Өлкән төркемдә генә дә, әллә ничә милләт вәкилләре бар (рус, татар, чуваш, башкорт һәм азербайҗан). Шушы һәр милләтләр турында без төрле әңгәмәләр, уеннар үткәреп алдык. Безнең төркем балаларының күпчелеге татар милләтеннән, шуңа күрә татар теленә, татар халкының гореф-гадәтләренә аерым тукталып үттек. Бәйрәмебездә яттан татарча шигырьләр сөйләдек, татар халык әкиятләреннән өзекләр укыдык, матур-матур рәсемнәр белән таныштык, татар халык уеннарын уйнадык. Балаларга бигрәк тә милли аш-су белән милли киемдәге курчакларны сыйлау ошады.
Әйе, тел ул милләтнең бизәге. Шул бизәк уңмасын өчен аны кадерләргә, өйрәнергә, чаң-тузан төшермәскә кирәк. Теле булганда милләт үлми. Шуның өчен һәрбер милләт үз телен сакларга тиеш.