Барлык яңалыклар
Общие статьи
16 апрель 2021, 13:10

Басуга чыгарга санаулы көннәр калды

Язгы кыр эшләре башлануга санаулы көннәр калды, аграрийлар май башында басуга чыгарга ниятлиләр. Әле хуҗалыкларда соңгы әзерлек эшләре бара: ягулык-майлау материаллары, ашламалар һәм яңа техника кайтарыла.

“Линда” агрофирмасы “ җәмгыятендә чәчү комплексы белән бергә “Кировец” маркалы яңа трактор кайтарылган. Аңарда механизатор Александр Кучук эшләячәк. Яңа агрегат вакытны һәм чараларны сизелерлек экономияләү мөмкинлеге бирәчәк: ул бер ук вакытта берничә эшне башкара – культивацияли, чәчә, минераль ашламалар кертә, орлыкларны таптата ала.
Авыл хуҗалыгы предприятиесе бодай үстерә, барлык уңыш үз ихтыяҗларына – төрле токымлы тавыклар, бройлерлар ашатуга китә.
Исмәгыйль Хөснетдиновның крестьян-фермер хуҗалыгында шулай ук эш кайный: гаражларда техниканы кыр эшләрен әзерлиләр, ә кырыйда гына терлекчелек бинасын сүтәләр, бу урында ашлык келәте салачаклар.
Җитәкченең әйтүенә караганда, хуҗалыкны ул 2005 елда оештырган, башта дуңгызчылык белән шөгыльләнгән. Ә аннары сөтчелек терлекчелегенә күчәргә карар иткән һәм сыерлар сатып алган.
– Соңгы ике елда сөтне сатып алу бәясе үзгәрми, ә ягулыкка, мал азыгына һәм ашламаларга хаклар елдан-ел арта, – ди феремер. –Бүгенгә сөтчелек терлекчелеге – табышсыз шөгыль. Авыл хуҗалыгында өметлерәк юнәлеш – үсемлекчелек.
Терлекчелек комплексы биләмәсендә кирәкле бар нәрсә дә бар: мал азыгы төяү, тирес тазарту өчен техника, яшь малларны тотарга бина. Әмма, бар җирдәгечә, кардрлар белән проблема. Сыерлар бер тәртиптә тотыла: иртән, төш, кич ашатыла, савыла. Савучылар һәм мал караучылар ниндидер сәбәп аркасында эшкә чыкмасалар, бөтен эшне җитәкченең үзенә башкарырга туры килә. Ул үз хуҗалыгында агроном да, инженер, зоотехник та, ә кайчак төрле эшләрне башкаручы эшче дә.
Малчылыктан башка фермер үсемлекчелек белән дә шөгыльләнә: 2200 гектарда уҗым һәм сабан бодае, арыш, тритикале, көнбагыш үстерә. Җыелган уңышны бөтен республикага, хәтта күрше төбәкләргә сата. Хәзер, кыр эшләре башланырга торганда, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә һәм фермер хуҗалыкларына квалификацияле кадрлар кирәк. Исмәгыйль Хөснетдиновның крестьян-фермер хуҗалыгы Екатериновкада, ләкин урындагылар арасында эшләргә теләгәннәр бик аз. Күпләр Бәләбәйгә эшкә йөри. Алар арасында озак еллар себердә эшләп кайткан вахтачылар байтак.
Бу янә авыл җирендә эш барлыгын дәлилли. Әкренләп хуҗалыклар авыл хуҗалыгы машиналары паркын яңарта. Механизаторларга эшләр өчен аларда шартлар уңайлы. Хезмәт хакы да лаеклы.
БХ белешмәсе
Район авыл хуҗалыгы хезмәте мәгълүматлары буенча, быел район авыл хуҗалыгы предприятиеләре җәмгысе 44,2 миллион сумга җиде чәчү машинасы һәм ике җиңел автомобиль сатып алган.
Фотода: Механизатор Сергей Федоров техниканы язгы кыр эшләренә әзерли. Автор фотосы.
Рәсимә Сабитова материалы буенча Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: