Барлык яңалыклар
Общие статьи
18 март 2021, 12:30

Клара Булатовага – 85!

Клара Булатова (тулы исеме Клара Гариф кызы Булатова) – татар шагыйре, Г. Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы

Клара Гариф кызы Булатова 1936 елның 18 мартында Татарстан АССРның Сарман районы Татар Карамалысы авылында хезмәткәр гаиләсендә туган. Аның әтисе дә, әнисе дә укытучылар була, шуңа күрә Кларага бала чактан ук әти-әниләре белән бергә бер төбәктән икенче төбәккә күчен йөрергә һәм төрле авыл мәктәпләрендә укырга туры килә. 1944 елда ул Сарман районының Югары Чыршылы авылында беренче класска керә, өченче класстан Ләке авылы җидееллык мәктәбендә укый, ә урта белемне Сарман урта мәктәбендә 1954 елда алып чыга. Шул ук елның кезеннән К. Булатова хезмәт юлын башлый – Түбән Ләшәү мәктәбендә башлангыч классларда балалар укыта, аннан соң төзелештә эшли, Әлмәттәге кенкүреш комбинатында кассир, «Төзүчеләр» клубында оештыручы була. 1962—1965 елларда ул яңадан мәктәптә – Әлмәт районының Колшәрип авылында тел-әдәбият, тарих укыта. Шунда, 1964 елда, КПСС сафларына алына.
К. Булатованың шигъри иҗаты да нәкъ шул чорда тернәкләнеп китә. Әле мәктәп елларында ук аерым шигырьләре матбугатта күренгән яшь шагыйрә актив рәвештә Әлмәттәге әдәби түгәрәккә йөри, һәм 1956 елдан башлап «Татарстан яшьләре», «Совет Татарстаны» («Социалистик Татарстан») газеталарында, «Пионер» («Ялкын»), «Азат хатын», «Совет әдәбияты» («Казан утлары») журналларында аның күп кенә шигырьләре дөнья күрә. Бераздан аерым шигъри цикллары «Идел» альманахы, «Яшь үрентеләр» кебек күмәк җыентыкларда басыла.
1965–1969 елларда К. Булатова В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Уку белән бергә иҗат эшен дә дәвам иттерә: 1965 елда аның шигъри бәйләме «Дуслык» исемле күмәк җыентыкта басылып чыга. Шагыйрәнең исеме тәнкыйтьтә җылы сүз белән телгә алына башлый. 1967 елда «Язлар алда» исемле мөстәкыйль китабы – лирик шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.
Университетны тәмамлаганнан соң К. Булатова Әлмәт районының Яна Кәшер урта мәктәбенә тел әдәбият укытучысы булып китә. Тәҗрибәле укытучы буларак, 1978 елда аңа РСФСР Мәгариф министрлыгы тарафыннан «Укытучы-методист» дигән мактаулы исем бирелә.
Җитмешенче елларда шагыйрә тагын берничә шигырь җыентыгы чыгарды. Аның бер бәйләм шигырьләре русчага тәрҗемә ителеп, Мәскәүдә «Детская литература» нәшриятында чыккан «Песня, мечта и любовь» («Җыр, хыял һәм мәхәббәт») исемле күмәк җыентыкка да кертелгән. Шагыйрәнең егерме елдан артык иҗат эшчәнлеген чагылдырган шигырьләре 1981 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Гел кояшка карап» исемле күләмле китабында урын алган.
К. Булатова – 1970 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.
Укытучы апаң йокламаган...

Абажурлы зәңгәр лампасыннан
Өстәлеңә якты сибелгән.
Дәфтәрләр дә инде тикшерелгән,
Планнар да күптән төзелгән.

Ә ул әле һаман йокламаган,
Төн йокысын нәрсә алган соң?
Сәбәбе син, Азат,
Син дә бүген
Язма эштә «5»ле алгансың.

Табельдәге синең «3»леләрне
Алыштырсын өчен шул билге...
Ничә төне ялсыз үтте аның,
Йөрәк көче күпме түгелде.

Күзләрендә бүген борчу түгел,
Шатлык яна синең җиңүдән.
Алда ята дәрес планнары,
Дәфтәрләре янда өелгән...

Син йоклыйсың, татлы төшләр күреп,
Әнкәң җәйгән җылы урыныңда.
Укытучы апаң, керфек какмый,
Һаман уйлый синең турында.
Алтынчы класстагылар

Алтынчылар...
Унөч, ундүрт яшьтә.
Киләчәктә сездән кем чыгар?
Инженерлар, врач һәм, әлбәттә,
Космонавтлар чыгар, җырчылар.

