.
Безнеке иң көләч, бар нурны
Әнкәем күңеленнән алган ул.