Барлык яңалыклар
Общие статьи
20 ноябрь 2020, 13:20

Ак халатлы фәрештә

Элегрәк, без үскән заманнарда, дөнья йөзендә ике изге һөнәр бар иде. Шуңа да яхшы укучы күпчелек кызлар я табиб, я укытучы булырга хыяллана торганнар иде

Язмам герое Ирина Федоровна Фазлетдинова да кечкенәдән медицинага гашыйк була һәм үзен үскәч шәфкать туташы итеп кенә күз алдына китерә. Тырышып укый, җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Кыз яхшы билгеләренә урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, ике дә уйлап тормыйча, Бәләбәй медицина училищесының акушерлык бүлегенә укырга керә. Монда да ул теорияне практика белән ныгытып бара – кичләрен хастаханәдә санитарка булып эшли, җәйге каникулларын да авырулар арасында үткәрә.
Кулына диплом алган кызны Бәләбәй бала табу йортына акушерка итеп чакыралар. Монда Ирина Фазлетдинова җиң сызганып эшли, пациенткаларның да, хезмәттәшләренең дә абруен казана. Бераздан аны өлкән акушерка итеп үк үрләтәләр. Ә бу бик җаваплы вазыйфа. Ирина Федоровна Бәләбәй бала табу йортында эшләү дәверендә йөзләрчә хатын-кызга ана булу бәхете бүләк итә – сабыйларының кендек әбисе була.
Югары категорияле белгеч 2014 елны Бәләбәй Хатын-кызлар консультациясенә акушерка булып күчә. Ә 2018 елны Ирина Фазлетдинованы шушы мәртәбәле медицина оешмасының өлкән акушеркасы итеп үк үрләтәләр.Монда эшне белеп оештырырга, пациенткаларга югары сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтергә һәм үз белемеңне әледән-әле камилләштереп торырга кирәк. Әмма Ирина Федоровна авырлыклардан курыкмый, һәрчак иң җаваплы эшләрне башкара. Шуңа да ул дистәләгәнчә мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән.
Ак халатлы фәрештә Ирина Фазлетдинова югары категорияле белгеч кенә түгел, ә яхшы хатын да әле. Алар тормыш иптәше Рамил Нәҗми улы Фазлетдинов белән күпләр сокланырлык итеп тормыш көтәләр. Аларның мәхәббәт җимешләре – кызлары Зоя Ямалда яши, психолог булып эшли.
Акушерка булып сабыйларга тормыш бүләк итү – дөнья йөзендәге иң изге һөнәрләрнең берседер ул. Фазлетдинова хөрмәтенә бәхетле аналар хәтта балаларына Ирина исеме кушалар. Ә кайбер Ириналарның, хәтта, хәзер инде үз балалары да бар.
Акушерка Фазлетдинованы шәһәребездә һәм районыбызда беләләр, яраталар, хөрмәт итәләр.Ныкышмалы хезмәтнең җимешен тату олы бәхет бит ул.
Габдулла Вафин.
Читайте нас: