Барлык яңалыклар
Общие статьи
5 ноябрь 2020, 20:10

Динебез югалмасын

Аксаково һәм Надеждино халкының чираттагы авыл җыенында дини һәм мәдәни традицияләрне югалтмау, аларны торгызу төп мәсьәлә итеп куелды

Китапханәнең уку залында җыелган мөселманнар – яшьләр дә, урта яшьтәгеләр һәм аксакаллар да – барысы , бертавыштан, үзебезнең иң яхшы дини һәм мәдәни традицияләребезне торгызу – чит юнәлешләр коткысына бирелмәүгә илтүе турында сөйләделәр.
Җыелыш бик җанлы үтте. Президиумга сайланган Бәләбәй шәһәренең Тарихи мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Галиев һәм район мөхтәсибәте әгъзасы Нурмөхәммәт Нури улы Хөсәенов җыелыш барышында халыкка аларны кызыксындырган күп кенә сораулар буенча мәгълүмат та биреп өлгерделәр.
Чыннан да, халыкның өчтән берен мөселманнар тәшкил итә торган җирлектә нәтиҗәле дини оешма булдыру турындагы мәсьәлә күптәннән туды; кайчандыр – 15 ел элек бу юнәлештә эшләргә чакырулар да яңгырады, әмма бүгенге көнгә тиклем бернинди конкрет нәрсә дә эшләнелмәде. Җыенда катнашучы иң өлкән кеше – 92 яшьлек Мәҗит ага Гатиятуллин бу башлангычка фатиха биреп, инициаторларга рәхмәт әйтте һәм уңышлар теләде. Әйткәндәй, Мәҗит ага Совет заманында, атеизм чәчкә аткан чорда да, биш вакыт намазын калдырмаган кеше.
Илдар хәзрәт катнашучылар игътибарын мөселман гореф-гадәтләренең төп тәгаенләнеше – үсеп килүче һәм киләчәк буыннарны теләсә нинди авырлыклар алдында да сынмаслык , бернинди вәсвәсәләргә дә бирешмәслек – дәүләтнең кыйммәте булырлык гражданнар итеп тәрбияләү икәнлегенә, алар өчен җаваплылыгына юнәлтте: “Иң мөһиме – торгызылган иң яхшы дини-милли- мәдәни традицияләр белән берләшкән мәхәллә һәртөрлә чит йогынтыларга каршы тору көче булып тора. Киләчәк буыннарда мораль һәм милли-мәдәни кыйммәтләрне югалту куркынычы зонасыннан чыгарга вакыт. Безнең халык гомер-гомергә үзенең күркәм гадәтләре белән дан тота иде. Һәм без аларны тулы күләмдә яңа буыннарга тапшырырга тиеш. Гасырлар буе безнең бабаларыбыз салган сыналган юл бар – һәм без аңа кайтырга тиеш”.
Җирле мөселман оешмасы җитәкчелеге – мәхәллә советы, мәхәллә рәисе Ильяс Мәҗит улы Гатиятуллин, аның урынбасары Фәрит Фәхать улы Низаметдинов һәм башка динебез язмышына битараф булмаган кешеләр эшне җомга намазы өчен вакытлыча урын билгеләү, киләчәктә мәчет төзетү буенча эшне кузгатудан, шулай ук башка кешеләрне, бигрәк тә үсеп килүче яшь буынны, дини агарту мәсьәләсен хәл итүдән башлаячак. Бүгенге көндә бу авыллардан берничә гаилә, бик уңайсыз һәм кыен булуга карамастан, үзләренең балаларын Тарихи мәчеткә дәрескә алып килеп йөртә. Димәк, халыкта ихтыяҗ бар дигән сүз бу.
Көн тәртибендәге башка мәсьәләләр белән бергә җыелышта җәмәгатьчелек Уставы һәм район хакимиятенә, шулай ук Югары Мөфтигә, Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдинга оешманы торгызуда ярдәм күрсәтү үтенече белән мөрәҗәгать итү тезислары кабул ителде. Җыелыштан соң тиешле документлар РФ Үзәк Диния нәзарәтенә җибәрелде һәм яңа мәхәллә анда теркәлү алды.
Рәфис Хәсәнов.
Читайте нас: