Барлык яңалыклар
Общие статьи
17 март 2021, 12:20

«Зөһрәм көтә мине»

Кемдер үзенең мәхәббәтен мәктәптә, кемдер дискотекада, ә кемдер каз өмәсендә очрата

Кеше Ходай тарафыннан ярты итеп кенә яратыла, диләр. Һәм ул тулы булыр өчен үзенең парын эзләп табарга тиеш. Кемдер үзенең сөйгәнен бик тиз очрата, кемдер эзләсә дә бөтенләй таба алмый, ә кемдер, язмам герое төсле, бик соң кавыша һәм бик бәхетле була.
Таныш булыгыз, ул Фәүзел Маннанов дигән кеше. Аның бала чагы бүтән яшьтәшләренекеннән әллә ни аерылып тормаса да, күңелендә ул искиткеч хыял йөртә. «Ниндине?» – дисезме? Әйтсәм әйтим инде – ул бәләкәйдән үк бик матур гаилә корырга, өй тутырып балалар үстерергә хыяллана.
Әмма: «Ходайны ачуландырырга теләсәң – план төзе», – дип юкка гына әйтмиләрдер, шул. Чөнки, Фәүзел белән дә шундыйрак хәл килеп чыга.
Үткән гасырның туксанынчы елларын күпләрегез хәтерлисездер, әле. Кибет киштәләре буш, бөтен җирдә кытлык. Әмма, шуңа да карамастан, Фәүзел үзенең булачак балаларына дип киемнәр һәм уенчыклар юнәтә. Әмма алары сабыйларына насыйп булмый. «Ни өченме?» – дисезме? Чү, анысы турында бераз соңрак.
Фәүзел, егет чорына кергәч, берничә тапкыр өйләнеп каравын карый, әмма хатыннарыннан уңмый, җитмәсә, шуңа өстәп, уртак балалары да булмый. Төшенкелекләргә бирелгән чаклары күп булса да, ничектер дөнья көтәргә тырыша. Юанычны ул маллар арасында таба. Ә туачак сабыйларына дип җыйган уенчыклары белән киемнәрне туганнарына өләшә.
Берчак Фәүзел илле баш каз ала. Моны әйтү генә җиңел, ә аны эш итәргә дә кирәк бит әле.
Кошлар үсеп җиткәч, Фәүзел каз өмәсе үткәрергә уйлый. Аңа Таллыкул авылында яшәүче энесен дә чакыра. Ә Финат ярдәмгә үзе белән ике кодачасын да алып килә.
Фәүзел сүзгә артык катышмыйча тырышып каз мамыгы йолкыган сөйкемле генә яшь хатынга шунда ук игътибар итә. Сиздермичә генә энесеннән аның турында сораша. Зөһрә исемле икән. Ире үлеп, өч бала белән тол калган.
Ул көнне казларның яртысын гына эшкәртергә өлгерәләр. Ә киләсе өмәгә ир энесеннән мотлак Зөһрәне дә алып килүен үтенә.Барча кошлар эшкәртелеп беткәч, Фәүзел уңган хатынны алып кала һәм, никах укытып, гаилә корып бергә яши башлыйлар.
Бәхет килсә, өелеп килә диләр. Фәүзел 47 яшендә яраткан хатынлы да була, аларны куандырып Даниярлары да туа. Баласыз калдым дигән кешенең сабые тууының нинди шатлык булуын аңлыйсыздыр инде. Безнең Фәүзел дә сөенеченнән чак очып кына китми. Ә икенче уллары туу – гаиләне тагы да ныгыта. Шатлык артыннан шатлык, бәхет артыннан бәхет.
Фәүзел белән Зөһрә менә җиденче ел инде сөешеп-серләшеп кенә яшиләр. Аларның пар килүе бар кешегә билгеле. Әнә, Зөһрәнең күзендә Фәүзел генә, ә Фәүзелнең күзендә Зөһрә генә бит.
Шулай, берчак, Фәүзел миңа нәрсәдер эшләште дә, аны үзебезгә чәй эчәргә чакырдым.
– Юк, кайтам, – диде ул.
– Нигә? – дип сорадым аптырап.
– Зөһрәм көтә мине. Ул миннән башка утырып чәй дә эчми, – диде иптәшем горурлык белән.
Ә мәхәббәт, минемчә, чәйне дә сөйгәнең белән бергә эчүдәдер. Мин моңа Фәүзел белән Зөһрә мисалында тагын да ныграк ышандым.
Авыл җирендә дөнья көтү бик җиңелдән түгел. Эшсезлек һәм акчасызлык. Ә ирле-хатынлы Маннановларның моңа да артык исләре китми. Алар абзар тутырып мал асрый һәм шөкранә булып яши бирә.
Ә вакыт галиҗәнәпләре бер урында гына тормый, Әнә, Даниярлары быел мәктәпкә дә бара. Алла боерса, Фәүзел белән Зөһрәгә оныкларын да күрергә насыйп булыр әле.
Габдулла Вафин.
Читайте нас: