Барлык яңалыклар
Общие статьи
25 ноябрь 2020, 16:35

Гармун уйный авыл агае

Хәерле көн, дуслар! Рәсми булмаса да, бүген Гармунчылар көне икән бит. Аларны кем генә яратмый, ихтирам итми икән?! Яшь чакларда гармун уйнамаган егетне егеткә дә санамый идек ...Аларга рәхмәт йөзеннән шушы шигырьне куям әле. Үзләрен исемләп искә алсак та артык булмас.

***
Башын кырын салып, әй дәртләнеп,
Гармун уйный авыл агае;
Моң агыла, йөрәк актарырлык,
Тыңлап торам басып чак ары.
Уйный онытылып, шундый бирелеп,
Башка берни күрми, сизми ул;
Гармунына йөрәгеннән күчкән
Моңнан башка берни белми ул.
Аның моңы башка, тик үзенчә,
Нәкъ авылча, җанны иркәли;
Гармун тавышы…
шундый сагындырган…
Башка берни, берни кирәкми.
Шундый оста, җиңел итеп уйный,
Гүя гомер гармун уйнаган;
Гүя авыр эштә бармаклары,
Бирчәймәгән, берни булмаган.
…Башын кырын салып, әй сыздырып,
Гармун уйный авыл агае.
Моң тарала, бәгырь актарырлык,
Кузгалалмый торам чак ары.
Зәйфә Салихова.
Читайте нас: