Беренче тапкыр Тузлыкуш урта мәктәбендә укыткан чагымда танышкан идем. Район хакимиятеннән тикшерергә бик таләпчән вәкил төшә дигән хәбәр ишеткәч тә, безнең педагогик коллектив кырмыска өередәй дәррәү килеп уку-укыту кабинетларын норматив таләпләренә китерергә кереште. Чынлап та, Илдус Фәрит улы мәктәп тормышын энәсеннән җебенә тиклем яхшы белә икән. Уңай якларны күрде, кимчелекләрне күзгә бәреп әйтте, фәһемле киңәшләрен бирде. Эшкә җаны-тәне белән бирелгән фанатик икәнлеген күрдем ул чакта. Икенче тапкыр Бәләбәй шәһәренең “Урал батыр” милли-мәдәни үзәге кабат таныштырды безне. Урындагы үзешмәкәрләр концертын карап утырган чак. Менә сәхнәдә күңел кылларын тирбәтеп, хисләрне ургылдырып, җанга ятышлы ягымлы моң яңгырады. Бу йомшак бәрхет тавыштан сискәнеп киттем. Иң шәп җырчыга бүләк итәрмен дип чәчкә букеты сайлаган идем, шуны күтәреп, үзем дә сизмәстән, сәхнәгә менеп киткәнмен. Баксам, күңел яулаган соклангыч җырчым Илдус Фәрит улы үзе икән лә! Шушы тиклем чибәр егет, сандугач моңлы була торып, нишләп артист булып китмәде икән дигән сорау туган иде шулчак башымда.
Итекче итекчене ерактан таный дигәндәй, безнең арада шул көннән иҗади дуслык башланды, чөнки Илдус Фәрит улы былбыл тавышлы җырчы булу өстенә сәләтле композитор да икән. Башка авторлар белән беррәттән минем дә дистәгә якын шигырьләремә соклангыч җырлар иҗат итте ул.
Ә тумышы белән Илдус Фәрит улы Разетдинов Кушнаренко районыннан. 1950 елның 1 ноябрендә бөдрә талларга төренеп бормаланып аккан Шырлык белән Печмән елгалары арасында урнашкан Иске Тукмаклы авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килгән ул. Сабый чагында әтисе бригадир Фәрит Абдулфазыйл улының тарантас башына утырып Ильич колхозы басуларын гизеп йөри, игенченең мактаулы һәм авыр хезмәтен күреп үсә. Моңлы тавышлы әтисе дөньяны, авырлыгына карамый, җырлап көтә, күңеленә хуш килгән һәрнәрсәне көйгә сала, әтисенә кушылып Илдус та җырлый.
94 яшен тутырып бакыйлыкка күчкән әнисе Газимә Хаматыръял кызы заманында яланда урак ура, иген игә, авылның аш-су остасы була. Шуңа да колхозга югарыдан җитәкчеләр, сәнгать осталары кебек олы кунаклар килеп төшсә, рәис һич икеләнүсез аларны туп-туры Фәрит абыйның өенә әйди, чөнки биредә килгән кешене һәрчак ачык йөз, мул табын белән каршы алалар, мунча ягып кертеп, ял иттереп, кундырып чыгаралар. Еш кына кунаклар өйнең күрке-җырчы сандугачы кечкенә Илдусны алкышлап җырлаталар, барысы да күрсен өчен гел генә үзен урындыкка бастыралар.
– Минем беренче кечкенә сәхнәм урындык булды, – дип искә ала Илдус Фәрит улы елмаеп. – Хәтеремдә, – ди ул, – берчак бездә җырчылар Филюс Гәрәев белән Илфак Смаков абыйлар концертларыннан соң куна калдылар. Табын артында утырып җырлап күңел ачкач, Филюс Гәрәев: – Илдус, яле син дә идән уртасына басып җырла, – диде.
– Ә минем үз сәхнәм бар, – ди Илдус һәм урындыкка басып әлеге артистлар җырлаган “Юллар, юллар”, “Яшь наратлар” җырларын җырлап җибәрә.
