Барлык яңалыклар
Общие статьи
27 октябрь 2020, 13:35

Подполковник Насыйров

Ирек авылы биргән шәхесләр арасына Рәмис Әхнәф улын да кертер идем. Чөнки аның турында мавыктыргыч итеп китап язып була

Рәмис Әхнәф улы Насыйров 1968 елның 27 сентябрендә Бәләбәй районының Ирек авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Бала чагы бүтән малайларныкыннан әллә ни аерылып тормый – чана-чаңгысында шуа, велосипедта җилдерә, мал караша, бакчада эшли, киерелеп печәнен чаба, тирләп-пешеп утын яра, колач җәеп Өсән елгасында йөзә...
Рәмис Тузлыкуш урта мәктәбенең сигез сыйныфын тәмамлагач, ике дә уйлап тормыйча, Уфа елга училищесына укырга керә. Монда ул яраткан һөнәрен үзләштереп кенә калмый, ә ныклап спорт белән дә шөгыльләнә башлый.
Кулына диплом алгач, Рәмис Әхнәф улы бер ел Лена елгасында сухогрузда өченче штурман булып хезмәт итә. Егетне 1987 елның көзендә хәрби хезмәткә чакыралар. Ул башта Казахстанга эләгә, аннан Рәмисне Монголия Халык Республикасына күчерәләр.
Армиядән кайткач, егет укуын дәвам итәргә карар кыла һәм Новосибирск шәһәрендәге Су транспорты академиясенә документларын тапшыра. Бу мәртәбәле уку йортының беренче курсын тәмамлагач, ул читтән торып уку бүлегенә күчә.
Үткән гасырның туксанынчы елларында елга транспорты тармагы да бик зур авырлыклар кичерә. Шуңа да Рәмис Әхнәф улы 1993 елны Уфага кайта. Дзюдо һәм бокс буенча спорт мастерына кандидат Насыйровны ОМОНга эшкә чакыралар. Монда ул ике ел ярым хәрби әзерлек буенча инспектор булып хезмәт итә.
Рәмис Әхнәф улын Казаннан командировкага килгән подполковник Ногманов күреп кала һәм үзләренә эшкә чакыра. Ул Татарстан спецназында взвод командиры булып хезмәт итә башлый. Уңган егетне данлыклы “Барс” командиры урынбасары итеп үрләтәләр, аннан, үзе дә җиде ел аның командиры булып хезмәт итә.
Подполковник Насыйров Ак йортны штурмлауда катнаша. Чечняда 13 тапкыр командировкада була. Дагыстанның Чабанмахи һәм Каранмахи авылларын Хоттаб-Басаев бандаларыннан азат итүдә, Комсомольск поселогында подполковник Жуковны боевиклардан пленнан коткару операцияләрендә катнаша. Ике тапкыр контузия ала.
Әхмәт һәм Рамзан Кадыровлар белән күп тапкырлар очраша.
Рәмис Әхнәф улының спортта да уңышлары горурланырлык. Ул хәтта 1997 елны Русия спецназчылары арасында кул сугышы буенча өченче урынны яулый.
Рәмис Әхнәф улы краплы берет һәм Макаров пистолеты белән бүләкләнә. (Коралны Русия Федерациясе Юстиция министры Юрий Чайка үзе тапшыра).
Спецназ подполковнигы Насыйровның күкрәген Батырлык ордены һәм унбер медаль бизи. Аларның һәркайсы – шушы кыю егет кылган батырлыкларның шаһиты.
Бүгенге көндә Рәмис Әхнәф улы Насыйров Казан шәһәрендәге “ГРИЦ” җәмгыятендә иминлек хезмәтен җитәкли. Ул, шулай ук, бәхетле гаилә башлыгы һәм өч бала әтисе дә әле.
Рәмис Насыйров туган авылы Ирекне дә онытмый. Вакыт тапкан саен әнисенең хәлен белергә кайтып йөри.
Габдулла Вафин.
Читайте нас: