Дөресен әйткәндә, бу ел безне тәмам туйдырды. Моңа кадәр күз күрмәгән, колак ишетмәгән коронавирус пандемиясе генә үзе ни торды. Җитмәсә, шуңа өстәп, ел азагында азык-төлеккә дә хаклар бәйдән ычкынгандай күтәрелде. Үлем-төшем дә бик артты. Балаларның укуының да рәте-чираты булмады.
Күсе яхшымы, әллә Үгезме?
Ни дисәң дә, күсе юньле әйбер түгел шул. Ул хуҗалыгыңа ияләшсә – эшләр харап: зыян артыннан зыян китерә. Бар җирдә йөри, урлаша, кимерә һәм, шуңа өстәп, чир дә тарата.
Ә үгез бөтенләй башка. Ачык капкаңнан ихатаңа килеп керсә, сөенечеңнән үрле-кырлы сикерерсең. Бу бит, ким дигәндә дә, 50-60 мең сум акча! (Аның, хәтта, тиресе дә буш йөрми). Үгез тыныч вә сабыр. Алдындагы печәнен ашый да күндәм генә күшәп тик тора. Көтүдән дә, гадәттә, туп-туры өенә кайта.
Үгез – арту һәм нәсел билгесе. Шуңа күрә 2021дә демографик хәл яхшыра башлануына өмет бар.
Үгез сабыр малкай булса да, аны да чыгырыннан чыгарырга ярамый. Чөнки, дулап китсә, эшләр харап.
Киләсе 2021 ел – ак, металл Үгез елы булачак. Көнчыгыш календарена күз салсак, аның буенча ел әле 12 февральдә генә алмашыначак. Ә без исә инде 31еннән 1 гыйнвар төнендә үк Үгез елын каршыларга әзер.
Үгез елында туган кешеләр – тугры җаннар
Үгез – көчле, тәвәккәл, ышанычлы, гадел, намуслы, хезмәт сөючән хайван булып тасвирлана һәм ул үз җиренең чын патриоты.
Үгез елында туган кешеләр гаиләләрен яраталар, балаларны тәрбияләү белән шөгыльләнәләр, традицияләргә һәм хезмәтләренә тугры булып калалар. Алар күбрәк консерваторлар, тугры җаннар. Әзерләп куелган план буенча салмак кына алга атлыйлар, уңышка ирешәләр.
Бу елларда туган кешеләрнең кимчелекләре дип аз сүзле һәм артык кире булуларын атарга була. Үгез елындагыларны бик җиңел генә ияртеп китеп булмый, кешеләргә дә авыррак ияләшәләр, алар белән уртак тел табу җиңелләрдән түгел.
2021 ел Күсе елына караганда күпкә тынычрак булыр дип көтелә. Ләкин шул ук вакытта җиң сызганып эшләргә дә кирәк булачак, үгез ялкауларны яратмый икән. Карьера төзү белән мәшгуль тырыш кешеләргә уңыш елмаячак. Авыл хуҗалыгы өчен дә уңышлы ел булыр дип ышаналар.
Үгез елының иң төп сыйфаты – тотрыклылык, ул үзгәрешләр яратмый. Быел Яңа елны гаилә, туганнар белән каршыларга киңәш ителә. Гаиләнең бер өстәл артында яки уртак эш, шөгыль өчен бергә җыелуы үгез күңеленә хуш киләчәк.
Үгезне кызыл төс белән котыртырга ярамый
Беркөнне бер танышым: «Быел чыршыга кызыл шарлар эләргә рөхсәт итмәдем балаларга. Үгезнең ачуы килмәсен тагын», – ди әллә чынлап, әллә шаяртып. Шул сүзләрдән соң чыршылар күзәтеп йөри башладым. Кызыл төсле бизәкләр кермәгән чыршылар да күренгәләде – ак, зәңгәр, күк төстәге шарлар иде аларда. Кайтып, үз чыршымны да тикшердем. Төсен төскә аерып тормаганнар, нәрсә бар, бөтенесен дә элгәннәр иде.
Быел кызыл төс булырга тиеш түгел, диләр күпләр. Шуңа ышанып, кемнәрдер кибетләр буйлап үзенә күлмәк эзли. Имеш, үгезгә ярарга кирәк. Яңа ел каршылау өчен төп төс – ак һәм аның калган барлык төсмерләре: соры, аксыл көрән, күк. Көмеш һәм металлик төсендәге ялтыравык бизәнү әйберләре яисә көмештән эшләнгән алка, беләзекләр дә урынлы булачак.
«Элек көнчыгыш календаре белән кызыксына идем. Кагыйдәләрне истә тотып кием сайлаганым булгандыр, аннары чыршы кую урынын караштыргалый идем. Хәзер чыршыны бала бизи, ул инде бөтенесен дә элә. Табынга тегесен-монысын ярамый диюләр бар инде ул. Монда инде кем нәрсә ярата, аңа карап тормыйлардыр дип уйлыйм», – диде икенче танышым.
Быелгы бәйрәм табынында сыер итеннән пешерелгән ризыклар булмаса әйбәтрәк, үгезнең үпкәләве бар, диләр. Аның урынына сарык, тавык итү куллану яхшырак булыр.
Төрле тозлы әйберләр, гади салатлар, җиләк-җимеш һәм яшелчәләр әйбәт. Бу табында балык та урынлы булачак.
Ак үгез тәм-томнар да ярата. Өстәлгә берәр баллы камыр ризыгы пешерегез.
Яңа ел алдыннан иске әйберләрне чыгарып чүплеккә ташлагыз, өегезне яхшылап җыештырыгыз.
2021не аек каршылагыз. Шулай итсәгез – ел буе башыгыз да авыртмас, гаиләдә тавыш та чыкмас, акча да янда калыр.
Яңа елга план төзегез һәм 1 гыйнвардан Яңа тормыш башларга онытмагыз.