Нур абый Еркеев изге җанлы, укымышлы кеше иде. Ул әтисенең – авыл мулласы Хәмдетдин абзыйның эшен лаеклы дәвам итте. Нур хәзрәт чорында авылда яңа мәчет салынды, күп еллар тукталып торганнан соң азан тавышы яңгырый башлады.
Хәзрәтебез бик абруйлы кеше иде. Аны районыбызда олысы да, кечесе дә ихтирам итте. Ул үзе дә бик игътибарлы иде. Урамнан үткән әбиләргә дә, сабый балаларга да эндәшми китми иде.
Ул туган Мәтәүбашында гына хәзрәт вазыйфасын башкармады, ә атнасына бер көн Тузлыкуш авылына барып та дин сабаклары биреп йөрде.
Мәтәүбаш авылында зур мәчет салына башлап, финанслау җитмичә төзелеш тукталып калды һәм моны төгәлләү өчен акча табу, оештыру, документация эшләре Нур абый җилкәсенә төште. Ничек итсә итте ул, хәтта хәер акчаларының тиенә дә тимичә үз өлешен кертеп, каяндыр спонсорлар табып, мәчетне ачуга иреште. Авылдашлар, якын-тирә авылда яшәүче дин дип җан атучыларның да ярдәме зур булды, әлбәттә. Ләкин моны оештыручы да кирәк иде бит. Мәчетебезне кышларын җылытуга гына да аена 7-8 мең китә иде. Моны да ул һич зарланусыз башкарып чыкты.
Нур абый әти-әнисен бик яхшы тәрбияләде. Хәләл җефете Зөлфия апа белән менә дигән дөнья көттеләр. Укымышлы һәм иманлы ике малай үстерделәр. Нур абый искиткеч туган җанлы иде, аның апаларына карата булган ихтирамы соклану уята иде.
Нур хәзрәтнең тавышы моңлы, укыган вәгазьләре бик фәһемле иде. Соңгы елларда гает намазлары да шактый гына халык җыя башлаган иде.
Хәзрәтебезне югалту берчә авыр булса, аның эшен дәвам итәр кеше булмауны аңлау – икеләтә авыр. Авылыбызда кем бу эшкә алыныр, кем халыкка иман таратыр?
Хәзрәтнең тормыш юлы күпләргә үрнәк булырлык. Аның турында якты истәлекләр безнең күңелдә бик озак сакланыр.