Фатих Кәрим... Бүгенге көндә җирдә тынычлык өчен дәһшәтле сугышта гомерләрен дә аямаган ил уллары һәм кызларының һәркайсы халык хәтерендә җуелмаслык булып саклана. Шулай да 36 гына яшендә, ялкынланып яшәр һәм иҗат итәр чагында, һәлак булып калган каһарман шагыйрь Фатих Кәрим аеруча күңелгә якын. Ни өченме? Мөгаен, күрше генә Бишбүләк районының Ает авылында тугангадыр. Мөгаен, ике ел (1922-24 еллар) Бәләбәй педтехникумында укыганына күрәдер. Мөгаен, яулар тынып торган арада коралын янына куеп, салкын окопта берчә фашизмга каршы нәфрәт тулы, берчә гаҗәеп җылы, лирик шигырьләр яза алган кабатланмас һәм бердәнбер шагыйрь булганга күрәдер. Шушы күренешне күз алдына китереп карамакчы булам, әмма китерә алмыйм. Сугыш уты, әле бер, әле икенче иптәшеңнең яшәү белән хушлашуы, менә-менә икенче яуга күтәрелергә кирәк, ә шагыйрь кулында – битләре таушалып беткән блокнот һәм йөрәк сердәше-каләм... Шигырьләре исә миллионнарча совет кешеләренең йөрәк хисе, ант сүзе булып яңгырый.
Үлем турында уйлама,
Илең турында уйла,
Илең турында уйласаң,
Гомерең озын була.
Югыйсә бит яшь шагыйрь сугышка кадәр көнчелек аркасында “халык дошманы” исемен күтәреп, тоткынлыкта газаплар чиккән. Әмма күңеле катмаган, рәнҗү белән тулмаган. Акланып, иреккә чыккач, штабларда түгел, нәкъ менә утлы сугыш кырында гади солдат булып коралы белән дә, җыры белән дә дошманны кыйраткан. Мондый каһарман булыр өчен нечкә җанлы, олы йөрәкле Фатих Кәрим булырга кирәк!
Матбугатта Фатих Кәрим тормышындагы “ак таплар” турында беренчеләрдән булып язучы Рафаэль Мостафин язып чыга. 1920–50 нче еллардагы репрессия корбаннарының “эш”ләрен яхшы белүчеләрнең берсе буларак, ул Фатих Кәримгә карата да үз мөнәсәбәтен анык белдерде: аны эзәрлекләү кулга алганчыга кадәр бик күптәннән башланган иде инде, ди ул. 1937 елда “Кызыл Татарстан” газетасында Ләбиб Гыйльминең бер мәкаләсе басылып чыга. Шунда ул шагыйрьне совет пролетар әдәбиятындагы “чит элемент” дип атый, “советка каршы” язучыларның берсе, дип тамга суга. Фатих Кәрим “эше”ндәге төп гаепләү пунктларының берсе – аның троцкизмда гаепләнгән рус шагыйре Павел Васильев белән дустанә мөнәсәбәтләре. Чыннан да, Фатих Кәрим бу шагыйрьнең поэзиясенә ачыктан-ачык соклану белдергән була. Менә шуннан башлана инде. Бу беренче “таш” акрынлап зурракларын кузгата: Фатих Кәримне комсомол сафларыннан чыгаралар, әмма асылда “халык дошманы” дип атап, эшеннән чыгаралар. Берничә айдан кулга алалар.
Югарыда телгә алынганча, Фатих Кәрим фронтта алгы сызыкта көрәшкән татар язучыларының берсе. Алай гына да түгел, мөмкинлек чыккан һәр мизгелендә ябырылып язган әдип тә. Күз алдына китерүе дә кыен: яулар тынып торган арада ул 9 поэма, 2 повесть, 1 драма әсәре, 100 дән артык шигырь иҗат итә. Әйе, күңелеңә илһам килүне күз алдына да китереп булмаган шартларда да ул язмыйча тора алмый, аның затлы гадилек белән сугарылган, ватанпәрвәрлекне югары биеклектә чагылдырган сугыш чоры иҗаты әдәбиятыбызның асыл хәзинәсен тәшкил итә.
Фатих Кәримнең исеме дә, иҗаты да үлемсез. Җиңел, йөгерек тел белән язылган шигырьләрен кайта-кайта укысаң да туйдырмый, торган саен Кадриясен, балаларын, туган җирен, иҗатны үлеп яраткан шагыйрьнең талантына, үзенә соклануың артканнан-арта гына. Үзен, җанын шигырь итеп язып калдырган Фатих Кәримнең эчкерсезлеге, гаҗәеп чиста күңелле булуы әсәрләренең һәр юлында ярылып ята.
Хөрмәтле укучым, күңелеңне баетыйм, агартыйм, чорга үземнән дә яктылык, миһербанлык өстим дисәң, Фатих Кәрим китапларын кулыңа ал; шигырьләрен укып ела, көл, соклан, сискән, уйлан; Ает авылында шагыйрь турында кадерле истәлекләр саклаган музейга бар, якташ шагыйрьнең 36 ел эчендәге гаять зур, шатлыклы да, хәсрәтле дә дөньясына күңел күзең белән бак; каһарман шагыйрь әтисенең иҗатын үлемсез итү өчен гаять зур эшләр башкарып, 1919 елның декабрендә мәрхүм булган Ләйлә ханымның якты рухына дога укы. Халкыбызның батыр улы, күренекле шагыйре Фатих Кәрим белән горурланып яшә!
P.S. Сапер взводы командиры, лейтенант Фатих Кәрим 1945 елның 19 февралендә Пруссиядә һәлак була. Кабере Кенигсберг шәһәреннән 40 чакрым ераклыкта урнашкан Багратионовск шәһәре янындагы туганнар каберлегендә була. Сугыш вакытында әлеге каберлек “37, 8 нче калкулык” дип атап йөртелә. Шагыйрьнең каберен 1956 елда табып алалар һәм Багратионовск шәһәрендәге мемориал комплекска күчереп җирлиләр. Комплексның үзәгендә булган кабер ташына: “Лейтенант Фатих Карим – татарский поэт, погиб героем в бою с немецкими захватчиками 19.02.1945 г.” – дип язылган.
Фатих Кәрим – I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән.