Менә эшләрен республика күләмендә яклау алдыннан,20 февраль көнне, йомгаклау чарасын үткәрделәр.
Надеждин – күренекле рус язучысы Сергей Аксаков биләмәләренең төп утары буларак салынган, үзенең тотрыклы гореф-гадәтләре булган борынгы авыл. Бүген мондагы 252 хуҗалыкта 700дән артык кеше көн күрә. Хезмәт сөючән, төрле яктан сәләтле, ачык йөзле халык яши бу авылда.
Сәламәт тормыш алып барырга теләгән күп гаиләләр өчен конкурста катнашу стимул булды. Алар авылда үткәрелгән мәдәни чараларда һәм спорт ярышларында бик теләп катнашты. Бу чорда Надеждин авылы клубы гөрләп торды: иҗади мәйданчыклар эшләде, кул эшләре күргәзмәләре, шашка һәм шахмат турнирлары, мини-футбол, волейбол уеннары, сәламәт тормыш алып баруны пропагандалау буенча флешмоб, «Бергәләп чаңгы юлына» дип аталган спорт бәйрәме һәм башка чаралар оештырылды.
Йомгаклау чарасына да гаиләләре белән килделәр алар. Бәләбәй муниципаль районы Советы секретаре Инна Шалупкина, Аксаков авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Эльмира Абдрахманова, Бәләбәй районы хакимияте вәкилләре авыл халкын, муниципаль этапны уңышлы үтеп, җиңү яулаулары белән котладылар.
Бәйрәм барышында авылның олы яшьтәге кешеләре – Василий Вдовин, Залина Иркина, Тәнзилә Ногыманова, Кифая Фаизова, Миңлегөл Габделхакова зур ихтирам белән искә алынды. Авыл клубы каршында эшләп килгән «Өмет» вокал коллективы аларга күңел кылларын тибрәткән моңлы җырларын бүләк итте. Бу көнне клуб ихатасында «Урал-батыр» милли мәдәниятләр үзәге тарафыннан әзерләнгән балалар өчен уен мәйданчыклары гөрләп торды.Уңган кызлар кәгазьдән чәчкәләр һәм курчаклар ясау буенча осталык дәресләре үткәрде.
– Без проект кысаларында ярты ел дәвамында чаралар циклын үткәрдек, сәламәт, аек тормыш алып баруны пропагандалау буенча зур эшләр башкардык, – ди Аксаков авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Эльвира Абдрахманова. – Бөтен авыл белән гаилә кыйммәтләрен саклау, балаларда гаилә мөнәсәбәтләре мәдәниятен тәрбияләү буенча эш алып барабыз. Безнең өчен, әлбәттә, Аксаковларның зур тату гаиләсе өлге булып тора. Район һәм шәһәр традицияләрен саклап эшлибез һәм яшибез.
Надеждин авылы халкы республика конкурсында безнең районны лаеклы тәкъдим итәр, дип ышанабыз.
Елена Торгашова фотолары.