Илдар Айрат улы Фазлетдинов чит илдә яшәүче милләттәшләребезнең берсе. Ул дүртенче ел инде тормыш иптәше Ләлә ханым белән Вьетнамның Ханой шәһәрендә яши һәм Русия Федерациясенең илчелегендә эшли.
Фазлетдиновлар династиясеннән
Илдар Айрат улы – Мәтәүбашның иң зыялы Фазлетдиновлар нәселеннән. Кашафетдин Фазлетдин улы – авылының иң беренче укытучысы. Аның ике кызы да әтиләренең эшен дәвам иткән, ә улы Айрат күп еллар буе колхоз рәисе һәм мәктәп директоры булып эшләгән. Ә Илдар Фазлетдинов – аның төпчек улы.
Язмам герое 1966 елның 27 маенда Бәләбәй районының Мәтәүбаш авылында дөньяга килә. Урта мәктәпне яхшы билгеләренә тәмамлананнан соң укуын Башкорт дәүләт педагогия институтының чит телләр факультетында дәвам итә. Икенче курстан соң армиягә алынып Куйбышев өлкәсенең Сызрань шәһәрендә элемтә гаскәрләрендә хезмәт итә. 1991 елны укып бетеп кулына диплом алгач үзенең туган авылы Мәтәүбашка кайтып укытучы булып эшли башлый. Яшь белгечне күреп калып тиздән күрше Тузлыкуш авылына мәктәп директоры, бераз соңрак колхоз рәисе итеп үрләтәләр.
2005 елны Илдар Айрат улы Фазлетдиновны Бәләбәй районы мәгариф бүлегенә эшкә чакыралар, ул, шул ук вакытта, төзелеп ятучы Башкорт гимназиясе директоры вазыйфасын да башкара әле.
Хуш, Русия, исәнме, Эфиопия
2007 елны оста оештыручы, талантлы җитәкче Илдар Айрат улы белән аның хәләл җефете Ләлә ханымны, Русия Федерациясенең Чит илләр министрыгыннан шалтыратып, Африканың Эфиопия дәүләтенә эшкә чакыралар. Алар, әлбәттә, ризалаша.
«Эфиопия – «кара» контингентның күпчелек дәүләтләреннән шактый аерылып тора, – дип сөйли Илдар Фазлетдинов. – Монда һава температурасы да артык эссе түгел – ел әйләнәсенә 24-25 градус. Илнең күпчелек мәйданын саванналар били. Хайваннар дөньясы да бик бай; төрле-төрле маймыллар, зебралар, жирафлар, филләр, дөяләр, арсланнар, юлбарыслар, крокодиллар, еланнар, 200 яшьлек зур-зур ташбакалар.
Табигате бик бай. Эреле-ваклы күлләр күп. Папая, лайм, банан, дәфнә агачлары үсә. Менә, мәсәлән, безнең илчелек Аддис-Абеба кырыендагы калкулыкта – эвкалипт урманы эчендә урнашкан. Эфиопиядә, шулай ук, дөньядагы иң кыйммәтле кофе җитештерәләр. Борычны да чит илләргә тонналап саталар.
Күпчелек халкы амхара телендә сөйләшә. Инглизчә бик азлар гына белә. Халкының яртысы христиан, яртысы – мөселман. Мәчетләр дә эшли, берничәсен үз күзем белән барып күрдем.
Эфиопия аграр дәүләт. Хәерчеләр бик күп, әмма, шуңа да карамастан, ил икътисады алга таба зур адымнар ясый. Юллар, кунакханәләр төзелә.
Эфиопия нейтраль дәүләт, монда АКШның да, Русиянең дә тәэсире артык зур түгел.
Бу җирләр – борынгы цивилизация яралган урын. Эфиопиянең үзәк музеенда беренче кешенең скелеты да бар. Ул Люси исемле, буе 1 метр 50 сантиметр.
Эфиопия календарендә 13 ай. Алар елы җиде елга соңлап йөри. Шул сәбәпле, мин 2000 елны Русиядә каршы алуыма карамастан, Эфиопиядә тагын бер тапкыр яңа гасырны каршыладым.
Амхара телендә татар теленә охшаш сүзләр бар. Мәсәлән, дәфтәр, көн, кыяр, мәхәббәт, чөгендер... Күрәсең, безнең төрки бабаларыбыз бу тирәләрдә дә йөргәндер.
Эфиопларның милли азыклары да бик тәмле. Сарык, кәҗә итеннән искитмәле ризыклар пешерәләр, аларның милли күмәчләре дә бүтән бер халыкныкына да охшамаган.
Эфиопия дәүләтендә, Африка материгындагы бүтән илләрдән аермалы буларак, искитмәле чибәр халык яши. Ирләре дә, хатыннары да глянц журнал тышыннан төшкәннәр диярсең. Аларның балалары да бик матур. Хәтта тотып алып сөяселәр килә.
Эфиопия халкы, шуңа өстәп, бик киң күңелле дә. Курыкмыйча рәхәтләнеп урамнарында йөрергә була. Алар ак тәнле халыкка бик хөрмәт белән карый. Еш кына яныңа килеп үзләре белән фоторәсемгә төшәргә рөхсәт сорыйлар. Алар ак тәнле кешене тотып карауны зур бәхеткә саный. Шул сәбәпле, мондый теләк белән мөрәҗәгать итүчеләр дә очрый. Туйларында ак тәнле кунак булса бу яшьләргә уңыш китерә дигән риваятьләре дә бар». Әйе, Илдар Айрат улын исең китеп тыңлыйсың, әйтерсең үзең Аддис-Аббебаның урамнарында йөреп ятасың.
Илдар Фазлетдиновның Эфиопиядәге контракты тәмалангач, бер ел күрше Ярмәкәй районының мәгариф бүлегендә методик кабинет җитәкчесе булып эшли. 2010 елны Фазлетдиновлар гаиләсенә янә чакыру килә. Бу юлы Һиндстанның үзенә.
Делига килеп төшкәч Илдар Айрат улының исе китә. Чөнки бу ил без күреп гадәтләнгән Һиндстан фильмнарыннан бик нык аерыла икән. Коточкыч хәерчелек. Урамнарында катыркы өстендә йоклап ятучы сукбайлар күп. Әледән әле хәерчеләр сырып алып акча сорый. Аларны полиция күреп калса, эшләре харап – бер кызганусыз күсәкләр белән ярырга тотыналар.
«Халкы да «зәңгәр экраннардан» бик нык аерыла. Кыскалар һәм бик ямьсезләр. Үзләре бик пошмаслар – беркая ашыкмыйлар. Сөйләшкән вакытка килмиләр», – ди исе китеп Илдар Айрат улы.
Һиндстанда сыерлар да, маймыллар да изге хайванга санала икән. Соңгыларына хәтта һәйкәл дә куйганнар. Бу ил күп милләтле генә түгел, ә күп динле дә. Шул сәбәпле, мөселман базарларында сыер ите дә сатыла икән.
Якташыбызны бер дус һинд генералы үзенең туена да чакырган. Анда 500 кеше катнашкан. Иң кызыгы – өстәлдә ит ризыклары да, спиртлы эчемлекләр дә булмаган, әмма, шуңа да карамастан, туй бик күңелле үткән.
«Һиндстанга килеп төшкәч, андагы пычраклыктан һәм андагы хәерчелектән котым очкан иде. Тора-бара боларга өйрәнелде. Аның урынына, бу илдән китү бик авыр булды. Чөнки, Һиндстан кайсы ягы беләндер үзенә гашыйк та иттерә», – дип үзенең тәэсоратлары белән уртаклашты илчелек хезмәткәре.
Һиндстан илчелегендәге контракты тәмамлангач, Илдар Айрат улы үзебезнең Башкортстанга кайтып Уфа районының Миловка поселогында өч ел мәктәп директоры булып эшли. Монда да ул үзен яхшы яктан гына күрсәтә.
2017 елны ирле-хатынлы Фазлетдиновларга Русия Федерациясенең Вьетнамдагы илчелегеннән чакыру килә.
Мин аңардан бу илдән алган тәэсоратлары турында сорыйм. «Вьетнам – искиткеч ил. Анда бик тырыш халык яши. Илнең икътисады да, халкының матди хәле дә көннән-көн яхшыра. Бөтен җирдә төзелеш. Менә әле, Ханойда метро да салып яталар.
Урамнары чиста. Хәер сорашучылар да, исерекләр дә юк. Танышларым да күп. Урамга чыксам еш кына исәнләшеп китәләр.
Вьетнамнар кыска буйлы, әмма бик яхшы күңелле халык. Алар, хәтта, американнарга да үч сакламыйлар, «Ул сугыш әллә кайчан булган инде», – дип кенә җавап кайтаралар.
Русияне бик яраталар. Урысча белүчеләре дә күп. Бәйрәмнәрдә матур итеп рус җырларын башкаралар.
Милли кухнялары да бик үзенчәлекле. Диңгез азыкларына һәм дөгегә өстенлек бирәләр, яшел чәй эчәләр», – дип сөйли илчелек хезмәткәре. Мин, форсаттан файдаланып, коронавирус пандемиясе белән дә кызыксынам.
– Вьетнамнар бик җаваплы һәм бик намуслы халык. Алар югарыдан кушылган барча боерыкны да җиренә җиткереп башкаралар. Берәр җирдә коронавирус табалар икән – тиз генә шул районны ябалар. Битлек мәсьәләсенә дә халык бик җитди карый. Моның нәтиҗәсе дә яхшы. 98 миллион халык яшәгән Вьетнамда бүгенге көндә ике мең генә коронавирус очрагы теркәлгән, – дип уртаклаша илчелек вәкиле. Моны ишеткәч, минем вьетнам халкына ихтирамым бермә-бер артты.
– Сагынасызмы? – дип сорыйм авылдашымнан.
– Сагынам, бик сагынам. Коронавирус пандемиясе аркасында Русиягә ике ел кайтканым, ике ел туганнарымны, улларымны, оныкларымны күргәнем юк.
– Сез чит илләрдә яшәгәнсез, күп илләр күргәнсез, шуннан чыгып әйтегез әле, иң матур җир кайда ул?
– Дөнья йөзендәге иң матур җир – Бәләбәй районының Мәтәүбаш авылы. Һиндстанда да, Вьетнамда да, Эфиопиядә дә, Берләшкән Гарәп Эмиратларында да, Таиландта да, Камбоджада да, Сингапурда да мин мондый матурлыкны күрмәдем, шуңа да, түземсезләнеп, үземнең туган якка кайтасы көннәремне саныйм.
Әйе, чыннан да шулайдыр, чөнки Айрат абый белән Рима апа күптән инде җир куенында булса да, балалары туган нигезләрен онытмый, форсат чыккан саен кайтып йөри.