Барлык яңалыклар
Общие статьи
28 декабрь 2020, 17:50

Татар җанлы дустыбыз

Ышанасызмы-юкмы, әмма безнең татар телендә чыгучы «Бәләбәй хәбәрләре» гәзитен төрле милләт вәкилләре алдыра. Алар арасында чувашлар да, марилар да, башкортлар да, урыс милләте вәкилләре дә бар

Хәтерегездә булса, күптән түгел чуваш гаиләсе – Матвеевлар турында язып чыккан идек. Ә бүген сүзебез «Бәләбәй хәбәрләре»нең якын дусты Татьяна Федорова турында.
Татьяна Остаповна Федорова (Сидорова) 1963 елның 26 мартында Туймазы районының Сәрән авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килгән. Ә бу авылда гомер бакый чувашлар белән татарлар кулга кул тотынып яши. Шуңа күрә чуваш кызы Таня, татарларның үзләрен дә сатып җибәрерлек итеп, татарча да өйрәнә.
Татьяна Остаповна үз авылларындагы урта мәктәпне тәмамлагач, Туймазы шәһәренә барып, 70нче санлы училищега укырга керә. Аннан Медицина пыяласы заводына эшкә урнаша. Тик кызга бер уй тынгылык бирми – аның бик тә сатучы булып эшлисе килә. Шуңа да көннәрнең берсендә ул сатучылар курсына язылып кайта. Әмма азакка кадәр укып бетәргә язмый – ашыгыч рәвештә Үрмәкәй авылына сатучы кирәк була да, «Ул гына булдыра ала», – дип Татьянаны шунда җибәрәләр. Көндезләрен кибеттә эшли кыз, ә кунарга, көндә ун чакрым ара үтеп, Сәрәнгә кайта.
Көннәрнең берсендә Сәрәндә яшәүче туганнарына Яңа Семенкин авылыннан Валерий атлы егет кунакка килә, үзе уңган, үзе чибәр Татьянаны күреп, үлеп-үлеп гашыйк була. Кыз да чибәр егеткә битараф калмый. Ярты елдан гөрләтеп туй үткәрәләр һәм Яңа Семенкин авылында яши башлыйлар.
Башта Татьяна Остаповна «Авангард» колхозы фермасында лаборант булып эшли, аннан кибеткә сатучы итеп эшкә чакыралар. Заманалар үзгәреп, авыл кибетсез калгач, Татьяна белән Валерий Федоровлар үз эшләрен ачып, күп еллар сәүдә белән шөгыльләнәләр.
Аларның дөньялары әллә каян балкып тора. Ихаталарына таш җәелгән. Өйләре дә мәһабәт зур. Абзарларында өч сыер, өч башмак, сарык белән кош-кортның санын хуҗалар үзләре дә белми. Ә җәйләрен ихата тирәсе Татьяна Остаповна үстергән чәчәкләргә күмелә.
Бу уңган гаилә менә дигән өч ул үстерә. Игорь белән Николайның үз гаиләләре бар. Төпчекләре Андрей гына әлегә өйләнергә өлгермәгән. Өч уллары да шәһәрдә яшәсә дә, уртанчылары Яңа Семенкинда өй бетереп ята, кем белә, бәлки ул киләчәктә гаиләсе белән авылларын күтәрергә кайтыр әле.
Татьяна Федорова – уңган хуҗабикә, яхшы хатын, итәгатьле килен. Ул бианасын, кадер-хөрмәт күрсәтеп, 23 ел караган. Монысы өчен генә аның алдында баш иярлек.
Мәкаләм героинясы чигү белән кул эшләренә дә оста. Аларга карагач, сокланмыйча булдыра алмыйсың.
Ә Татьяна Остапованың мине иң-иң-иң сокландырганы – күпчелек милләттәшләремә караганда да матуррак итеп татарча сөйләшүе! Гаҗәп бит – аңа карап, хәтта, татар дип уйлыйлар. Ул бер нинди акцентсыз гына сөйләшеп кенә калмый, ә безнең татар әдәбияты белән мәдәниятенә дә гашыйк. Татьяна Остаповна күп еллар буе «Татарстан яшьләре» гәзитен алдырган, әле дә яратып татар әдәбиятын укый. Ирле-хатынлы Федоровларны бик еш кына татар концертларында очратырга мөмкин.
Шушы татарлар да татар телен санламаган заманнарда тугандаш милләт вәкилләренең үз туган телләреннән тыш, иркенләп татарча сөйләшүләре, татар мәдәнияте һәм әдәбияты белән кызыксынулары чып-чын соклану тудыра. Аларга карап хәтта: «Татар җанлы чуваш кешеләре», – дияргә була.
Мин, форсаттан файдаланып, ошбу искиткеч гаиләне чын күңелдән якынлашып килгән Яңа ел бәйрәме белән котлыйм һәм аларның киләчәктә дә «Бәләбәй хәәрләре» белән калуына ышанам.
Габдулла Вафин.
Читайте нас: