Барлык яңалыклар
Общие статьи
19 ноябрь 2020, 16:30

Җырлый Эдуард Егоров

Бик күп еллар элек Бәләбәйгә килгән идем. Пионер мәйданын үтеп барам. Ә анда ниндидер тамаша уздырып яталар. Шулчак сәхнәгә Эдуард Егоров исемле егет чыкты да өздереп татарча җырлап җибәрде һәм мин кая барганымны да онытып туктап калдым

Эдуард Егоров 1981елның 7 апрелендә Башкортстанның Кушнарен районының Кушнарен авылында дөньяга килгән. Малай бәләкәйдән үк бик талантлы була – матур итеп бии, өздереп җырлый, шуңа өстәп музыка коралларында да уйный әле. Шул чактан ук кечкенә Эдуард сәхнә йолдызы булып китә.
Урта мәктәпне уңышлы тәмамлагач, Стәрлетамак мәдәният техникумының баян бүлегенә укырга керә ул. Монда да талантлы егет бүтәннәрдән шактый аерылып тора.
Яшь белгеч кулына диплом алгач, Кушнаренның мәдәният-спорт үзәгендә тавыш операторы-баянчы булып эшли башлый.
Ә 2001 елдан алар язмышларын Бәләбәй шәһәре белән бәйлиләр. Монда ул “Урал Батыр” милли-мәдәни үзәгендә эшли башлый.
Бәләбәй йолдызы Эдуард Егоровның үз тамашачысы бар. Ул аларны әледән-әле сокландырып тора. “Урал Батыр” сандугачы күпкырлы талантлы шәхес. Тамашачыны куандырып татарча, башкортча, урысча, чувашча, һинд һәм итальянча җырлый, өздереп баянда, синтезаторда, фортопьянода уйный, һәм, шуңа өстәп, ул алыштыргысыз тавыш режиссеры да әле.
Эдуард Егоров тормыш иптәше Эльза белән өч бала үстерә. Артемнарына 18, Ариналарына 15, ә кечкенә Эльярларына 8 генә. Олы улы да әтисе сукмагыннан китәргә чамалый, ахры – үзе рэп яза һәм аны укый да әле.
Эдуардның әнисе – “Акчарлак” ансамбле җитәкчесе Резеда ханым Ибатуллина да шәһәребездә билгеле шәхес. Ул да улын мактап туя алмый. “Йомшак күңелле, әни җанлы бала. Җитмәсә, үзенең кулыннан килмәгән бер эше дә юк”, – ди ул. Әйе, аларга караганнан соң талантның нәселдән килүенә тагын бер кат төшенәсең шул. Әнә бит, Резеда ханым шигырьләренә Эдуард язган көйләр сәхнәне яңгырата.
Эдуард Егоров төрле дәрәҗәдәге конкурсларда да бик теләп катнаша. Аның уңышлары да чиксез. Мәсәлән, Башкортстанда үткән “Гөлсәр сандугач” һәм Бөре шәһәрендә үткән “Крещенские морозы” вокал конкурсларында икенче, Бәләбәйдә үткән “Молодые голоса”да беренче урыннарны яулады. Әле, менә, яңа гына үзенең тагын бер уңышы белән тамашачысын куандырды – “Казан сөлгесе” исемле Бөтендөнья татар онлайн конкурсында катнашып икенче урынны алды.
Күпкырлы талантлы егет Эдуард Егоров һаман үсештә. Без киләчәктә аның тагын да биек үрләр яулавына тамчы да шикләнмибез.
Габдулла Вафин.
Читайте нас: