«Бәхет нәрсәдә?» – дип сорасалар, ике дә уйлап тормыйча: «Гаиләдә», – дип җавап кайтарыр идем. Чөнки, адәм баласының бу дөньядагы төп миссиясе – гаилә корып, үзеңнән соң нәсел калдыру. Әйе, әйе, син нинди генә талантлы язучы, данлыклы артист, «Форбс» исемлегенә кергән олигарх булма – әгәр артыңнан дәвамчыларың калмаса, син инде гомереңне бушка үткән дип исәпли аласың. Нигә ерак китеп торырга, әнә кошларны гына кара – алар да гаилә кора, балалар үстерә, очарга өйрәтә...
Шушы көннәрдә Мәтәүбаш авылында яшәүче Рөстәм һәм Нурия Шәймәрдәновларның бергә яшәүләренә илле биш ел тулды. Әйтергә генә ансат. Илле биш ел – үзе бер гомер бит!
Рөстәм Йосып улы – Мәтәүбашта, ә Нурия Тимергали кызы күрше Туймазы районының Имәнкүпер авылында туып-үскән. Ул заманнарда борынгыдан килгән димләү (ярәштерү) гадәте дә әле яшәгән. Егет белән кызның әниләре үзара таныш булган. Рөстәмнең әнисе Нурияне бик мактап телгә ала икән. Шуннан алар танышып киткәннәр.
Көннәрнең берсендә Рөстәм Мәтәүбаштан Имәнкүпергә Нуриянең кулын сорарга китә. Әмма кыз ризалык бирми – чөнки әнисе өйдә булмый. Икенче килүендә дә егет шул ук сәбәп аркасында буш кайта. Бары өченче баруында гына Рөстәм атлы егетнең юлы уңа – Нуриясе, әнисеннән рөхсәт алгач кына, егеткә ризалык бирә.
Мин Рөстәм абый белән Нурия ападан: «Сез бер-берегезне тәү күрүдән яраттыгызмы?!» – дип сорап тормадым инде. Чөнки, яратканнардыр инде. Яратмасалар, Нурия Рөстәмгә кияүгә чыгарга, ә Рөстәм Нуриягә өйләнергә риза булыр идемени дә алар илле биш ел буе бергә гомер итәр идеме?!
Яшьләр Мәтәүбаш авылында гаилә корып яши башлый. Рөстәм Йосып улы, армиядә Кавказ якларында өч ел хезмәт итеп кайткач, колхозга эшкә урнаша, комбайнда һәм тракторда эшли. Аннан, 1965 елны шоферлыкка укып кайтканнан соң, 35 ел руль артында. Мин Рөстәм абый йөргән машиналарны һаман хәтерлим әле. Алар һәрчак чиста вә төзек була торганнар иде.
Ә Нурия Тимергали кызы колхозда эшли, аннан яшь киленнең аш-суга маһирлыгын белеп, балалар бакчасына пешекче итеп чакыралар. Анда ул хаклы ялга чыкканчы эшли.
Алар менә дигән зур йорт салып керәләр. Абзарлары да һәрчак мал белән тулы була. Нурия апа, җитмәсә, шуңа өстәп, 20 ел бианасын да карый әле.
Мин язмамның башында адәм балаларын кошлар белән чагыштырган идем. Әйе, Рөстәм белән Нурия дә менә дигән оя коралар һәм менә дигән кошчыклар үстерәләр.
Өлкән уллары Илгиз, Таня исемле кыз белән гаилә корып, күрше Аккаен авылында яшәп ята. Аларның уллары Регатның хәзер инде үзенең гаиләсе бар, ә төпчекләре Ранис бүгенге көнне Ватан алдындагы изге бурычын үти – Мәскәү өлкәсендә Танк гаскәрләрендә хезмәт итә.
Игезәкләр – Илдус гаиләсе белән Октябрьск шәһәрендә , Илдар – хатыны һәм балалары белән Янавыл районында яши.
Авыл җирендә бар да күз уңында бит. Шуңа күрә өздереп әйтә алам – Рөстәм абый белән Нурия апа яхшы яшәделәр. Әле дә алар бер-берсен ярты сүздән аңлап торалар, яратышулары күзләренә чыккан. Рөстәм абый һәм Нурия апа белән сөйләшеп утырулары да бик рәхәт. Үзләренең бер белмәгәннәре юк, әйтерсең, аяклы энциклопедия диярсең. Алар бер сөйләп китсә, авызыңны ачып сәгатьләр буе тыңлап утырасың.
Вакыт бер урында туктап тормый – ул сәгать телләренә тотынып алга чаба. Шәп Рөстәм абыйның да инде адымнары салмакланган, матур Нурия апаның да битен җыерчыклар баскан. Әмма, шуңа да карамастан, шушы парга карап сокланып туя алмыйсың, аларның яшәешләре күпләргә үрнәк булырлык.
Ә без, форсаттан файдаланып, Рөстәм һәм Нурия Шәймәрдәновларны чын күңелдән зөбәрҗәт туйлары белән кайнар котлыйбыз. Ходай аларга бриллиант һәм тимер туйларын да шулай матур итеп үткәрергә язсын.