Барлык яңалыклар
Общие статьи
30 ноябрь 2020, 13:45

Илдар хәзрәт

Шәһәребезнең тарихи мәчете имам-хатыйбы белән әнгәмә

– Илдар хәзрәт, үзегезнең тәрҗемәи хәлегез белән таныштырып үтмәссез микән?
– Мин 1974 елның 3 декабрендә Ярмәкәй районының Тарказы авылында дөньяга килгәнмен. Без гаиләдә өч бала үстек. Әтиебез Фаил Зөфәр улы – төзүче, әниебез Алсу Хәмзә кызы шәфкать туташы булып эшләде, сеңлем Лилия укытучы, энем Мөхәммәд компьютер белгече. Мин Тарказы урта мәктәбенең 11нче сыйныфын тәмамлагач, Бәләбәй машина төзүчеләр техникумына укырга кердем. Икенче елны документларымны Югары икътисади-гуманитар университетына тапшырдым. Монда психолог белгечлегенә укыдым.
Хезмәт юлымны Бәләбәй шәһәренең Татар гимназиясендә педагог-психолог булып башладым. Анда үзебезнең татар халкы гореф-гадәтләре, тарихы, динебез белән бик якын таныштым. Алган тәрбия өчен Нурмөхәммәд әфәнде Нури улына, гимназия укытучыларына зур рәхмәтлемен. Аннан Бәләбәй балалар йортында психолог һәм патронат хезмәте җитәкчесе булып эшләдем, җитмештән артык ятим балаларны гаиләләргә урнаштырдык. 2009 елдан бирле Бәләбәй шәһәренең тарихи мәчетендә имам-хатыйп вазифасын башкарам.
Тормыш иптәшем Нурия белән 4 кыз үстерәбез.
– Сез ничек итеп дин юлына кереп киттегез?
– Мин динле гаиләдә үстем. Иман тәрбиясе Ана сөте белән керә диләр. Әнием ягыннан аның бабасы Мөхәммәдшафик Сираҗетдин улы Абдуллин районы Яңа Тирес авылында указной мулла була. Әтинең әнисе – әбием Гильмиҗәүһәр Шәрифулла кызы миңа бәләкәйдән үк догалар өйрәтте. Яшь чагым бүтән замандашларымнан артык нык аерылылып тормаса да, 1999 елдан намаз укый башладым, җомгага йөрдем. Әтием, әнием, апайларым да намазга бастылар, әлхәмделиллаһ. Беренче дин дәресләрен район мөхтәсибе Фәрхәт хәзрәттән алып, 2007 елда Русия ислам университетына укырга кердем. Икенче курста укыганда Бәләбәй аксакаллары Тарихи мәчетне тергезү өчен 2008 елның 15 августында мәхәллә төзегәндә миңа да катнашырга туры килде. Ниһаять, шул елның 12 декабрь көнне, зурлап, Корбан гаете белән, Тарихи мәчет өченче тапкыр ачылды. Районыбызның мөхтәсибе кушуы буенча мин беренче тапкыр вәгазь укыдым.
Ә 2009 елның 19 февралендә җыелышта имам-хатыйп итеп сайландым. 2015 елдан мин, Балалар йортындагы төп эшемнән китеп, тулысынча имам-хатыйп вазифасынын башкарам.
– Бу авыр эшме?
– Җиңел түгел, зур җаваплылык сорый. Әмма авыр да түгел, әгәр бер-береңне аңлашып, бердәм булып эшли торган дин кардәшләрең булса. Кешеләр төрле мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итәләр. Һәрберсен аңлап, ярдәм итәргә кирәк. Җитмәсә, хуҗалык эшләре дә байтак. Аллага мең-мең шөкер, беренче зур эш итеп мәчет идәннәрен җылыттык. Аннан гыйбадәт йортыбызга янкорма төрттек. Җылылык бирү бүлмәсе белән тәһарәтханә төзедек. Безнең Тарихи мәчет бабаларыбызның сакланып калган бердән-бер мирасы.
Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм кодрәте белән 2015 елны тарихи мәдрәсә бинасы халкыбызга кайтты. Аны безнең дәү бабаларыбыз 1893 елда төзегән, 1915 елда 114 шәкерт укыган, 1920 елдан совет мәктәбе, 1930 елдан 2013 елга чаклы “Тирәккәй” балалар бакчасы булган. Әле анда төзекләндерү эшләре бара. Киләчәктә шушы мәчетебезнең икенче бинасында дин дәресләре, гореф-гадәтләребезне саклап калу буенча чаралар, бәйрәмнәр үткәреләчәк. Мәдрәсә ихатасында спорт мәйданчыгы ясадык. “Нурсибә” исемле хәләл ашханә ачтык. Монда Коръән ашлары, яшьләр өчен милли ашлар пешерү буенча осталык дәресләре, никахлар үткәрәбез.
Районыбызда мәчетләр аз, шул сәбәпле безнең мәчеткә бөтен тирә-як авылларыннан мөрәҗәгать итәләр. Менә, мәсәлән, көз көне Аксаков поселогында Үзәк диния нәзарәтенә караучы мәхәллә төзелде. Андагы мөселманнар бездән ярдәм сорадылар. Без, әлбәттә, Фәрхәт хәзрәт фатихасы белән шушы изге эшкә кушылдык. Озакламый, Аксаков, Надеждин һәм башка шул тирә авыллары мөселманнарын берләштерүче, дини вазифаларны үтәүче мәчет булыр, иншаллаһ. Манарасыннан хак мөселманнарны намазга чакырып азан яңгыраячак.
Безнең мөселман халкы бик тырыш. Шушы елларда күп кеше бик тә саваплы эшләрдә катнашты: бабаларыбыздан калган мирасларны – мәчетне тергездек, элекке мәдрәсә бинасын төзәттек. Киләчәктә дә татлы җимешләрен күрергә Аллаһы Тәгалә насыйп итсә иде. Әгәр бергәләшеп тырышсак, Аллаһ хакы өчен морадыбызга һичшиксез ирешәбез. Катнашкан туганнарыбызга Аллаһның рәхмәте яусын!
– Минем кебек дин юлына басарга теләүчеләргә нәрсә әйтергә телисез?
– Килегез, динегезне өйрәнегез, озакка сузмагыз. Ислам дине тик яхшылыкка өйрәтә, чөнки бу галәмнәрне бар иткән Раббыбыз Аллаһ, без кешеләр ике дөньяда да бәхетле булсын өчен, соңгы пәйгамбәре Мөхәммәд гәләйһиесәләм аша туры юлны күрсәтте. Ә без Адәм балалары соңлап кына шуны аңлыйбыз. Ә бит бар эшләребез өчен бөтен нәрсәне күрүче, ишетүче, белеп торучы Аллаһыга кайткач җавап бирәчәкбез. Безнең тарихи мәчеттә һәр көн азан әйтелә, биш вакыт һәм Җомга намазлары укыла. Олылар һәм кечкенәләр өчен дин дәресләре дә үткәрәбез.
Әңгәмәдәш – Габдулла Вафин.
Читайте нас: