Барлык яңалыклар
Общие статьи
26 октябрь 2020, 16:30

Алар өчен сугыш тәмамланды

Бөек рус полководецы А.В.Суворов: «Иң соңгы солдат тиешенчә җирләнмичә, ил өчен сугыш тәмам була алмый», – дип үз заманына һәм, шулай ук, киләчәк буыннарга да васыять калдырган

Җир шарында миллионнарча локаль һәм бөтендөнья сугышларында башын салган күпме яугир язмышы билгеле түгел. Бөек Ватан сугышы корбаннары турында да моңача төгәл мәгълүмат юк дияргә була. Күп санлы эзәрмән отрядлары бу тигезсезлекне кыскарту өчен сугыш барган кыйблаларда армый-талмый эшләр алып бара, көн саен диярлек яңадан-яңа табышларга тап була һәм бүгенгәчә билгесез ил сакчысының хәрби язмышын ачыклый.
Үткән гасырның яртысына кадәр безнең Тузлыкуш авыл Советы территориясендә 12 авыл исәпләнгән (бүгенге көндә – 8). 1939-1945 елларда алардан 933 кеше хәрби хезмәткә алынган. Шул исәптән, сугыш тәмугъларын үтеп, мең төрле михнәтләр күреп, 435 якташыбыз туган ягына исән-сау кайту бәхетенә ирешкән. Аларның күпчелеге төрле группа инвалиды иде. Ә 478 авылдаш төрле фронтларда геройларча һәлак булып, туган авылларына меңнәрчә чакрым ара җирләрдә мәңгелеккә ятып калган. Алар арасыннан 192 якташ хәбәрсез югалган дип исәпләнә иде. Әйтергә кирәк, бу саннар да төгәл түгел, чөнки ел саен бу исемлеккә теркәлмәгән яугирларның исемнәре ачыклана. 2016 елда хәбәрсез югалган дип саналган Җиһангиров Әмирҗан Җиһангир улының сөлдәләрен эзәрмәннәр Тверь өлкәсенең Мончалов урманнарында таптылар. Аның гәүдәсе белән бер кабердә 30 сугышчы ашык-пошык күмелгән булып чыга. Исмәгыйль авылы егете, якташыбызның инде таркалып беткән гимнастеркасы кесәсендә 73 ел яткан медальонында аның үз кулы белән тар гына кәгазь төргәгенә язылган мәгълүмат табыла. Шул ук елның 22 июнь көнендә аны һәм тагын 1220 яугирнең сөякләрен хәрби батырлыгы белән бигрәк тә соңгы елларда дан казанган Ржев шәһәренең туганнар каберлегенә күчереп җирләгәннәр. Ә шушы көннәрдә генә Тузлыкушта Бөек Ватан сугышы корбаны Әмирҗанов Әнвәр Сабирҗан улы туган туфрагына кайтарып җирләнде. Ул да шул ук Тверь өлкәсенә Калинин (Тверь) – Тарток-Ржев шәһәрләре арасында урнашкан Бельково-Глебово авыллары өчен барган каты бәрелештә батырларча һәлак булган һәм снаряд шартлавыннан күтәрелгән туфрак астында калган. Аның ярты гәүдәсен шулай Җир-ана үз куенына алган. Бу урынны Глебово авылында яшәүче 92 яшьлек Мария Ивановна Зверева эзәрмәннәргә күрсәтә. 1942 елның афәтле көннәрендә үсмер генә булган Мария куе урман эчендәге 4 имән янындагы 3 чокырны, аларда бик күп сугышчы ятканлыгын хәтерендә нык саклый. Сугыштан соңгы елларда ул берничә тапкыр шул чокырларда күмелгән совет солдатлары турында урындагы власть органнарына хәбәр итеп карый, ләкин, ни сәбәпледер, аның мөрәҗәгатенә игътибар итүче булмый. Ниһаять, быел «Патриот» эзәрмәннәр отряды ул чокырларда 270 сугышчының сөякләрен таба. Аларның бик сирәкләренең генә медальоны сакланган. Калганнары һаман да хәбәрсез югалган булып кала. Якташыбызның медальонындагы кәгазь кисәгендәге язу укырга ярарлык булып чыга. Шулай итеп, 78(!) елдан соң безнең авылдашыбызның хәрби язмышы ачыклана. Әйтергә кирәк, аның исеме Башкортстан рәсми чыганакларында юк. Ул сугыш алды елларында Ерак Көнчыгышта Кызыл Армия сафларында хезмәт итеп, шуннан үз часте белән Көнбатыш фронтына озатылган булып чыкты.
«Патриот» отряды җитәкчесе урынбасары, тумышы белән Бүздәк районы егете Айрат Хәлимов безнең авыл хакимияте белән элемтәгә кереп, авылдашыбызның туганнарын эзләү һәм аның сөякләрен туган туфрагына кайтарып, мөселман гореф-гадәтләре буенча җирләү турында уртак фикергә киленде. Эзләнүләр нәтиҗәсендә мәрхүмнең туганнары безнең шәһәр һәм районда гына түгел, Магнитогорск, Уфа, Чакмагыш, Октябрьск, Раевка, Туймазы районыннан Кәлшәле, Николаевка авылларында яшәгәннәре билгеле булды. Ә авылдашларыбыз Тәслимә Вәлиева һәм аның сеңлесе Нәзилә Усманова Әнвәр Сабирҗан улы һәм аның әнисе Миңневафа апаны хәтерләрендә саклыйлар икән.
Тәслимә апа Әнвәр белән бер чорда үскән. Алар бер урамда бер-берсенә якын гына яшәгәннәр. Әнвәрнең чын фамилиясе дә Сабирҗанов түгел, ә Әмирҗанов икәнен дә алар әйттеләр. «Әнвәр озын буйлы, киң җилкәле, таза, көчле, чибәр егет иде. (Бертуганы элекке укытучы Зәйтүнәнең кызы Венера Магнитогорскидан алып кайткан абыйсының фотосы да моны раслый. Ул Ерак Көнчыгышта хезмәт иткәндә хәрби киемдә фотога төшкән булган.) Өйләнмәгән иде. Инде хәрби хезмәт тәмамлануга әз генә вакыт калганда, Бөек Ватан сугышы башлангач, ул сугышка кереп китә. Хатлары турында белмим. Әмма әнисе Миңневафа апага улының хәбәрсез югалуы турында извещение килгәч, ул озак еллар "улым исән, ул югалган гына" дип ышанып, үзен юатып йөргәне хәтердә», – дип искә ала Тәслимә апа. Нәзилә дә ул авыр елларда Миңневафа оныклары белән уйнап үскән елларын хәтерли. Алар Кәлшәледән әбиләре янына килгәннәр. Күршедә генә яшәгән Фәһимә апа да Миневафа апаны да, аның кызы вафат булып, балалары ятим калгач, Тузлыкушта яшәүләрен яхшы хәтерли. Әниләре авыру сәбәпле, алар үтә дә ярлы, хәерче хәленә төшкән, хуҗалыкларында барлыгы бер тавык кына калган. Оныкларын Миңневафа апа үз куенына сыендырып үстергән, мәктәптә укыткан. Ялгызы бик авырлык белән сыер асраган. «Шул сыер безне ачтан үлүдән саклап калды», – дип искә ала әбинең оныгы Мирхәт.
10 октябрьдә Тузлыкуш авыл Советы бинасы янына төрле төбәкләрдән бихисап күп кунаклар җыелды. Авыл халкы да битараф калмады бу көнгә. Авылдашыбызның сөякләре салынган һәм матур итеп бизәлгән табутны кунаклар һәм авыл егетләре зиратка кадәр күтәреп алып бардылар. Зират капкасы янында бу чарада катнашучыларны Бәләбәй һәм Ярмәкәй районара хәрби комиссариатының яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү эшләре бүлеге җитәкчесе Сергей Федоров каршы алды.Ул җитәкләгән клубның махсус киемендә дүрт яшь егет автоматлар тотып почетлы каравылга бастылар.
Кайгы да, шатлык та бергә туры килде бу көндә. Митингта чыгыш ясаучылар – Сергей Федоров, авыл хакимияте башлыгы Л. М. Харисова, район Советы рәисе С. А. Лущиц, мәрхүмнең Зәйтүнә апасының Магнитогорскидан кайткан кызы Венера Гарифуллина, Бәләбәй районының шәрәфле гражданины, шагыйрь Камил Фазлый һ.б. бүгенге бу вакыйганың ифрат та зур әһәмияткә ия булуына басым ясадылар. Туган ил үз батырларын онытмый. Беркем дә, бернәрсә дә онытылырга тиеш түгел. Кайчан булса да бүген билгесез дип саналган вакыйгалар, әлегә ачыкланмаган солдат язмышлары турында тарихи дөреслек, тулысынча аякка бастырылыр. Эзтабарлар бу юнәлештә бәяләп бетергесез әһәмиятле эш башкаралар. Аларга авылдашлар, Әнвәрнең туганнары – барысы да чын күңелдән рәхмәт белдерделәр. Авыл хакимияте һәм ветераннар исеменнән «Пионер» отряды әгъзаларына рәхмәт хатлары тапшырылды. Аларның әле башкарасы эшләре, эзләнү-табышлары исәп-хисапсыз. Шул ук Әнвәрнең бертуган абыйлары Миргасим һәм Сәлимҗан да кайчан да булса табылыр әле, дип өметләнәбез. «Пионер» отряды гына да ун көн эчендә 297 сугышчының сөлдәләрен тапкан. Айрат Хәлимов бу юлы тагы ике хәбәрсез югалган якташларыбызның табылган документларын алып кайткан. Аларның берсе – Харитонов Федор Николаевич – Приютоводан киткән булган. Икенчесе – Шакиров Закир Шакир улыТүбән Кыйгыдан. Федор Николаевичның кызы Мария әлеге көндә дә Приютовода яши икән. Инвалид булуына карамастан, ул да иртүк Тузлыкушка килеп, әтисенең документлары тупланган планшетны зур дулкынлану белән кулына алды. Әтисенең соңгы алышы турында эзтабар Айратның сөйләгәннәрен күз яшьләренә буылып тыңлады, Айратка һәм аның иптәшләренә кат-кат рәхмәтләрен белдерде.
Айрат Фәвис улын килеп җитү белән аны мәрхүмнең туганнары уратып алды. Һәркайсы үз соравына җавап алырга теләде. Ул һәр сорауга җентекләп җавап кайтарды, әйтерсең дә үзе шул яуларның эчендә кайнаган! Әнвәр Сабирҗан улын җирләгән вакытта аңа иптәшләре тагын да дүрт сугышчының сөлдәләрен табулары турында хәбәр иттеләр. Якшәмбе көнне шул ук районда тагын 14 солдат табылган, сакланган 1 медальон экспертизага җибәрелгән.
Зираттан кайткач, кунаклар төшке ашка чакырылды. Сөйләшеп сүзләр бетмәле түгел иде. Монда җыелган һәр кешенең изге теләге бер иде: башкача беркайчан да мондый афәтләр кабатланмасын, киләчәк буыннар Туган илен яратып, тарихын өйрәнеп үссен, Ватанын күз карасыдай сакласын һәм якларга әзер булсын иде.
Бу чараны әзерләүдә район һәм шәһәр хакимиятләре дә зур ярдәм күрсәтте. Авылдашлар һәм кунаклар исеменнән район хакимиятенә, Тузлыкуш авыл хакимияте башлыгы Харисова Ләлә Мөбәрәк кызына бу чараны зур оешканлык белән үткәрүләре өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәсем килә. Ә инде Еркәев Нур Хәмдетдин улына аерым рәхмәтебезне җиткерәбез. Аның катнашлыгыннан башка бездә мондый чаралар үткәне юк. Җыелган авылдашлар, кунаклар бу чарадан зур канәгатьлек тойгысы белән таралыштылар.
Рима Исхакова,
Тузлыкуш авылы Ветераннар советы рәисе, тарих-крайны өйрәнү музее җитәкчесе.
Читайте нас: