Шагыйрь 1901 елның 26 мартында Башкортстанның Туймазы районы Төрекман авылында туа. 18 яшендә Х. Мөҗәйне Кызыл Армиягә алалар һәм шул вакыттан соң аның бөтен гомере хәрби хезмәткә бәйле рәвештә уза. Ул озак еллар чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә, Урта Азиядә басмачыларга, кулак бандаларына каршы көрәшә, 1938 елда Хасан күле янында япон самурайларына каршы барган сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Бер үк вакытта Х. Мөҗәй әдәби иҗат эше белән шөгыльләнергә дә вакыт таба: 20нче еллар ахырыннан башлап гәзит-журнал битләрендә аның хәрби тормышка, чик саклаучыларның көндәлек хезмәтенә багышланган һәм аларның уй-фикерләрен чагылдырган шигырьләре, очерк, хикәяләре еш басыла. 1932 елда аның Казанда «Мылтыклар» дигән беренче китабы чыга.
Х. Мөҗәй Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк алгы сызыкка баса, полк командиры булып дәһшәтле бәрелешләрдә катнаша, кыюлык һәм шәхси батырлык үрнәкләре күрсәтә. Ләкин 1942 елның җәендә, һөҗүм вакытында, Х. Мөҗәй командалык иткән полк дошман чолганышында кала һәм, айдан артыкка сузылган авыр бәрелешләрдән соң, исән калган авыр яралылар, шул җөмләдән подполковник Х. Мөҗәй, фашистлар кулына эләгә.
Х. Мөҗәйне, башка совет әсирләре белән бергә, Алманиягә озаталар. Ул әсирлектә дә фашизмга каршы көрәшен туктатмый: Мюнхен шәһәрендәге совет хәрби әсирләре лагеренда төзелгән антифашистик яшерен оешма җитәкчеләренең берсе була. Ләкин 1943 елның ахырында гестапо яшерен оешманың эзенә төшә, җитәкчеләрен Дахау концлагерена яба һәм, озак газапланулардан соң үлемгә хөкем итә. 1944 елның 4 сентябрендә фашист палачлары атып үтергән туксан ике Дахау тоткыны арасында подполковник Хәйретдин Мөҗәй дә була.
Бер куактан бер куакка
Йөгереп поса-поса,
Кыз килә, җил җилфердәткән
Чәчләрен кыса-кыса.
Ул килә, туктый, карана,
Сүз башлый бик тотлыгып:
– Анда, абый, чәнчелсен лә,
Дошман килеп җитте, – дип.
– Мин, – ди, – качтым, бик ашыктым,
Бу хәбәр җитсен диеп,
Яче, абый, ат тизрәк!
Бетсеннәр янып-көеп.
Кулларым белән кулларын
Тоттым ул кызчык-җанның
Күзләрем белән күзләдем
Алдагы дошман явын.
Анда, урам уртасында
Солдат туктап «җан ала»,
Сыкраналар карт-корылар,
Елый бер ятим бала.
Янда «Максим»,
Мин ут ачтым,
Чәчелде урамга ук.
Бет, кадал, дөмек, явыз җан,
Үз каныңны үзең йот!
Кызчыгым минем янымда,
Шатлыгыннан сикерә:
– Йә, тагын! – ди,
– Йә, тагын! – ди,
Яшьле күзләре көлә.