– Дамир әфәнде, үзегезнең уку йорты белән таныштырып китсәгез иде.
– Бәләбәй шәһәре сәнгать бүлекчәле татар гимназиясе 1995нче елда 176 укучы исәбе белән инновацион уку йорты буларак ачыла һәм менә 25 ел инде уңышлы эшләп килә.
Халкыбызның яшәү рәвешен, милли йолаларын, күркәм гадәтләрен, белемгә омтылышын киләчәк буынга тапшыру, укучыларны югары әхлаклы, милли үзаңлы, иҗади шәхес итеп тәрбияләү өчен гимназиядә бөтен шартлар тудыру өчен зур көч салына.
Бәләбәй татар гимназиясе кадрлар белән тулысынча тәэмин ителгән, бу – фикердәш, мәгариф өлкәсендә бүгенге көн сәясәтен яхшы аңлаган мөгаллимнәр коллективы. Бүгенге көндә гимназиядә дүрт йөзгә якын укучы белем ала, 31 мөгаллим эшли.
Укытучыларыбыз төрле бәйгеләрдә актив катнаша. 2020нче елда – татар теле һәм әдәбияты укытучысы Резеда Гыйзәтуллина – номинациядә җиңүче булды. Ел саен үткәрелгән “Уңыш серләре”, “Кеше тәрбияләү” муниципаль һөнәри бәйгеләрендә дә җиңүчеләребез һәм призерларыбыз шактый. Ә 2021нче елда ике укытучыбыз – информатика һәм математика укытучысы Энҗе? Авзалова, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ирина? Шепелькова “Башкортстан Республикасы ел укытучысы” конкурсында районыбыз намусын яклаячак.
– Сәнгать бүлеге нидән гыйбарәт?
– Ул 1996нчы елдан бирле эшли. Сәнгать бүлегенең максаты – милли hәм дөньякүләм мәдәниятенә якынайтылган, рухи яктан бай, физик яктан сәламәт, иҗади фикер йөртүче, социаль һәм профессиональ өлкәдә үз урынын таба алырлык шәхес тәрбияләү.
Эш вокал, җыр ансамбле, хор, халык музыка кораллары (баян, татар курае), бию, сынлы сәнгать (рәсем сәнгате, композиция, әвәләү) юнәлешләрендә алып барыла.
Сәнгать бүлеге музыка кораллары, методик hәм нота әдәбияты белән җиhазландырылган. Дәресләрне махсус белемле мөгаллимнәр алып бара. Сәнгать бүлегендә 380нән артык бала төрле эстетик-рәссам юнәлешендә шөгыльләнә.
– Уңышларыгыз да чиксездер?
– Безнең гимназиядә сәләтле укучылар белән эшләүгә зур игътибар бирелә. Укучылар гимназиядә, шәһәрдә, республика һәм республикадан читтә үткәрелгән конференцияләрдә, конкурсларда актив катнаша.
Бу уку елында Бөтенрусия мәктәп укучылары олимпиадасы, Регионара башкорт теле, Республика туган телләр олимпиадаларының муниципаль этабында 6 укучыбыз җиңүче, 11 укучыбыз призер булды.
Безнең гимназия Акмулла исемендәге БДПУының Стәрлетамактагы филиалы белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Үткән уку елында “Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән...” шигырь укучылар конкурсы да безнең гимназия базасында үткәрелде. Ярмәкәй, Бишбүләк районнарыннан килгән укучылар конкурста көч сынашты. Гимназия укучылары Диана Нартдинов, Эльвина Гимазетдинова (җитәкчесе Резеда Гыйзәтуллина) 3нче дәрәҗә Дипломнарга лаек булды. Әле күптән түгел генә шушы ук уку йорты “Шоңкар” журналы белән бергәлектә оештырган киң күләмле “Яшь журналист” конкурсында (барлыгы 250ләп укучы) 11нче сыйныф укучысы Нурсибә Галиеваның (җитәкчесе Лүзия Фәттахова ) эше беренче дәрәҗә Диплом белән бәяләнде. Стәрлетамакта төрле елларда үткәрелгән “Ибраһимов укулары”, “Ломоносов укулары” конференцияләрендә дә уңышларыбыз шактый булды.
Укучылар дистанцион конкурсларда да бик теләп катнаша. Баулы районы тарафыннан үткәрелгән “Туган телем – серле тел” шигырь сөйләүчеләр конкурсында катнашып, укучылар Дипломнарга лаек булды.
Безнең гимназиядә ел саен “Тукай моңнары” конкурсының муниципаль этапы зурлап үткәрелә. Укучылар Тукай шигырьләрен яттан сөйләү буенча көч сынаша, җиңүчеләр республика күләмендә чыгыш ясый. Бу конкурста үткән уку елында Эльвина Шайгарданова (укытучысы Резеда Гыйзәтуллина) 1нче урынга лаек булды.
Төбәк язучылары иҗатын өйрәнүгә, алар белән очрашуларга да зур игътибар бирелә. Бу юнәлештә Үзәк китапханәдә үткәрелгән Республикакүләм “ Әдәби укулар”, төбәк язучылары Зәйфә Салихова, Фәүзия Мәхмүдова, Камил Фазлый белән очрашулар яшь каләм тибрәтүчеләрне иҗат эшенә өйрәтүгә бер этәргеч булып тора. Укучыларыбызның иҗади эшләре “Бәләбәй хәбәрләре”, “Өмет”, “Кызыл таң” газеталарында, “Әллүки”, “Тулпар” журналларында әледән-әле басылып чыгалар.
Күрсәтелгән эш юнәлешләре укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну, милли үзаң уятуда зур роль уйный, туган җирне ярату, үз милләтеңнең күренекле шәхесләре белән горурлану хисләре уята, татар телен саклау, яклау, киләчәк буынга тапшыру кебек хисләр тәрбияли.
– Татар телен предмет буларак өйрәнү ничек оештырылган?
– Бәләбәй татар гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты дәресләре атнасына 3 сәгать исәбеннән 1нче сыйныфтан 11нче сыйныфка кадәр укытыла. Барлык укучылар да дәреслекләр белән тәэмин ителгән. 2015нче елда Казан “Мәгариф-Вакыт” нәшриятында бастырылган ФГОС таләпләренә җавап биргән дәреслекләр алып кайтылды. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары төрле ысуллар кулланып, дәресләрне фәһемле һәм укучыларны кызыксындырырлык итеп үткәрә. Һәр сыйныфта компьютер куелган, интернет белән тоташтырылган. Теге яки бу тема буенча кирәкле мәгълүматны табып, кулланырга мөмкинчелек бар. Башлангыч сыйныф укытучылары күбрәк уен технологиясенә өстенлек бирсә, югары сыйныфларда презентация төзү, проект эшләренә өстенлек бирелә.
– Коронавирус пандемиясе уку барышына үзгәрешләр дә керткәндер?
– Әйе, коронавирус пандемиясе мәктәпләр тормышына шактый үзгәрешләр кертте. Һәр класска бер уку бүлмәсе беркетелде, дәресләр 35 минутка чаклы кыскартылды, башлангыч класслар һәм урта, өлкән классларның дәресләре төрле вакытта башлана. Берникадәр вакыт 6-10нчы класс укучылары өчен онлайн укыту да оештырылды. Гимназиядә коронавирус чире таралуга каршы күрсәтелгән чаралар башкарыла.
– Башкортстан Республикасы югары уку йортлары белән хезмәттәшлек оештыру; гимназиянең матди базасын ныгыту – яңа компьютерлар, яңа җиһазлар алу; укытучыларның һөнәри осталыгын үстерү һәм камилләштерү, укыту сыйфатын арттыру юнәлешендә эш алып бару. Ә иң мөһиме – халкыбызның туган телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү юнәлешендәге эшләребезне киләчәктә дә дәвам итү.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Уңышлар сезгә.
Әңгәмәдәш – Габдулла Вафин.