Ирексездән Тукайның атаклы “Шүрәле” әкиятеннән “котың очар, күрсәң әгәр, төнлә түгел, көндезләрен” дигән юлларны кабатлап куясың… Бөтен батырлыгымны җыеп, шуларның берсе белән әңгәмә кормакчы булдым әле. Баксаң, ул үзебезнең татар кызы – Розалина Арсланбекова икән.
Розалинаны ходай үзе үк табиб итеп яраткандыр ул. Шулай булмый ни, ата-анасы Лилия һәм Ринат Арсланбековлар Уфа дәүләт медицина институтында укып йөргән вакытта дөньяга килгән бит ул. Озакламый алары, дипломлы яшь белгечләр, Бәләбәй шәһәрендә хезмәт юлын башлый, инде менә утыз ел буена сәламәтлек сагындалар. Розалинаның балачагы әтисенең туган авылы Мәтәүбашта үтә. Андагы бай табигать, зур ук булмаса да, төбендә ялтырап яткан һәр ташы күренмәле чиста сулы Мәтәү елгасы, яшел каеннар арсында әллә кайдан үзенә чакыручы ак чәчкәләр, кызыл палас булып түшәлгән каен һәм җир җиләкләре, мең төрле чәчкә-үләннәренең хуш исеннән башың әйләнерлек тау буйлары нәни кызның күңелендә матур әкият булып истә кала.
Шуңадырмы, Бәләбәй шәһәренең 1нче санлы гимназиясендә укыган чагында биология буенча фәнни эшләр башкара ул. Ә мәктәпне көмеш медальгә тәмамлауга, балачак хыялын тормышка ашыру максаты белән, туп-туры башкалага юл тота.
Ата-анасы укыган Уфа дәүләт медицина университетына укырга керә, алты ел укый, Уфа шәһәрендә интернатура үтә. Кызыклы дәресләре, химия лабороторияләрендә үткән күп төрле тикшеренүләре, хастаханәләрдә белемне гамәли ныгытулары белән күз ачып йомганчы үтеп киткән студент елларын хәзер үк сагынып искә ала ул, төпле белем биргән, булачак табибларга иң кирәкле сыйфат – кешелеклелек тәрбияләгән укытучыларына бик тә рәхмәтле.
2016 елны кулына диплом алып, Приют поселогына юл тота ул. Көндезләрен поликлиникада авыруларны кабул итү, төннәрен стационарда кизү тору аның эш тәҗрибәсен баета. Коронавирус пандемиясе башлангач, COVID-19 инфекциясен дәвалау буенча дистанцион курслар үтеп, Бәләбәй Үзәк хастаханәсендә ачылган инфекция госпиталендә эшли башлый. “Эш авыр, даими рәвештә белемне камилләштерүне таләп итә. Онлайн лекцияләр тыңлыйбыз, фәнни мәкаләләр белән танышабыз, диагностика үткәрәбез, Русия сәламәтлек саклау министрлыгы күрсәтмәләренә таянып авыруларны дәвалыйбыз. Вахта ысулы белән июльдән октябрь аена тиклем эшләдек: ике атна буена махсус костюмнарда һәм ике атна үз-үзеңне изоляцияләүдә. Һәр смена махсус киемнәр киюдән башлана: пижама һәм озын кунычлы носки, аннан күзлек, СПП-3 битлеге, перчаткалар, саклану күзлеге. Смена азагында боларның барысын да билгеле бер тәртиптә салабыз, бит һәм кулларны спирт белән эшкәртәбез, юынабыз, пижама һәм носкиларны юабыз. “Кызыл зона”да 4 сәгать буена эшлибез, ә кизү торганда бертуктаусыз, ял да итмичә, 12шәр сәгать эшләргә туры килә. Анда ашарга да, хәтта су эчәргә дә мөмкинлек юк. Барлык пациентларның, мотлак рәвештә, көненә ике тапкыр тән температурасы, кислород белән тәэмин ителеше, кан басымы үлчәнелә. Тын кысылудан җәфаланучылар кислородка тоташтырыла. Аеруча хәле авырлар реанимация бүлмәләрендә ясалма сулыш алдыру аппаратлары белән дәвалана,”– дип сөйли Розалина. Тавышында бернинди зарлану, уфтану юк.
Розалина Арсланбекова сүз арасында коронавирус инфекциясен профилактикалау буенча киңәшләр дә биреп үтә:
Авыручыларның күбесе тәкъдим ителгән киңәшләрне кабул итми: җәмәгать урыннарында саклану чараларын кулланмый, биш кешедән артык компанияләрдә җыела, кибетләрдә йөргәннән соң кулларын юмый, танышлары белән кул биреп күрешә, чир билгеләре булган кешеләр белән аралаша… Мин аларга күрсәтмәләрне үтәргә киңәш итәр идем. Кан басымы югары булган, йөрәк авырулары, шикәр чире булганнар коронавируска тизрәк бирешә, озак авырый, төрле өзлегүләргә дучар була. Шуңа күрә, аларга аеруча сак булырга кирәк. Авыруның беренче билгеләре – тән температурасы күтәрелү, хәлсезлек, баш авырту, тәм һәм ис сизү югалу барлыкка килү белән вируска каршы дарулар эчә башларга, С витаминына бай – лимон, мүк җиләге, карлыган кебек җиләк-җимешләр кулланырга кирәк. Әлбәттә, иң яхшы дәва булып җәмәгать урыннарында булуны чикләү тора. Сәламәт булыгыз!