Барлык яңалыклар
Общие статьи
1 апрель 2021, 12:25

Түбәтәй Хаҗи абыйга шундый килешә

Ул һәрчак редакциягә килгәндә татар кешесенең җыйнаклыгы, тыйнаклыгы, затлылыгы символы булган түбәтәен киеп килер.

Башында үзенә шундый килешеп торган түбәтәй, ә кулында һичшиксез тиздән гәзит битендә дөнья күрәчәк мәкалә-материал булыр. Үз хәлләрен сөйләр, хәл-әхвәл сорашыр, гәзиткә яки синең мәкаләңә карата үз фикерен җиткерер, күңелне үстереп җибәрердәй җылы сүз әйтер... Хәзер инде хаклы ялда булсам да бүген 85 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләүче Хаҗи Мөхәмәтҗан улы Әхмәтҗановны әнә шулай мөлаем йөзле, тәмле сүзле, зыялы, чын татар абзые итеп күз алдыма китерәм мин.
Бәләбәй төбәгендә, гомумән Башкортстанда, аны белмәсә бик азлар гына белмидер. Берәүләр үткен каләмле журналист, икенчеләр – оста каләмле иҗатчы, өченчеләр татар милли хәрәкәте активисты итеп беләләр. Күп еллар аралашканга күрә без – бер казанга кайнаган фикердәшләре – аны бакча үстерүче, балыкчы, табигатьне яратучы, кызларының, оныкларының горурлыгы булган әти һәм картәти итеп тә беләбез.
Хаҗи абый (мин аңа шулай дәшеп күнеккәнмен) 2012 елда «Агыйдел» журналында басылып, публицистика жанрында ел лауреаты булган күләмле «Бер гомергә сыйган биш дәвер» мәкаләсенә халык шагыйре Назар Нәҗминең билгеле шигырь (җыр) юлларын эпиграф итеп алган.
Бер күз ачып йомган ара гына –
Безнең бергә үткән бу гомер.
Бу дөньяга без килгәнбез икән,
Юкка түгел, юкка түгелдер.
Шушы юлларны Хаҗи Мөхәмәтҗан улының үзенә карата да, сезнең бу дөньяга килүегез юкка түгел, дип, авыз тутырып әйтеп була. Аның республика журналистикасы алдында хезмәте чын мәгънәсендә олы ихтирамга һәм мактауга лаек. Ул – БР һәм РФ Журналистлар берлекләре әзгъзасы, «Үтми торчы, гомер», «Мәңгелек балачак елгасы», «Дөнья бу», «Бер гомергә сыйган биш дәвер» китаплары авторы. «Бәләбәй хәбәрләре» гәзитенең Динис Бүләков исемендәге әдәби премиясе лауреаты. Ә инде 1974 елдан 1997 елгача (25 ел!) Бәләбәй «Автонормаль» заводының күптиражлы гәзите мөхәррире йөген тартуы, һәм әйтергә кирәк, бу җаваплы эшне яратып башкаруы – аерым ихтирамга лаек. Хаҗи абый бүгенге көнгә кадәр каләмен ташламый, төрле жанрларда язмалары, хикәяләре шәһәр, республика, күрше Татарстан басмаларында нәшер ителеп тора. Миңа калса, иң мөһиме, нәшер ителүдә дә түгел, иң әһәмиятлесе, беләсезме, нәрсәдә? Аның гади тел белән, тормышчан, тирән эчтәлекле итеп язылган мәкалә-сурәтләмәләре, китаплары укучылар күңеленә хуш килә, алар тормышчанлыгы белән игътибарны җәлеп итәләр. Иҗади язу хезмәтенә, журналист хезмәтенә иң зур бәһа, минемчә, шушы.
Ә менә укучылар күңеленә уелып калырлык итеп язу, бай тәҗрибә туплау (журналистика ветеранының Башкортстанның төрле район редакцияләрендә эшләве 40 елдан артык), туган телең, үз халкыңның киләчәк язмышы өчен борчылып яшәү, шуның нәтиҗәсендә үз тирәңдәге милләттәшләреңнең үзаңын үстерү максатында милли хәрәкәт чараларында актив катнашу – җыеп кына әйткәндә, горурланып затлы түбәтәй киярлек шәхес булып җитешү кайдан башлангыч ала соң? Әлбәттә, чишмә башы – балачагыннан, гаиләсе, туган җиреннән..
