Общие статьи
16 Марта 2021, 12:15

Күңел кушуы буенча

Тыныч күк йөзе, ак болытлар, әкрен җилгә тибрәлгән нәфис таллар, аз гына дулкынланган су өсте...

Добавить в предпочтительные источники Google
Ачык яшел, зәңгәрсу, аксыл, алсу төсләр… Әнә сыек урман өстен нурга манчып чыгып килүче алтынсу кояш нурларына коенып өрфиядәй юка гәүдәле яшь кыз киң сукмактан атлый… Лилия Мәҗитова картиналары безне, тормыш ыгы-зыгысын онытып торып, һәр мизгелгә куана, тынлыкны тыңлый белергә өйрәтә.
– Минем эшем бик тынгысыз: очрашулар, бәйрәмнәр, бертуктаусыз телефон шалтыравы, кичектермәслек ашыгыч эшләр…Эшләрне читкә куеп, картиналарымда күңелгә якын, үз һәм җан тынычлыгы бирә торган урын эзлим. Мин тормышны яратам, юк кына нәрсәдән дә матурлык күреп, сабыйларча шатланам, шул матурлыкны картиналарыма күчерә, алар белән әйләнә-тирәне бизи алуымнан ләззәт табам.
Диварлардан безгә карап торган шаян һәм беркатлы әкият геройларын күңел кушуы буенча, җанын биреп, рәхәт табып эшләгәне күренеп тора инде. Шәһәрнең балалар бакчалары, Башкорт-гимназия интернаты, балалар поликлиникасы, “Яшьтәш” яшүсмерләр клубы, гаиләгә социаль-психологик ярдәм үзәге, Аксаков тарихи-мәдәни үзәге, балалар өчен төрле ял һәм уку үзәкләре, хәтта күп фатирлы йорт подъездлары диварларыннан безнең күзне иркәләүче, кәефне күтәрүче, тормышка дәрт уятучы сурәтләрне тик үз эшенә мөккибән киткән кеше генә төшерә ала.
– Майлы буяулар белән, улым туып, декрет ялында утырганда гына төшерә башладым. Аңа кадәр карандаш белән төшергән рәсемнәремне карыйм да аптырап куям: улымның образын да башта кәгазь битенә төшергәнмен икән дә! Балам туганчы бер ел алдан ясаган рәсемнән минем улым елмаеп тора! Хәзер улыма 19 яшь. Димәк, иҗат итә башлавыма да 19 ел.
Аның эшләре инде 150дән артып китә. Үзендә күпкә тоткарланмый алар: туганнарына, танышларына, танышларының танышларына өләшә. Лилия Мәҗитованың кайсыбер картиналарын Үзәк мәдәният йорты эчке диварларында күрергә мөмкин, берничә эше Тарихи-крайны өйрәнү музееның Сәнгать галереясы фондында саклана.
– Соңгы 6 елда аз гына икенчерәк юнәлештә эшли башладым – стенага акрил һәм суда эремәле буяулар белән төшерү. Болай эшләү физик яктан бик арытса да, минем өчен аеруча кызыклы һәм мавыктыргыч! Ап-ак, шыксыз, шуңа күрә тагын да зуррак һәм котсызрак булып күренгән стеналарда көн азагында иксез-чиксез диңгез киңлекләре, ниндидер шәһәрнең тын урамнары яки әкияти балачак иле күренешләре пәйда булгач, күңелгә рәхәт булып китә, үзем дә балалар кебек куанам!.. Хәзер миңа рәсем төшерергә әзерләгән тукыма яки кәгазь бите бик кечкенә булып тоела, яңадан-яңа образлар һәм композицияләр тудыру өчен минем тик диварларда гына эшлисем килә.
Ә бит һөнәре буенча Лилия Мәҗитова рәссам түгел. Ул Бәләбәй шәһәрендә туган, педагогия училищесын, аннан “Педагог-психолог” белгечлеге буенча Башкорт дәүләт педагогия университетын тәмамлаган. Хезмәт юлын 15нче мәктәптә психолог, пионервожатый, бизәүче рәссам буларак башлаган. Нәкъ шул елларда мәктәптә үткән төрле кичәләргә сәхнәне бизәү өчен аңа еш кына кулына пумала алырга туры килгән. Беренче тапкыр башлангыч сыйныфлар укый торган корпус стеналарына рәсемнәр төшереп караган. Әйтергә кирәк, тәүге эшләре үк уңышлы чыккан, алар озак еллар күзләрне иркәләп, балаларны шатландырган.
Лилия Мәҗитова 2006 елдан 2014елга тиклем Бәләбәй районы Мәгариф бүлегендә тәрбия эше һәм балаларның җәйге ялын оештыру буенча методист булып эшләгән.Ә бүгенге көндә ул – Бәләбәй муниципаль районы Социаль үсеш идарәсенең мәдәният булегендә баш белгеч. Әле таләпчән, тимер кебек нык, үз сүзле, көчле ихтыярлы, әле нәзакакатьле, тыйнак, нәфис сынлы бу ханымга карап сокланасың. Эше тынгысыз булуга карамастан, иҗат өчен вакыт табарга тырыша ул. Чөнки күңел кушуы буенча, бар йөрәген, бар хисләрен биреп эшли. Илһам канатларың сынмасын, йөрәгеңдә эш дәрте сүрелмәсен, Лилия ханым! Уңышлар сезгә.
Габдулла Вафин.
Читайте нас