Өч тапкыр дөнья чемпионы, Олимпия уеннары призеры, Русиянең атказанган спорт мастеры әлеге вакытта Башкортстан Республикасының Чаңгы спорты һәм биатлон федерациясен җитәкли.
Шушы көннәрдә данлыклы спортчы эш сәфәре белән Бәләбәй шәһәренә килеп китте. Максим Чудовны, әлбәттә, Сәламәтлек сукмагы кызыксындырды, ул, шулай ук, чаңгы базасында булды, тренерлар составы белән танышты.
Безнең районда чаңгы спорты күпләрнең иң яраткан спорт төреннән санала. Бәләбәйлеләрнең яше-карты, беренче кар төшү белән үк, шәһәрнең иң матур почмакларыннан булган Сәламәтлек сукмагыннан чаңгыда үтәргә ашыга. Һәм кыш буена кеше өзелми анда. Әледән-әле спорт чаралары үткәрелә.
– Чаңгы юлы шәп урынга салынган икән, – дип үзенең соклануын яшермәде Максим Александрович. – Монда республика күләмендә чаңгы ярышлары үткәрүне дә мотлак күзалларга кирәк!
Бәләбәй муниципаль районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев белән очрашуда легендарь спортчы безнең районда чаңгы спортын тагын да үстерү юлларына игътибар юнәлтте. Федерация җитәкчесе Бәләбәй районын “Башкортстан Республикасында чаңгы спортын һәм биатлонны үстерү” төбәк программасына кертүдә ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирде.
– Сөйләгәннәргә өстәп, тагы да шуны әйтәсе килә: без бик кызыклы һәм перспективалы фикердә тукталдык. Ул да булса – Чаңгы әзерлеге үзәге төзү. Монда чаңгы базасы, киенү-чишенү бүлмәләре, мини-кафе, кирәк-яракларны әзерләү өчен бокслар урнаштыру күз уңында тотыла, – дип уртаклашты Азат Альверт улы Сәламәтлек сукмагында спорт зонасы төзү планнары белән. – Барысы да уйланылганча килеп чыгар, киләчәктә район гына түгел, республика күләмендә дә ярышларны югары кимәлдә үткәрә алырбыз, дип ышанам!