Үсеп килгән галәм хуҗалары!
Килер көнгә шулар барасы.
Ә бүгенгә менә минем алда
Орбиталар – парта арасы.

Сорау тулы күзләр сиңа карый:
Бер сораумы, йөзме, меңәүме?
«Белмим» сүзен, куй, юк, әйтә күрмә!
Кичермиләр алар белмәүне.

Син белергә тиеш, укытучы,
Ни сорыйлар – шуны белергә.
Укытучы булу – бу шундый эш, -
Белгәнеңне кирәк бирергә.

Белгәнеңне бирә белү кирәк:
Ундүрт яшьлек үсмер хыялын
Чикләмәсен парта орбитасы,
Алтынчының класс дивары.

Бу яшь буын юллар юнәлешен
Синнән ала кая барырга?!
Алар гомере, заман килере өчен
Җаваплы син тормыш алдында.

Унөч-ундүрт яшьтә...
Алтынчылар...
Тик башлана гына юлыгыз.
Киләчәктә сездән кемнәр чыгар?..

Кем булса да –
Кеше булыгыз!
Хәтер

Яз җиттеме, һаман балачакның
Шул бер көне калка хәтердә:
Сандыгыннан эзләп алып әни
Алсу тасма такты чәчемә.

Ул үзе дә ал күлмәген киде,
Алсуланды йөзе берочтан.
Бу – Май иде, бу – 45 иде,
Әти кайткан иде фронттан...

Гомер үткән, дистә еллар үткән,
Язлар киткән язлар артыннан...
Ә тарихта безнең буын гомере
Шул алсулык белән балкыган.
***

«Мин зур үскәч...» - дибез бала чакта.
Үзе генә шушы сүз безгә
Әллә ниләр инде вәгъдә итә,
Әллә ниләр килер көнебездә.

«Мин зур үскәч», - дибез, шушы сүзгә
Хыялларны теркәп сөйлибез.
Сәгать, көнне, айны, елны куып,
Зур үсүне көтеп йөрибез.

Ә зур үскәч, тик бер кайтыр өчен
Гамьсез үткән якты көннәргә,
Бу зурлыкның барын бирер идек,
Бирер идек әллә ниләр дә.
***

Табигать, сиңа үпкәләп
Йөргәнмен бер дә юкка.
Мин монда үзем ышандым
Үземнең матурлыкка.

Һәр таңнан торып җыр язу
Керде көн гадәтемә.
Мин монда үзем ышандым
Үземнең сәләтемә.

Һәр көнең шатлык китерә
Иртәдән торуыма.
Мин монда үзем ышандым
Бәхетле булуыма.
***

«Питрау үтте – җәйләр бетте», - диләр
Безнең якта халык сүзендә.
Питраудан соң чәчәк атмый гөлләр,
Сары йөгерә кырлар йөзенә.

Питраудан соң яфрак бәйләмиләр,
Мәтрүшкәләр җыеп кайтмыйлар;
Үләннәрдә хуш ис бетә, диләр,
Питраудан соң печән чапмыйлар.

Питраудан соң кош сайраудан туктый,
Ишетелми кәккүк тавышы.
Җирләр сүрелә, кояш көн балкытмый,
Салмаклана тормыш агышы.

Питрау үтте, димәк, җәйләр үтте,
Болыннарга сары йөгерде...
Бу тормышның питраулары җитте, -
Кыл урталай бүлеп гомерне.
Онытма

Тау итәген томан сарган чакта
Җыр яңгыраса кичке тынлыкта...
Таулар аша юллар узган якта
Сагынучың барын онытма!

Эсселектән арып, хәлдән таеп,
Ятып калсаң кайнар комлыкта...
Сусавыңны басар чык булырдай
Якын кешең барын онытма!

Иңнәреңә ялгыз күтәрмәстәй
Авырлыклар төшсә тормышта...
Янәшәңә басып иңен куяр
Якын дустың барын онытма!
Күкләргә кара, улым
(Әби җыры)

Күкләргә кара, улым,
Йолдызлар сана, улым...
Йолдызлар таныган бала
Якты юл таба, улым.

Йолдызың якты булсын,
Юлларың яхшы булсын;
Сүзләрең затлы булсын,
Телләрең татлы булсын.

Каты тел катма, улым,
Тәмсез сүз әйтмә, улым;
Олыны да, кечене дә
Яманнан якла, улым.

Күкләргә кара, улым,
Йолдызлар сана, улым...
Йолдызың ачкан юлыңнан
Тайпылмасана, улым!
Читайте нас: