Барлык яңалыклар
Общие статьи
2 март 2021, 20:25

Горбачев мине төрмәдән алып калды

Бүген 20 гасырның бөек шәхесе – Михаил Горбачевның туган көне. Аңа 90 яшь тула

Горбачевны нинди генә сүкмәсеннәр, әмма мин аны бик нык хөрмәт итәм. Медицина һәм укыту бушка булуга карамастан, империя черек иде. Мескен әти-әнием, бик күпләр кебек, аена 30 сумга колхозга бил бөктеләр. Гаделсезлек. Без, хәтта, апельсин белән бананның да нәрсә икәнен белми идек, ә калганын әйтеп торасы да юк.
Күпләр: “Ул СССРны җимерде”, – диләр. Сез нәрсә сөйлисез, җәмәгать?! Империя черек иде һәм ул аз гына кагылуга да авып китте.
Горбачев ярдәмендә союздаш республикалар үзләренә ирек алды. Бүгенге көндә латышы да, эстоны да, грузин-үзбәге дә империядән чыгуларына үкенеп утырмыйлар. Алар ирекле, алар хөр!
Горбачев бик акыллы иде. Аны бар дөнья хөрмәт итте.
Горбачев үзенең хатыны белән искитәрлек пар иде. Хатыны үлгәч, хәтта, бүтән өйләнмәде.
Горбачев илне таламады. Әле дә намуслы юл белән – чит ил югары уку йортларында лекцияләр укып акча эшләп йөри.
Ә хәзер Горбачевның мине төрмәдән коткаруы турында. Армиядә дөреслек өчен көрәшкәнем өчен мине КГБга ышанычсыз кеше буларак исәпкә куйдылар. Димәк, Михаил Сергеевич үзгәртеп корулар башламаса, мине КГБ төрмәсендә черетерләр иде.
Михаил Сергеевич, Сез татарча аңлыйсызмы-юкмы, әмма мин Сезне, барыбер, чын күңелдән туган көнегез белән кайнар котлыйм! Бәхетле булыгыз! Иң мөһиме – мин Сезне хөрмәт итәм. (Ә Габдулла Вафин дигән кеше мондый сүзләрне бик сирәкләргә генә әйтә).
Габдулла Вафин.
Читайте нас: