Моннан өч ел элек Мәтәүбаш мәктәбеннән кызым Чулпанны Бәләбәйгә Гагарин олимпиадасына алып барган идем. Шунда, ирексездән, егермегә якын педагог арасыннан берсенә игътибар иттем. Чөнки аны, бүтәннәрдән аермалы буларак, укучылары сырып алганнар иде. Күренеп тора, сабыйлар апаларын бик нык яраталар, тегесенең дә балаларга карата битараф түгеллеге күзләреннән күренеп тора. Мин дә, кызыксынып яннарына бардым. Шулчак укытучы апа бер малайдан: «Боткаңны ашап беттеңме соң?» – дип сорады. Тегесеннән уңай җавап ишеткәч, компотын эчеп бетү-бетмәве белән кызыксынды. «Укучыгызмыни?» – дип сүзләренә кушылдым. «Юк, – диде педагог, – күрше сыйныфныкы». Моны ишеткәч, исем китте. «Вәт, кеше икән, үзенекеләргә генә түгел, хәтта бүтән сыйныфлар өчен дә борчыла», – дип уйладым шулчакны.
Шушы вакыйгадан соң ярты ел үткәч, без дә гаиләбез белән Бәләбәйгә күчтек. Кызымны Татар гимназиясенә укырга илткәндә: «Эх, теге укытучыга эләксәк иде», – дип уйлап куйдым. Ходай, әллә инде теләгемне ишетте – Чулпаным белән укыйсы сыйныфына барып керсәк – өстәл атында теге укытучы утыра. Шунда аның исемен дә белдек. Ул Алсу Рифкать кызы Заһидуллина икән.
Тәрҗемәи хәленә күз салсак
Язмам герое 1980 елның 22 октябрендә Бәләбәй районының Яңа Сарай авылында дөньяга килгән. Әтисе – Рифкать Харис улы колхоз умарталыгында, әнисе Тәслимә Кәшфулла кызы мәктәптә завхоз булып эшләгән. Кечкенә кызчыкның балачагы бүтән яшьтәшләренекеннән әллә ни аерылып тормый. Мәктәп, кышларын чана-чаңгы шуу, җәйләрен җиләк-җимеш җыю, хуҗалыкта әти-әнисенә булышу, энесен карашу.
Алсу, үз авылларындагы сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, ике дә уйлап тормый үзенең балачак хыялын тормышка ашырырга дип Бәләбәй педагогия училищесының татар теле бүлегенә укырга китә.
Иң мөһиме – сабыйлар мәхәббәте
Алсу Рифкать кызын, кулына диплом алгач, Бәләбәй районының Веровка авылына укытырга җибәрәләр. Монда бер ел эшләгәч, ул кияүгә чыгып, гаиләсе белән Бәләбәйгә күчә. Бераздан, яшьләрне куандырып, кызлары Эльвина да туа.
Декрет ялыннан соң Алсу Рифкать кызы «Йолдызчык» исемле балалар бакчасында эшли, аннан аны Бәләбәй Татар гимназиясенә чакыралар.
Бүгенге көндә Алсу Заһидуллина шушы уку йортында башлангыч сыйныфларга белем бирә. Ә бу – бик җаваплы вазыйфа.
Алсу Рифкать кызын укучылары гына түгел, ә аларның ата-аналары да бик нык яраталар. (Ә бу үзе генә дә күп нәрсә турында сөйли). Алсу Заһидуллина – сабыйларның идеалы. Шуңа да, күпчелек кызлар укытуы апалары кебек үскәч педагог булырга хыялланалар.
Алсу Заһидуллинага карагач, ирексездән Һади Такташның «Алсу» поэмасы искә төшә. Белүебезчә, анда мондый юллар да бар:
Салкын карга басып Алсу килә,
Усал түгел кебек шикелле...
Бу юлларны, гүя, бөек Такташ Алсу Заһидуллинаның үзенә багышлап язган диярсең.