Өстәвенә көн саен үлем-китем турындагы хәбәрләр җан тынычлыгын ала. Шулай җәмгыять өчен, безнең үзебез өчен бик мөһим вакыйгалар, кампания-чаралар турында уйланудан, фикерләшүдән ераклаша барабыз кебек тоела миңа. Юк, ул чаралар-кампанияләрне оештыручылар, шушы эшне алып баручылар, шулай ук алар тирәсендә ыгы-зыгы куптаручылар турында әйтмим мин, әнә шул өйдә яткан гади халык турында әйтүем. 2021 елның апрель аенда булачак җанисәп, ягъни халык исәбен алу кебек гаять әһәмиятле кампания турында да онытып бара шикелле ул. Белмәссең, әллә оныттырталар?... Ә бит бу ил күләмендә барыбыз өчен дә, кабатлап әйтәм, бик мөһим, кирәкле кампания.
Ни өчен диярсезме? Русиянең ничек яшәвен белер өчен, арытаба яшәр, ягъни яшәүнең социаль-икътисади ягын планлаштырыр, ахыр килеп, үзебезнең кемлегебезне, күпме булуыбызны билгеләр өчен кирәк. Мисал өчен, абзый кеше абзарында күпме мал-туар булуына карап кышка азык, печән әзерли. Җитсен дип тырыша, чамасын тарта, ялгыша-нитә- калса, азрак әзерләсә, азыкның җитмәве дә бар. Ни генә булса да, чутлыйбыз, төгәллекне яратабыз. Мал булып малны, тавык-чебешләрне һ.б. санап кына торабыз. Чөнки дә кирәк бу. Ә кеше саны? Көн саен тамак туйдырасы, уңай шартлар белән яшисе килгән халыкның илдә күпмелеген белү аеруча кирәк булып чыга түгелме? Бу җаваплы кампаниянең исеме үк әйтеп тора – илдә күпме халык икәнен ачыклау. 2010 елда узган җанисәптән соң без артканбызмы әллә азайганбызмы? Бу ни кадәр төгәл ачыкланса, шулкадәр яхшырак. Әйтик, барыбызга да җитәрлек итеп иген чәчүне һ.б. планлаштырырга.
Исәп алуның ифрат әһәмиятлелеген һәм анда актив катнашырга кирәклеген искә төшерү өчен яздым мин мәкаләмнең бу өлешен. Минем җанисәп бланкында булачак сорауларның икесенә тукталасым килә. Аның берсе нинди милләттән булуыңа, икенчесе телгә кагыла. Конституциянең 26нчы статьясында: “Нинди милләт вәкиле булуын һәркем үзе билгеләргә һәм күрсәтергә хокуклы. Үз милләтен билгеләү һәм күрсәтүдә беркем дә мәҗбүрияткә дучар ителә алмый”, – дип язылган. Һәркем үзе билгеләргә һәм күрсәтергә хокуклы дип язылгач, татар милләтеннән булган кеше дә үзен башка милләт кешесе итеп күрсәтә ала булып чыга? Бик мөмкин хәл. Әмма татар үзен татар, мари үзен мари итеп күрсәтсен иде бит әле. Моның өчен нәрсә кирәк? Әлбәттә, милли үзаңлы булуың кирәк. Мәсьәләнең җитди икәнен аңлау кирәк. Мин, мәсәлән, үземнең татар кызы икәнемне бик яхшы беләм һәм һич икеләнми шулай күрсәтәм дә. Әмма ләкин инде телен дә, динен дә белмәгән, халкының тарихы белән дә кызыксынып бармаган милләттәшем үзенең нинди милләттән икәнен беләме, милләт санының да гаять мөһим икәнен аңлыймы икән? Әллә аңа кем булып язылса да барыберме? Яшерен-батырын түгел, кайберәүләр өчен рус, инглиз телләре кадерлерәк була бара, туган тел исә үгисетелгән бер хәлдә. Әйе, беркем дә беркемне дә мәҗбүр итә алмый, шулай да татар татар дип, урыс-урыс, башкорт башкорт дип үзен күрсәтсен һәм үз милләте белән горурлансын, аны, аның телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, аңа гына хас үзенчәлекләрен саклау һәм үстерү өчен үз өлешен кертсен иде. Җанисәптә күпме булып күрсәтелүебез, күпсанлы булуыбыз милләтнең дәрәҗәсе дә, көче-куәте дә ул, тик дөрес санга гадел юл белән ирешелсен иде. Милләтең никадәр зур, бөек икән, милли горурлыгың да шулкадәр көчле дигән сүз бу.
Җанисәп вакыты якынлаша башладымы, милләтләрнең үзләре эчендә таяк болгаучылар да, милләтләр арасына чөй кагучылар да табыла. Нигә кирәк ул?! Халыкларны бер-берсенә куяр, ызгыштырыр өченме? Җиребезне кайгы-канга батырыр өченме? Ә нигә соң без гомер буе җирдә тынычлык булсын, төрле милләт халыклары дус, тату яшәсен дип лаф орабыз? Матур сүз өчен генәмени?
Мин, мәсәлән, байтак еллар башкорт кызлары белән бер бүлмәдә эшләдем. Бар нәрсәбез уртак булды: шатлык-сөенечләребез дә, кайгы-көенечләребез дә. Бер-беребезне яратып, бер-беребезнең телен, милли хисләрен ихтирам итеп эшләдек, ихлас дуслыгыбыз әле дә дәвам итә. Без бу җиргә дус, тату яшәр өчен килгәнбез. Җанисәп гаять четерекле, җаваплы кампания, ул халыкларны бер-берсенә каршы кую өчен түгел, куйган максатына ярашлы, гадел саннар урнаштыру өчен хезмәт итсен иде.
Үземнең милләттәшләрем исә бу сорауларга, мин – татар! туган телем – татар теле! дип җавап бирсен иде.
Гәрәй Рәхим шигырендәгечә,
Җирдә яшәү үзе бер бәхет.