– Бик моңлы икән тавышың, безнең кебек артист булып тугансың ләбаса, – дип соклана күренекле җырчылар һәм аңа сәнгать юлыннан китәргә фатыйха бирәләр. – Тавышыңны сакла, – дип кисәтәләр, ә иртән йокыдан торгач икәүләшеп төрле тавышка тавыш гимнастикасы ясыйлар.
Альфред белән Альберт абыйлары да энеләрен музыкага әйдәп торалар. Олы абыйсы аңа гармун алып бирә. Күрекләрен тартып көй чыгарырга өйрәнгәч, соңрак Альберт абыйсы үзенә баян бүләк итә.
Гармун телләренә кушылып җырлап шулай итеп Илдус тора-бара гармунчы егеткә әйләнә, кечкенә сәхнә-урындыктан күтәрелеп олы сәхнәләр яулый. Иске Тукмаклы урта мәктәбендә дә, авыл, район сәхнәләрендә дә сәләтле җырчы, гармунчы буларак танылу ала, ә 1968 елда мәктәпне алтын медальгә тәмамлый. Хәреф танырга өйрәткән башлангыч класс укытучысы Мәхмүдә апасына, класс җитәкчесе Сылу Мәсәлим кызына, җыр укытучысы Розалия апасына аеруча олы рәхмәтле ул. Совет Армиясе сафларында да сержант Разетдинов үзе хезмәт иткән частьта җыр-биюгә маһирлык күрсәтә, һәркайда башлап җырлаучы була.
Әмма, бармам дигән җиргә барырсың, уйламаган җирдә калырсың дигәндәй, армиядән кайткан егетне тормыш көтелмәгән сукмактан алып китә. Ул Дәүләкән районының Күрьятмас мәктәбендә физика фәнен укыта башлый. Укучылар белән кызыклы фәнни түгәрәкләр оештыра, концертлар, спектакльләр әзерли. Сәләтле, булдыклы егетне район үзәгендә дә тиз күреп алалар һәм 1975 елда райком комсомолына оештыру бүлеге инструкторы итеп тәгаенлиләр. Җыеп әйткәндә, партия һәм комсомол кайда кушса, Илдус Фәрит улы шунда җигелеп эшли. Киновидео челтәре директоры да була ул, мәдәният бүлеге җитәкчесе дә, райсовет башкарма комитеты рәисе урынбасары да, мәдәният идарәсе, кино һәм спорт җитәкчесе дә. Берүк вакытта читтән торып Башкорт дәүләт университетында укып, география буенча белгечлеккә диплом эшен уңышлы яклый.
21 гасыр башыннан Илдус Фәрит улы Бәләбәй шәһәренә күченеп килә.
– Илһамлы кеше “Илһам чишмәләре”ннән көч-дәрт алып яшәргә тиеш, – дип аңлата ул бу адымын, ел саен биредә үткәрелгән төбәк-ара шигърият фестивален күз уңында тотып. Чынлап та, ул оештырган җыр коллективлары бу гүзәл чараны музыкаль яктан бик уңышлы бизәп килә. Бәләбәйдә ул төрле җаваплы вазыйфаларны гадәтенчә эшкә бирелеп, җиренә җиткереп башкара, халык алдында зур абруй казана. Шәһәр һәм район хакимияте башлыгы урынбасары да, шәһәр советының бүлек җитәкчесе дә була ул. Балигъ булмаганнар белән дә шәһәр һәм район күләмендә колачлы тәрбияви эш алып бара.
Шулай да, тумыштан бирелгән җыр сәләте, иҗади эзләнүләр күңелен һәрчак мәдәниятка әйдәп тора. Юкка гына “кан тартмаса, җан тарта” димиләр шул. Илдус Фәрит улының каны да, җаны да мәдәнияттан, сәнгатьтән аерылгысыз. Ул 2016 елдан бирле шәһәр һәм районыбызның “Урал батыр” милли-мәдәни үзәгендә директор урынбасары йөген тарта. Тынгысыз иҗади шәхес буларак бик күп мәдәни һәм әдәби чаралар оештыра. Биредә 4 милли иҗат коллективы төрле репертуарлар белән әледән әле тамашачы алдында чыгыш ясый: чуваш фольклор ансамбле “Илем” (җитәкчесе Нина Никитина), татар фольклор ансамбле “Балкыш” (Гөлсинә Вәлиева), татар җыры ирләр ансамбле “Бәләбәй егетләре” (Илдус Разетдинов), башкорт инструменталь ансамбле “Бәйрәм” (Анжела Әүбәкерова), “Бәләбәй энҗеләре” башкорт фольклор ансамбле (Миңзифа Вилданова), “Җырчы йөрәкләр” рус вокаль коллективы (Эдуард Егоров) һ.б.
