Халкыбызда борын-борын заманнардан ук күршеләрне зурлаганнар һәм бик нык хөрмәт иткәннәр. Яңа нигез корырга теләүчеләр дә иң башта булачак күршеләренең кем һәм нинди булуы белән кызыксынганнар. Чөнки, яхшы күршенең туганга караганда да кадерлерәк булуын алар бик яхшы аңлаганнар.
Гаиләбез белән шәһәргә күчүебезгә өченче ел китте инде. Без туган нигезгә караганда да күршеләрез – Риф абый белән Сәлимә апаны юксынабыз, форсат чыккан саен кайтып хәлләрен беләбез. Түбәндәге язмам да алар турында булачак.
Гаилә башлыгы Риф Мөбәрәкша улы Җиһаншин фани дөньяга 1939 елның 17 гыйнварында килгән. Гаиләдә иң өлкән бала булганга, аңа тормыш арбасын өлкәннәр белән бергә тартырга туры килә. Җиде сыйныфны тәмамлагач, колхозда үгез җигеп салам ташый, аннан моторист булып эшкә урнаша. Ә 1958 елның август аенда аны хәрби хезмәткә чакыралар. Рядовой Җиһаншин Германиянең Хантесвагер шәһәренә артиллерия гаскәрләренә эләгә. Башкортстаннан килүчеләрне шофер һәнәренә өйрәтәләр. Алар арасында, әлбәттә, минем күршем дә була. Кулына машина йөртергә таныклык алгач, ул хезмәтенең ахырына кадәр руль артында була – 12 тәгәрмәчле ЗиС-151 машинасында гаубица йөртә. Өенә дүрт ел хезмәт итеп 1962 елның мартында гына кайта.
Ул заманнарда солдат, әлегедән аермалы буларак, бик хөрмәтле кеше була. Шуңа да армиядән кайтучыны бик теләп кунактан кунакка йөрткәннәр. Менә, кичәге солдат Риф Җиһаншинны да туганнары күрше Ташкичү авылына үзләренә чакырганнар. Шунда Рифкә Факия апасы авылларында Сәлимә исемле бер бик шәп кыз булуы турында сөйли. Ут-сулар кичкән солдат егет кич клубка чыга ...һәм үлеп-үлеп мәдәният учагы мөдире Сәлимә Нуретдин кызына гашыйк була. Риф абый шул заманнарда ук ут булгандыр инде, чөнки Сәлимәсен тәки үзенә караттыра. Егет көн дә кич, колхоз эшеннән соң салкын буранда да, зәмһәрир суыкларда да, койма яңгырларда да сөйгәне янына Ташкичүгә менә, аннан төн караңгылыгын ерып, кире кайта, 2-3 сәгать йоклаганнан соң эшенә китә.
Бер-берсеннән башка яши алмаган яшьләр 1963 елны гаилә корып бергә тормыш көтә башлыйлар.1964 елны кызлары Фәйрүзә, 1965 елны уллары Альмир, ә 1973 елны төпчекләре Ильмир дөньяга килә.
Риф Мөбәрәкша улы гомерен шофер һөнәренә багышлый. Ул нинди генә машиналарда эшләми – ГАЗ 41, ГАЗ 51, Урал, ЗиС 375, Газ 69, Уаз 469... дисеңме. Еш кына иртәнге өч-дүртләрдә юлга чыгып китә, ә өенә төнлә генә кайтып керә. Уфаны көненә икешәр ураган чаклары да була аның. Шофер эше шундый бит ул – ватылып, машина астында да байтак гомере үтә.
Әмма Риф Мөбәрәкша улы теләсә-нинди машинага да җан кертә торган була. Шулай берчак колхоз рәисе Айрат Фазлетдиновны ашыгыч рәвештә Бәләбәйгә чакыртканнар. Шоферы: «Тормоз тотмый», – дип юлга чыгудан баш тарта. Шулчак Риф Мөбәрәкша улы иптәшләреннән 1 тиен сорап ала да, машина астына кереп китеп, бакыр акча ярдәмендә тормоз сыекчасының аккан урынын ныгытып чыга. Шуңа да аны иң ерак һәм иң катлаулы рейсларга җибәрә торган булалар.
Сәлимә Нуретдин кызы Мәтәбашка күчкәч,башта колхозда, аннан 26 ел ярым Мәтәүбаш авылы хастаханәсендә эшли.
Риф белән Сәлимә Җиһаншиннар үз гомерләрендә ике өй салып керәләр. Җитмәсә, шуңа өстәп, балаларына да йортлар салышалар әле.
Риф Мөбәрәкша улы 43 ел шофер булып эшли. Әле дә ул, 81 яшендә булуына карамастан, һаман руль артында. Сезне Мәтәүбаш-Бәләбәй юлында берәрсе Шумахер кебек выжлатып узып китсә – бу Риф абзагыз булыр инде.
Риф абый гадел, дөреслек ярата, турысын йөзгә бәреп әйтергә дә күп сорамый. Шуңа да авыл түрәләре аны яратып бармый. Риф абыйның кулыннан килмәгән эше юк. Машина төзәтүне әйткән дә юк, ул башка һөнәрләргә дә бик маһир. Чутлый китсәң, алар җитмеш төрдән дә артып китәләрдер әле.
Риф абый батыр һәм ышанычлы. Мин аның белән уйлап та тормый теләсә кайчан теләсә кая разведкага китә алам.
Риф һәм Сәлимә Җиһаншиннар гаиләсендә мәхәббәт хөкем сөрә. Аларның, яшь чакларындагы кебек бер-берсен һаман яратулары әллә каян сизелә. Риф абый: “Сәлимә”, Сәлимә апа: “Риф”, – дип кенә тора.
Риф абыйның 9 оныгы, 16 туруны бар. Алары да картинәләре белән карәтиләре мәхәббәтенә төренеп үсә.
Бу парга карап сокланып туя алмысың. Өйләрендә дә, каралты-кураларында да искиткеч тәртип, бакчалары да каралган, ихата тутырып кош-кортлары да йөгереп йөри.
Шундый шәп күршеләребез булганга сөенеп бетә алмыйбыз.Киләчәктә дә ходай аларга озын гомер һәм корычтай сәламәтлек бирсен.