Үткән гасырның туксанынчы еллары. Минем Мәскәүгә җыенуымны ишеткәч «Азатлык» радиосының Башкортстан буенча үз хәбәрчеләре башкаладагы офисларына кереп, хезмәт хакларын алып кайтуымны сорадылар. Бандитлар заманы, җитмәсә, акчасы да күп, тик, шуңа да карамастан, ялындырып булса да ризалаштым.
Мәскәү уртасының ремонтка ябылган тар тыкрыкларында шактый гына адашып йөргәннән соң «Азатлык» офисын тәки эзләп таптым. Паспортымны күрсәтеп эчкә узам. Шунда зур зал уртасындагы өстәл артында сөйләшеп утырган ике абзыйга игътибар итәм. Әйбәтрәк итеп карасам – урталарында «Социалистик Татарстан» гәзите ята. Кызыксынып яннарына барам һәм, исәнләшкәч, аларның аксылрак тәнлесеннән: «Сез кайсы якныкы?» – дип сорыйм. Ул: «Мин Ташкенттан. Үзбәкстанда тыелган «Очкын» фиркасе әгъзасымын. Әле эзәрлекләүләрдән качып Мәскәүдә яшим», – диде. Аннан икенчесенең туган ягы белән кызыксынам.
– Башкортстаннан, – ди кыска гына буйлы карарак йөзле абзый.
– Кайсы районнан? – дип сорыйм сөенеп.
– Бәй, мин дә бит Бәләбәй районыннан. Ә сез кайсы авылдан?
– Бәй, мин дә бит Мәтәүбаштан, – дип кычкырып җибәргәнемне үзем дә сизми калам.
– Алай булгач мин синең кем икәнеңне беләм, – ди абзый күзен дә йоммыйча.
– Юк, мин ул кеше түгел, ә аның энесе.
Шулай итеп мин күп миллионлы Мәскәү шәһәрендә авылдашым белән танышам. Башкала татарларына таратырга «Тулпар»лар алып килүемне әйткәч, ул безнең Башкортстан татарларының беренче журналын күрергә теләп минем белән кунакханәгә килә. Аңа берничә данә бүләк иткәч сыйларга теләп ресторанга чакырам. Ул итагатьле итеп баш тарта. Аннан Айрат абыйга хулиганнар бәйләнә күрмәсен дип кичке Мәскәү буйлап метрога тиклем озатып куям.
Шушы вакыйгадан соң берничә ел вакыт үткәч мин Мөнир абыем белән миңа «УАЗ» машинасы алырга Сембер шәһәренә барырга булабыз. Бу турыда телефоннан шалтыратып Айрат абыйга да әйтәбез. Ул туп-туры үзләрене килергә куша.
Авылдашыбыз безне үз туганыдай сөенеп каршы ала. Тормыш иптәше – Әминә апа да үзе кебек бик ачык кеше булып чыкты. Алар безне бик әйбәтләп сыйлагач Айрат абый Сембер шәһәренең тарихи урыннары белән таныштырырга алып китте. Авылдашыбызның бик хәтәр итеп машина йөрткәнен ишетеп белгәнгә күрә, Мөнир абый белән икебез дә «шестерка»сының артына утырдык. Кузгалып киттек. Үзе кош кебек җилдерә, үзе юлга да карамыйча артына борылып безнең белән сөйләшеп бара. Спидометрына күз төшерәбез – шәһәр уртасыннан 80-90 белән бара! Менә исән-имин генә бер юл чатын үтәбез, икенчесен... Ленин музеена килеп җитеп машинадан төшкәч тә безнең аяк балтырлары бик озак калтырап торды. Хәлебезне сизде, бугай, сүз арасында гына, үзенең танк гаскәрләрендә командир, Сембергә кайткач бик озак еллар автомәктәптә инструктор булып эшләвен әйтеп куя. Бу сүзләреннән соң без, һич югы, курыкмаска тырыштык.
Безне тагын бер нәрсә аптыратты. Кая гына барсак та аны таныйлар, хөрмәт итәләр, үзе дә белмәгән кешеләр йөгереп килеп: «Исәнмесез, Айрат абый», – дип исәнләшеп китәләр иде.
Икенче көнне ул безгә машина да алышты. Аннан шушы кечкенә буйлы, әмма бик олы җанлы шәхес авылдашларына сәлам әйтеп озатып калды.
Мәтәүбашка кайткан саен ул минем янга сугылып чыга иде. Тик бик тизгә – 10-15 минутка гына. Шул арада алып кайткан китапларын бүләк итә, миллөт язмышы өчен борчылулары белөн уртаклаша, Мәтәүбашның эшкилмәгән түрәләрен тәнкыйть утына тота, үлеп барган авылыбызны уятырлык фикерләре белән уртаклаша һәм ясап куйган чәйне дә эчеп тормыйча ашыгып чыгып китә иде. Күңелем аның үлеп китүенә һич кенә дә ышанмый. Ул һәрчак йөгереп килеп керер төсле.
Айрат Исмәгыйль улы шәхси мәнфәгатьләрен бер читкә куеп, милләт өчен зур эшләр башкарган олы йөрәкле эчкерсез шәхес. Аны бар татар дөньясы белүенә карамастан, кызганыч, туган төбәгендә генә күрмәмешкә салышучылар күп әле. Юкса, Сембер шәһәрендә яшәвенә карамастан, үзенең туган авылы өчен борчылучы бу затка багышлап, ким дигәндә дә, бәләкәй генә кичә булса да үткәреп, үсеп килүче буынга аның олы эшләре турында сөйләп булыр иде.
Әмма Айрат абыйны күрсәләр дә, күрмәсәләр дә, ул милләте өчен зур эшләр башкарган шәхес һәм аның исеме халкыбыз күңелендә бик озак сакланыр.