– Планнар зур, – ди Илдус Фәрит улы. – Яңа җыр, уен коллективлары оештырырга тырышабыз. Әйтик, оста баянчыбыз Альберт Насыров
җитәкчелегендә “Көмеш телләр” гармунчылар төркеме барлыкка килде. “Халкым хазинәсе”, “Сильвия балкышы”, “Без-славяннар”, “Йәншишмә” дигән милли коллективлар оештыру өстендә дә эш алып барабыз. Балалар һәм үсмерләр өчен дә фольклор һәм инструменталь ансамбльләребез бар һәм бик уңышлы эшлиләр. Башкалабыз артистлары, иҗат кешеләре белән кызыклы очрашулар булып тора, авыл мәдәният йортларына кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтәбез, юнәлеш-киңәшләребезне бирәбез, – ди ул.
Хезмәт казанышлары өчен Илдус Фәрит улы төрле ведомство һәм министрлыкларның бик күп мактау грамоталары белән бүләкләнә. Ул РФ мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышы өчен” билгесе, “Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исемнәргә лаек була, “Башкортстанга 100 ел” юбилей медале белән дә бүләкләнә.
Әйе, әле генә ул “Илһам чишмәләре” шигърият фестиваленың уртасында кайный, хор белән дирижерлык итә, сәхнәдә менә дигән вокалист, дуэт башкаручысы, теге яки бу чараны оештыручы, киңәшче.
Эштән буш вакытларында кулына каләм алып күңелендә туган көйләргә җыр текстларын да яза. Иң мөһиме, аның күңел моңы, җанга ятышлы шифалы тавышы тамашачыны арбый, гүзәл сәнгать дөньясына алып керә, рухи сафлык бирә.
– Алма агачыннан ерак төшми диләр. Сез сайлаган сәнгать юлын гаиләгездә сайлаучылар бармы? – дип сорыйм аннан.
– Рөстәм белән Илшат улларым вахтачылар. Кече улым Руслан Ишембайда “Башкирэнерго”да баш инженер. Өйләнгән. Ул һәм кыз үстерә. Оныгым Богдан җырга хирыс, ә оныкам Милана биергә ярата. Икесе дә дәррәү артист булабыз диләр.
– Иҗат куәсен кайдан аласыз? – дигән соравыма композитор болай җавап кайтарды:
– Иҗат кешесе нечкә күңелле була бит ул. Матурлыкка хәйран кала,
шул халәтен җыр, хис, моң аша тамашачыга җиткерә: чутылдап кошлар сайравын, сызылып таң атуын, табигать мизгелләрен, ачык йөзле, изгелекле кешеләрнең соклангыч күңел капкаларын... Шулардан илһам алам һәм, әлбәттә, яраткан тормыш иптәшем, тәмле ашлары белән дә, сөекле карашы белән дә җылытучы Миләүшәмнән-Миләүшә гөлемнән. Гәзит аша 60 яшьлек гомер бәйрәме белән ихлас котлыйм үзен.
Без дә Сезнең изге теләкләргә кушылабыз. Үз чиратыбызда Сезне дә, хөрмәтле Илдус Фәрит улы, барлык тамашачыларыгыз исеменнән 70 яшьлек күркәм юбилеегыз белән кайнар котлап, җыр сөючеләргә яңадан яңа моңлы җырлар иҗат итүегезне, тамаша залын шыплап тутырырдай кызыклы кичәләр оештыруыгызны теләп калабыз. Ходай Сезгә ныклы сәламәтлек бирсен, бәхет кошыгыз яңадан яңа уңышлар һәм өеп-өеп бәхет китерсен!
РФ һәм БР Язучылар берлеге әгъзасы.