– Конюхтан сорап ат ал да, әрәмәгә барып коры-сары төяп кайтырбыз, – диде кәләш беркөнне иртә белән, учак ягарга чыра тапмагач.
– Бик ашыксаң, әнә, бар да, Хөбәкәдән җиктер дә ал, – дидем уяулы-йокылы килеш, җылы юрган астыннан танауны гына чыгарып.
Бармас дип уйлаган идем, әмма бөтерчектәй Ишембай сылуы тик торамы соң – җигүле атны капка төбенә китереп тә куйган.
Урманга юлландык. Яшен яшәгән, ашын ашаган хан заманыннан калган, кабыргалары гармун телләредәй тире астыннан бүлтәешеп торган арык ат, пошкыргалап, теләр-теләмәс кенә атлап бара. Кич авышканда гына арбага шыплап тутырып утын төядек, кайтырга чыктык. Ах аллага төшеп тарта малкай. Көч биреп арттан икәүләшеп арбаны этәбез. Шулчак көтмәгәндә шарт итеп аркалык бавы өзелде. Аны әштер-өштер ялгап кузгалган идек, тәгәрмәч таралды да, кендек чыгып очты. Йөк өстендә яткан имән шуып төшеп, малкайның ашык сөяген имгәтте. Юл буенда йөкне бушатырга туры килде. Аксаклаган атны тугарып, хатынга җитәкләттем, ә ватык арбаны, кәҗә майларын чыгарып, үзем сөйрәдем.
– Җыен иске-москы дирбия тоттырган, әллә берәр ярамаган сүз әйткән идеңме ат караучыга? – дип төпченәм аннан юлда.
– Ю-ук! – диде хәләлем аптырап. – Хөбәкә абзый! Утын алып кайтырга ат бирмәссеңме? – дип кенә сорадым. Ул никтер көлемсерәде дә: – Ярар! – диде һәм җигеп тә бирде.
– Исеме Хобайбулла бит ул абзыйның, ә Хөбәкә – кушаматы гына.
– Мин читтән килгән кеше, каян белим кушамат икәнен?! Син ничек атадың, мин шулай кабатладым, – диде кәләшем көрсенеп.
Хәер, читтән килеп эшкә урнашкан бухгалтерның да авызы пеште. Бусын үз күзләрем белән күрдем. Колхозчылар исемлегенә абзыйны Хөбәкә дип язып куйган. Ә беркөнне яланнан печән урынына ватык арба тәгәрмәче күтәреп кайтты, хи-хи-хи...
Ат сорарга барсак, баш киемен салып, култык астына кыстырып:
– Хобайбулла абзыкай! Зинһар ат биреп торчы...– дип, авыз җыеп кына үтенеч белдерәбез. Биреп тора, рәхмәт яугыры. Арба да заводтан чыккандай өр яңа, аты да кешнәп, баскан урында биеп тора. Шулай да авылдашлар теленә кергән “Хөбәкә” кушаматы үз-ара гәпләшкәндә авызлардан пылт та пылт очып кына чыга. Чыксын, үз кеше итеп, яратып әйтәбез бит без аны.