Миякә районының Мәнәвезтамак авылында 1936 елның 20 мартында җиде балалы гаиләдә туып, сугыш чоры буынының башка балалары шикелле нужаны, тормыш михнәтләрен татып, бәләкәйдән чыныгып, эшчән булып үскән малай, тормышта югалып калмый. 1954 елны урта мәктәпне тәмамлап, Уфага барып, БДУның филология факультетына укырга керә. Сугыш чорында, аннан соң узган балачагы, институтта уку еллары, шул чордагы тормыш турында сагышлы да, күңелле дә хатирәләрен Хаҗи абый китапларында искиткеч итеп тасвирлый.
Бүгенге көндә югары, төпле белем алу хыяле белән түгел, ә дипломлы булыр өчен генә вузга төрле юллар белән барып кергән, ә аннары өч тиенлек белеме булмаган килеш тормышны «алга» сөйрәгән «белгечләр» ул чакта югары белем алуның нинди горурлык булуын күз алдына да китерми. Хаҗи Мөхәмәтҗан улы бу хакта: «1959 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамладым. Шуның белән мин үземне бәхетле саныйм, чөнки, беренчедән, ярлы авыл баласы өчен югары белем алу ул заман өчен үзе бер казаныш булса, икенчедән, университет ромбигы тагып районга кайту тагын бер куаныч, престиж иде, чөнки бу чакта әле югары белемле белгечләр бик күп түгел иде. Хәзер инде мин үземнең вузда алган белемемне тормышта сынап карарга, мөстәкыйль хезмәттә кем булуымны, сәләтемне күрсәтергә тиеш идем. Вузда яхшы гына укып чыгу бер нәрсә, тормышта белемеңне куллану – икенче нәрсә», – дип яза.
Журналистика ветеранына Миякә, Дәүләкән, Әлшәй район гәзитләрендә хәбәрче дә, җаваплы сәркатип тә, редактор да булып эшләргә туры килә, аның каләме чарлана, тәҗрибә туплана. Иҗат эшендә өлкәннәрнең җылы сүз әйтүе, дәртләндерүе зур роль уйный. Институтта соңгы курсларда Хаҗи абый гәзит, матбугат белән ныграк кызыксына башлый. Укытучысы Әхәт Нигъмәтуллин да, синдә язу сәләте бар, гәзитләргә языш, бәлки, журналист чыгар, дип киңәш биреп, егетнең күңелен күтәрә. Шулай да иң мөһиме көндәлек эш, үзлегеңнән өйрәнү дигән фикердә ветеран.
1974 ел – Хаҗи Мөхәмәтҗан улы өчен истәлекле ел. Нәкъ шушы елда Бәләбәйдә аның өчен тормышының яңа этабы башлана. Ул шәһәрнең «Автонормаль» заводы гәзите редакторы булып эшли башлый. Әлбәттә, завод шартларында гәзит чыгару яңа эш була. Әмма ул елларны хаклы ялдагы журналист яратып искә ала. «Мин үземә карата ярдәмчел караш, ихласлык тойдым. Җитәкчеләрем – завод директоры М. Әмиров, партком секретаре В. Пискунов гәзит эшен, аның әһәмиятен аңлый торган кешеләр булып чыкты, эшләр өчен бөтен шартларны булдырдылар... Тора-бара «Автонормаль» гәзите чын мәгънәсендә зур заводның елъязмачысына әверелде», – дип яза хатирәләрендә. Хаҗи абый. Ул чакта бу предприятиедә сигез меңләп кеше эшли.
25 ел район басмаларында һәм күптиражлы гәзит мөхәррире булып эшләү дәверендә шатлыкларын да, көенечләрен дә күп кичерергә туры килә аңа. Сүз белән кешене юкка чыгарып та, киресенчә, күтәреп тә, яшәр өчен канатлар куеп та була. Бай тәҗрибәле, жаваплы журналист гомере буе сүзнең әһәмиятен, кадерен, тәмен-моңын тоеп яза. Хаклы ялга чыккач, Хаҗи абый шәһәр гәзите, республика басмалары белән отыры якынаеп китте. Әледән-әле милләт, туган тел язмышына бәйле төпле мәкаләләре, шәһәр-район күләмендә узган һәртөрле чараларга багышланган язмалары, яхшы кешеләр турында сурәтләмәләре «Кызыл таң», «Безнең гәҗит» басмаларында нәшер ителеп кенә тора.Төрле елларда төрле басмаларның лауреатлары булды ул, мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары исәпсез-сансыз. Ә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына Казанда чыккан калын, зәвыкле «Сугыш чоры балалары» китабының нәкъ менә аның шушы темага күләмле мәкаләсе белән ачылуы (әйткәндәй, Хаҗи абыйның шушы мәкаләсе әлеге китапны чыгаруга идея бирә дә инде), авторны Казанга китап туена чакырулары, зур хөрмәт күрсәтүләре үзе өчен генә түгел, без –фикердәшләре өчен дә зур сөенеч булды.
Тынгысыз, эзләнүчән журналист Хаҗи Әхмәтҗановның хезмәте биниһая зур булса да, аңа мәртәбәле исем бирелмәвен гаделлек димәс идем. Бүген кайберәүләр ул исемнәрне, бирелмәгән хәлдә, үзләре алу юлларын таба. Хәер, хикмәт исемдә түгел, ә җисемдә. Ә җисеме аның – каләменә тугры, милли җанлы чын журналист.
Хәләл җефете Асия ханым белән өч кыз үстерүләрен, матур тәрбия биреп, укытып, олы тормыш юлына чыгаруларын иң зур казанышы дип исәпли әти кеше.. Наилә – медицина хезмәткәре, Дилбәр – инженер-технолог, ә төпчекләре Алия әтисе юлын сайлаган – радиожурналист. Бүгенге көндә бәхетле картлыкларын кичереп, картәти белән картәни оныкларының, туруннарының уңышларына сөенеп яшиләр.
Шәхсән минем үземә Хаҗи абый белән байтак гәзитләр, «Төсләр балкышы», «Әдәби Бәләбәй» китапларын бергә чыгарырга, шактый аралашырга туры килде. Киңәше төпле, үзе ачык күңелле, бар булмышында тормышны, кешеләрне яратуы чагылып тора. Ярдәмчел ул, берничә сугыш ветеранына, башлап язучыларга китапларын чыгаруда мөхәррир буларак булышты.
Әйтәм ич, аңа татар түбәтәе шундый килешә дип. Хаҗи абый сыман гади, әмма шул ук вакытта зыялы затларга гына килешә шул ул. Гомеренең 85 нче язы да Хаҗи Мөхәммәтҗан улына җан тынычлыгы, балалар игелеге, һәм күпсанлы укучыларының, якыннарының, фикердәшләренең ихлас котлауларын алып килсен.
Зәйфә Салихова.
ГОМЕР ЯЗЫ
Журналист Хаҗи Әхмәтҗановка 85 яшь!
Бер бирелгән бу гомернең
Матурлыгын күреп яши;
Күреп кенә яшәми ул,
Матурлыклар өстәп яши.
Һәр иртәсен, һәрбер көнен
Каршылый ул бер дәрт белән;
Язып ташлый бер мәкалә,
Бер хикәя илһам белән.
Саклый рухи кыйммәтләрне,
Каләм яктылыгын бөркеп;
Хатирәләр теркәп куя –
Яшь буыннар үссен белеп.
Ак кәгазе язган саен
Аклык кына ала бара;
Укыган һәр укучыда
Пакьлек кенә арта бара.
Гамьле, чәмле журналист та,
Хәстәрлекле әти дә ул,
Хаҗи исемен йөреткән
Ихтирамлы абый да ул.
Сиксән биштә гомер язы!..
Язлар кебек көләч, якты.
Каршыларга язсын шулай
Бергә йөзенче дә язны!
Зәйфә Салихова.
Читайте нас: